Тукай һәм Тау ягы

       Тукай фәнендә Тукайның төрле төбәкләр белән бәйләнеше шактый яхшы билгеле. Бөек шагыйрьнең Арча якларында туганлыгын, Җаекта егет булып җитлеккәнен, Петербургта да булганлыгын һәр мәктәп укучысы белә булса кирәк. Минем әлеге эшнең максаты Тукайны Тау ягы – Җәбәлестан, аерым алганда Яшел Үзән төбәге белән бәйләргә тырышып караудан гыйбарәт. Чөнки Тукай 1910 нчы елда үзенең дусты Гыйззәтулла Галиәкбаровларда – Яшел Үзәннең  Мулла Иле авылында кунакта була. Тукайның сөекле апасы  Бибисаҗидә Зин­нәтулла кызы Хәбибуллина(1877 -1956) да безнең райондагы Бәчек авылында яшәгән, аның кызы Өммөһания Әхмәтсафа кызы Хәбибуллина (1903 - 1975) Бәчектә мәктәп директоры бу­лып эшләгән. Бәчек зиратында аларның ка­берләре мәңгеләштерелгән .
      Тукай Мулла Илендә
   1906нчы елда Мулла Илендә, Зөя өязендә беренче булып, башлангыч рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче укытучысы – шушы авыл кешесе Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров була (кушаматы Карапай). Гыйззәтулла Мулла Илендә туып-үскән, авыл мәктәбенә йөргән. Алдынгы карашлы әтисе Хәйрулла абзый улын Казанга  китереп Госмания мәдрәсәсенә биргән. 1901нче елда ул Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУШ) күчә. Биредә  татар теле белән бергә рус телен дә камил белү дәрәҗәсенә ирешә. Исәпсез-хисапсыз җәмәгать эшләре алып бара. Авылда крестьяннар мәнфәгатьләрен кайгырта. Шул җәһәттән алпавытлар, адвокатлар, муллалар, депутатлар янына барып, авыл кирәкләрен юллап йөри.  Ачлык вакытларында порофессор Васильев белән бергә мөселман авылларында ашханәләр ачуда катнаша, фәкыйрьләргә казнадан икмәк һәм акча тараттыра. Халыкның ихтыяҗы төшкәндә, казнадан акча алып торыр өчен, “вак бурыч” җәмгыяте ачтыра. Аның иң әһәмиятле эше – Мулла Илендә рус-татар мәктәбе ачу һәм балаларга тирән белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү. Ул Мулла Илендә кызлар мәктәбе дә ачарга ниятләнеп йөргән, ләкин бу максатына ирешә алмый калган: 1911нче елның 14нче гыйнварында, бик кыска гына вакыт авырып үлеп киткән.
    Аның белән Казанда бергә укыган якын дусты Шакир Мөхәммәдьяров (1883-1967) – күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист (аның турында “Татар энциклопедиясендә язылган) Г.Галиәкбәровның үлеме турында “Вакыт” газетасында (22нче февраль, 1911нче ел) “Искә төшерү” дигән некрологта мондый юллар бар: ”Кешелек җәһәтеннән Гыйззәтулла киң табигатьле, күркәм холыклы, һәрдаим көләч йөзле, һәркемгә йомшак сүзле, ышанычлы иптәш вә фидакарь дус иде. Аның гомерендә бер дошманы булмагандыр... Укымышлы, эшлекле, каһарман йөрәкле Гыйззәтулла... Син Тау ягында яктылык орлыгы чәчүчеләрнең беренчеләреннән идең. Бу орлыклар кара вә үсемлекле туфракка төшкәндер дип ышанам. Ашлык уңар. Синең эзеңнән баручылар Тау ягының чәчәк атып, башак тутырып, дулкынланып утырганын да күрерләр”. (К.Шәкүров “Тау ягының мәшһүр затлары”. “Яшел Үзән” газетасы, 27.04.2007, №49-50) Шакир Мөхәммәдьяровны Тукай  яхшы белгән, Казанда аның белән гел аралашып яшәгән. 1912нче елның апрелендә Петербургка баргач та, көннәрен аның белән үткәрә. Бу вакытта Шакир әфәнде Петербургта чыга торган “Нур” газетасында (1905-1910) эшли торган була. Тукай да бу редакциягә кереп йөри. Аның редакторы Сафа Баязитов, газета хезмәткәре Кәбир Бәкер, ниһаять, әлеге газетаны чыгаручы Петербург мулласы, атаклы дин эшлеклесе Муса Бигиевләр Тукайны бик хөрмәт итәләр. Тукай Петербургтан кайткач язган “Мәкаләи махсуса” дигән очеркында Шакир әфәнде турында бик яратып яза: “Шакир әфәнде Мөхәммәдьяров килеп чыкты!” – дип, аны Петербургта күрүенә шатланып туймый. Әлбәттә, алар үзләренең ихлас дуслары Мулла Иле авылының сөекле зыялысы Галиәкбәров турында да искә алмый калмаганнар.
   Казанның алдынгы зыялылары эчендә кайнап, татар халкының бәхете өчен армый-талмый көрәшүче Гыйззәтулланың Габдулла Тукай белән бик тиз аралашып китүе бик табигый. Тукай үзе дә нәкъ менә шундый кешеләргә тартылган. 1910нчы елның җәендә Гыйззәтулла бөек шагыйрьне Мулла Иленә кунакка алып кайта. Алар авылга Кала капкасыннан килеп керәләр (ул вакыттагы Казанга йөри торган урам әле хәзер дә Кала капкасы урамы дип йөртелә). Гыйззәтуллаларның йортлары түбән баш мәчете янәшәсендә генә – Олы урамда була.  
    Тукай Гыйззәтулла йортында бер кич куна. Укыту тәртипләре белән таныша. Ул  бит мәктәп өчен дәреслек язган кеше дә.  Тукай түбән баш мәчетенә дә кереп чыга. (Мулла Иле мәчетендә 1909нчы елда чыккан Тукай төзегән әдәбият хрестоматиясе саклана. Ихтимал, аны Тукай биреп калдыргандыр) Шагыйрь бу мәчетнең 1873нче елда төзелүен һәм Мулла Иленә тарихи материаллар җыярга килгән Каюм Насыйриның яңа мәчеткә кереп картлар белән сөйләшеп утыруларын белә. Әлбәттә,  Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовлар (Гайнан Вәисов үзе бу вакытта сөргендә була) турында да искә алалар. Г.Тукай шушы мәчетнең имам хатыйбы Вәлихәйдәр хәзрәт (Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләренең дәвамчысы) белән дә фикер алмаша. Вәлихәйдәр хәзрәт Тукайга Шиһабетдин Мәрҗани турында да тәэсирләнеп сөйли. Тукай “Шиһап хәзрәт” шигырен язганда, Мулла Иле мулласы сөйләгәннәр дә аның күңеленә килеп торгандыр. Вәлихәйдәр Котлыәхмәтов – татар тарихында билгеле шәхес. Менә аның турында нәрсәләр язылган: “ XIX гасыр эчендә татар муллаларының иң көчлесе, иң галиме, татар мөселманнарын “саф” көендә саклау юлында бертуктаусыз хезмәт иткән кешеләрнең беренчесе – шөбһәсез, Шиһабетдин Мәрҗани иде. Аннан соң аның юлын дәвам иттерүчеләр: Лаеш өязендә Борһан мулла Габдеррафиков, Сергач өязендә Сабачай авылында Шәрәфетдин Кәлимуллин, Минзәлә өязендә Тәкәрмән авылында Хөснетдин, Зөя өязендә Ачасыр авылында Гыйрфанетдин Сәгъдетдинов һәм шул ук өязнең Мулла Иле авылында Вәлихәйдәр иде. Вәлхәйдәр мулланың кулында Мәрҗанинең күп кулъязмалары сакланган”. (Газыйм Мансуров. Беренче революция елларында татарлар. – Мәскәү: СССР халыкларының Үзәк нәшрияты, 1926нчы елда чыккан китаптан.)
  Мәктәп бинасы эчендә (ә мәктәп – Гыйззәтулла Галиәкбәровлар йорты) укытучының яши торган бүлмәсе дә була. Тукай шул бүлмәдә кич кунган һәм үзенең сәер гадәте буенча стенага ши­гырь дә язып калдырган . Кызганычка каршы, халык хәтерендә ике генә юлы калган:
Мужик үрә чабата,
                                                  Үрә-үрә таң ата.
   Иртәгесен иртүк Гыйззәтулла Галиәкбәровның әтисе Хәйрулла абзый аларны Зөя каласына озатып куйган.
Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,
Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.
Бу ике дус, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
 Бертигез тәгълимнәре дә: берсе – дөнья, берсе – дин.
(Г.Тукай. Әсәрләр, 1968, 337нче бит).
  Бөек шагыйрь үзенең бу шигырен, әлбәттә, шушы сәяхәттән соң язган. Тукай милләтнең мәгърифәтләнә баруын – авылдагы татар балаларының да рус телендә иркен аралаша алуларын үз күзләре белән күреп бик сөенгән.
    Бөек Тукайның үзен күреп белгән мәчет хәзер дә исән-сау, бөтен авылга иман нуры таратып эшләвен дәвам итә.   Авылга Тукай килеп кергән урам хәзер дә Кала капкасы урамы дип атала, Тукай йөргән иң озын урам Тукай исемен йөртә. Тукай урамы белән параллель рәвештә Вәисовләр урамы сузы­ла. Бөек шагыйрь бу урамда да йөргән һәм Вәисовләр  яшәгән урында тукталып уйланып тор­ган. 1908 елда иҗат иткән "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" по­эмасында ул бит менә шушы Мулла Илендә туып үскән аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовлар (милли азатлык хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре) турында да язган.
  "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" по­эмасындагы Дию образы
   XX гасыр башында Россиядә татарларның милли-азатлык хәрәкәтләре киң колач алды. Шуларның иң дәвамлысы һәм каталулысы вәисовчеләр исеме белән бәйле. Бу хәрәкәт 1860-1922нче елларны үз эченә ала. Әлеге хәрәкәтнең җитәкчеләре аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовләр байларга , ярлыларга бүленмәгән гадел җәмгыять төзү максатын куйдылар, шул ук вакытта ислам динен сафландыру һәм һәртөрле бозулардан саклау өчен көрәш алып бардылар.
   Габдулла Тукай шушы вәисовчеләр хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе  Гайнан Вәисовны үзенең “Яңа Кисекбаш” поэмасында Дию пәрие итеп сурәтләгән.  Шулай сурәтләү өчен Тукайның Гайнанга карата шәхси ачуы да булган. Чөнки 1907нче елның көзендә, Казанга килгәч, ул сабый чагында Казанда үзен асрамага алып тәрбия иткән кешеләрнең берсе – “әнисе”нең әле исән икәнлеген  белеп ала һәм аңа сөенеп күчтәнәч илтә. Г.Тукай бу хәлләр турында апасы Газизә Госмановага язган хатында сөйли, хатта “Казаннан тапкан әнием” дип, ул Мөхәммәтвәли хатыны Газизәне атый. Тукай хатында мондый юллар бар: ”Яңа бистәдә җимерек кенә җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдән бер көн мин, ничектер, шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде. Вакыт төн иде. Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып:”Исәнме, әни”, - дип күрештем. Ул кулын бирде дә:”Син дә сәламәтмени соң әле?” – дип егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым. Соңыннан сорашып белдем ки, әнинең мин барындагы ире  (тегүче Мөхәммәтвәли, автор искәрмәсе) үлгәч, әни (Мөхәммәтвәли хатыны) Баһави ишәк (Баһаветдин Вәисов – Гайнанның әтисе) мөридләреннән берсенә барган икән. Ул мөрид мине намәхрәм дип былгылдап, мине әни берлә күрештермәскә карар биргән икән. Шул сәбәпле әни, төнлә берлән генә үзенең мөриденнән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчтек. Шул заманда әни мине:”Угылым, саклан, тәүфикълы бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер,” – дип үгетли иде. Әби ( Газизәнең әнисе) шунда:”Кызым, зинһар, тизрәк кайт. Кияү бик тар холыклы кеше, монда килеп, әллә ниләр куптарыр”, - диде. Әни миңа:”Әмма әүвәлеге әтиең исән булса иде!” – дип, бу иреннән риза түгеллеген сөйли иде. Мин дә шундый уңмаган мөридкә эчемнән дошманлык саклый идем. Бу эш Корбан бәйрәменең 3нче көннәрендә иде.(Г.Тукай.Әсәрләр,IV том, 1-77,300нче бит, хат 1908нче елның 27нче мартында язылган. Тукай Җаектан Казанга 1907нче елның октябренда килә. Корбан бәйрәме 1908нче елның 1нче гыйнварында булган.) Хатта шундый юллар да бар: “Мин гарәфә көнне әнигә кеше аркылы бүләкләр җибәргән идем, шунда әтигә күлмәклек, ыштанлык җибәргән идем. Шуның өчен ул мөрид минем аның өенә баруыма риза булган”. Ләкин Тукай мөридне күрә алмый торган халәттә була, өенә бармый. Тагын берничә айдан инде ул бу мөридләрнең юлбашчысы Гайнанны, Дию пәриенә әйләндереп, “Кисекбаш” поэмасын язачак.
   Ләкин Тукай белән Гайнан Вәисовны бер-берсенә дошманнарча капма-каршы куярга кирәкме икән? Алар арасында фикер бердәмлекләре бик күп бит. Иң мөһиме: икесе дә бөек Толстойга мөкиббәннәр. Гайнан Вәисовны Толстой үзенең Ясная Полянасында 1909нчы февралендә өч  көн кунак итә. Өч көн буена милләтләр язмышы турында гапләшәләр, бөек язучы изге Коръән турында ихласланып фикер алыша. Гайнан Вәисов үзенең пәйгамбәребезгә 32нче буын кардәш булуы турында әйткәч, Толстой бик гаҗәпкә кала. Бөек язучы кадерле кунагын “Колач җәегез, үсегез, чәчәк атыгыз”, - дигән сүзләр белән озатып җибәрә. Бу сүзләр генә дә күп нәрсә турында сөйли.
   Якташыбыз, тарих фәннәре доокторы, профессор Рәмзи Вәлиев (Яшел Үзән районы Карашәм авылында  туган) үзе­нең хезмәтләрендә Тукайның Вәисиләргә карашының үзгәргәнлеген исбат итте. Эш шунда: Тукай Казанга кайткан вакытта Казан карагруһчылары чын-чынлап Гайнан Вәисовкә һөҗүм оештырып яталар. Гайнан Вәисовне кеше хатынын урлауда гаеплиләр (Тукайның “Кисекбаш”ында да Дию Кисекбашның хатынын урлый). Гайнан Вәисов Мулла Иле кызы Бибисайранга өйләнгән. Бибисайранның әтисе Гайнетдин ягыннан әле бүген дә Мулла Илендә күп кенә туган-тумачалары яшәп ята. Гайнан белән Бибисайранның уллары Мәхмүт һәм Мидхат (“Тукай, әтине аңлап бетермәү аркасында, урынсызга аны Дию итеп сурәтләгән”, дип, гаделлек таләп итеп, обком юлларын күп таптаган кеше) Мулла Иленә еш кайтып йөриләр. Мулла Иле халкы хәтерендә Гайнан намуслы ир һәм бала җанлы әти буларак кына саклана.
    Гайнан Вәисов турында Казанда ялганнар күп таратыла. Хәтта махсус китаплар нәшер итәләр.      Казанга яңа гына кайтып, Вәисовчылар хәрәкәтенең чын асыл мәгънәсен аңлап бетермәгән Габдулла Тукай үзе көн дә күреп йөргән “Печән базары” гайбәтчеләре тәэсирендә «Печән базары, Яхут яңа Кисекбаш» поэмасында Гайнан Вәисовне Дию образында күрсәтә. Дию кичен зина кылып, көндез изге булып йөрүче сәүдәгәрнең хатынын урлаган (Казан карагруһчылары гайбәте), аның башын кискән. Тукай, килеп туган шушы мәсьәләне чишә алучы, бөтен бәлаләрдән коткаручы кеше итеп, Печән базары әһелләре милли батыр дәрәҗәсенә күтәргән гади бер цирк көрәшчесе Карахмәтне күрсәткән. Шулай итеп, шагыйрь кызыклы һәм гыйбрәтле образлар тудыра. Пародиядә татарның кара көчләре – җәмгыятьтә өстенлеккә дәгъва итүче буш кешеләр – печән базары яклылар җиңеп чыккан кебек күренсә дә, чынбарлыкта Тукайның сатирасы тантана итә. Чынбарлыктагы Гайнан Вәисов шушы киң колачлы сатираны тудыруга башлангыч бер этәргеч кенә булып торган. Сүз дә юк, Дию образы бик чиркангыч сыйфатлардан тора. Шулай булса да, Тукай әсәр ахырында аны юк итми, матур гына өенә кайтарып җибәрә. Игътибарлы укучы аңлый булса кирәк, әсәр логикасыннан Тукайның бозык Печән базары әһелләрен Дию аша җәзага тарттырырга тырышуы ачык күренә. Һәрхәлдә Тукай Печән базарының бозыклылыгына Казанда гыйлем йортын ачкан вәисовчеләрне каршы куйган.  Шунысын да әйтергә кирәк, Гайнан Вәисов үзенең өендә әтисе китаплары белән беррәттән Г.Тукайның “Печән базары..” китабын да кадерләп саклаган. Патша охранкасы Тукайның “Печән базары”н эзәрлекләп йөргән. 1909 елның 9нчы мартында Г Вәисовның йортында тентү үткәрелгән вакытта Тукайның “Печән базары...” китабына да арест салына. (УсмановаД.М.Мусульманское “сектанство” в Российской империи – Казань, 2009, 345б.) Бу яктан караганда, алар икесе дә бер үк язмышка дучар ителә. Соңгы максатлары икесенең дә бер үк: милләтне бәхетле итү. Берсе шигърияте белән, икенчесе үзенең сәяси юлы белән.  Бер сүз белән әйткәндә, Г.Вәисов Г.Тукай
   Поэма язылып, бер ел үткәннән соң шагыйрьнең фикере Гайнанга карата шактый уңай якка үзгәрә. Һәм Тукай  “Кисекбаш”ка гыйлава (өстәмә)“ яза.
Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп,
Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып.
Шунда Сәргаскәр үзенчә бер горур
Берлә гаскәргә карап читтә торыр
Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай,
Аз гына мәгърурланып тордым, бугай.
Буш вакытта рәткә тезгән җырларым
Булса, сафланды, димен, гаскәрләрем.
Көлкеле чыкты: ярарлык ул ягы,
Әмма бик яхшы түгел гармонь ягы.
Сарт китабыннан алынган үрнәге,
Назмы шуннан бик мөкәммәл булмады.
Мөнтазам булсынмыни соң гаскәрең,
Алгач үрнәккә Бохара гаскәрен!
(Г.Тукай. Әсәрләр, 1968, 459нчы бит).
    Шагыйрь, «Кисекбаш»ка бәя биреп: поэма көлке булып чыкса да, «әмма яхшы түгел гармонь ягы», ди. Әлбәттә, монда гармонь турында түгел, ә поэманың эчтәлеге турында сүз бара. Шагыйрь фикеренчә, монда чынбарлык дөрес итеп чагылдырылмаган. “...гыйлава”сында Тукай Дию турында түгел, ә Сәргаскәр турында яза. Сүз дә юк әлеге Сәргаскәр – гаскәр башлыгы — Сардар. Сардар — Гайнан Вәисовның титулы. Җитәкче, командир, юлбашчы дигәнне аңлата. Поэманың ни өчен уңышсызрак чыкканына да Г. Тукай үзе ишарә ясап, бөтен бәла Бохарадан үрнәк алудан ди. Поэманың үрнәге Сарт китабыннан булса, гаскәрнең дә үрнәге Бохара икәнлеге ап-ачык итеп әйтелгән бит. «Тәртипле булырмыни соң гаскәрең, алгач үрнәккә Бохара гаскәрен». Менә боларны искә алу Г. Тукайның вәисовчеләргә булган карашын дөрес итеп анализларга мөмкинлек тудыра. Бу  үзгәрешләр Гайнан Вәисовнең бөек рус язучысы, дөреслек, гаделлек эзләүче Л. Н. Толстой белән очрашуы вакытына туры килә. Бу очрашу – ул чорда нәшер ителгән китапларда да язылган. Шуңа күрә бу турыда Г. Тукай хәбәрдар булмагандыр дип әйтеп булмый. Шагыйрьнең Л. Н. Толстойга булган хөрмәте, ихтирамы билгеле. Л. Н. Толстойның үлеме  шагыйрьне кайгыга сала. Ул «Мөбарәк тәсбих өзелде» астында мәкалә нәшер итә:
«Ушбу яздырды нәсрән вөҗданымның көчләүе,
мәсьәлә бик зур сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве»,—
ди шагыйрь. Ул «быел табигатьнең бөтенләй үзгәрүен, көзнең килә алмавын, җылы якка кошларның китмәвен — аларның нәрсәдер «табигатькә ят бер» хәл буласын белгән кебек ди... Толстой вафат булды. Кояш йөзен чытты. Аглады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар... караңгы, күңелсез, салкын», — ди.
(Вәлиев Р.К. Өзелгән дога. “Гасырлар авазы”, 2002, № 9, 22-23)
    Художник Мансур Рәхимов (хәзер бик олы яшьтә , Казанда Адоратский урамында яши) “Толстой һәм Гайнан Вәисов” дигән картинасы бар. Бу картинаны бүген Тукай күрсә, нәрсә әйтер икән?
    Габдулла Тукайның бөеклеге шунда: ул әсәрләрендә дә, тормышында да беркайчан да алдашмаган, һәрвакыт дөресен язган. Күргәнебезчә, "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын басмага чыгарып бер ел үткәч тә, Тукай “...гыйлава”сында пародия эчтәлегенә яңача карый. Ялгышканлыгын аңлый. Һәм ялгышын төзәтә. Минемчә, Тукайның Мулла Иленә кайтуының бер сәбәбе Вәисовларны дөньяга китергән авылны күреп кайту теләге дә  булгандыр. Әдәбият дәреслекләрендә бүгенге көнгә кадәр “Печән базары...” поэмасын, Вәисовчеләр хәрәкәтен читләтеп, бер яклы гына аңлатуны Тукайга карата булган бик зур гаделсезлек дип кенә билгеләп була. Тукаебыз, иҗатын дөрес, объектив бәяләгәндә генә, бөек булып калачак.
 Файдаланылган әдәбият
1.Вәлиев Р.К. Өзелгән дога. “Гасырлар авазы”, 2002, № 9.
2.Мансуров Г. Беренче революция елларында татарлар. – Мәскәү: СССР халыкларының Үзәк нәшрияты, 1926.
3.Нурутдинов Ф. Жизнь Сардара.”Комсомолец Татарии”,9 июль, 1989.
4.Сәйфетдинов Р.Г. Мулла Иле – изге җир, “Мәгариф” журналы, 1996,№11.
5.Сәйфетдинов Р.Р.Гаделлек корбаннары.”Яшел Үзән” газетасы,2002, №60.
6.Татар әдәбияты тарихы. – Казан,1986.
7.Тукай Г. Әсәрләр, - Казан, 1968.
8.Тукай Г.Әсәрләр,IV том, - Казан, 1977.
9.УсмановаД.М.Мусульманское “сектанство” в Российской империи – Казань, 2009.
10.Шәкүров К. Тау ягының мәшһүр затлары. “Яшел Үзән” газетасы, 2007, №49-50.
11.Яхин А.Г. Әдәбият. - Казан, 2008/















Комментариев нет:

Отправить комментарий

Әдәбиятны “Яхинча” укыту.

Рәсәй мәгарифен модернизацияләү концепциясе һәр баланың табигый сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм, тормышта туган теләсә нинди мәсьәләләргә тәнкыйди якын килеп, аларны мөстәкыйль рәвештә чишә алучы яшь буын тәрбияләп үстерүне күз алдында тота. Әле узган гасырның башында халкыбызның классик язучысы, күренекле әдәбият галиме һәм методисты Г.Ибраһимов үзе төзегән “Яңа әдәбият” дәреслеге аша баланы үзенә якын, таныш, күңелле материал (әсәрләр) аркылы аның зиһенен, фикерен үстерүгә омтыла. Кызганычка каршы, совет тоталитаризмы өчен мөстәкыйль фикерле кешеләр кирәк түгел иде. Үзгәртеп кору елларында әдәбият галиме А.Г.Яхин татар әдәбияты буенча бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек үстерешле укыту методологиясен һәм программасын эшләде. Бүгенге көндә күп кенә мәктәпләр әдәбиятны “Яхинча” укытуга күчтеләр. Альберт Гатин улы – минем остазым. Университетта укытканда, ул безне әдәбият белемен математикадагы кебек кызыклы формулалар аша аңларга өйрәтте. Виртуоз галим әсәр тукымасында бик тирәндә яткан фикерләрне таба белү серләренә төшендерде, безнед педагогик практикабыз белән дә ул җитәкчелек итте. Соңгы елларда мәктәптә аныңча укытып киләм, остазым белән даими элемтәдә торам. Берүзе дистәдән артык дәреслек һәм методик кулланмалар язып, бөтен бер институт башкара торган хезмәтне берүзе ерып чыга алган галим ул. Аның үзе кебек үк кызыклы һәм мавыктыргыч дәреслекләре укучы йөрәгенә туры юл сала, белемгә ачкыч бирә, бала йөрәгендә әдәбиятка эзлекле һәм сүнмәс мәхәббәт тәрбияли.
“Яхинча” укытканда, укучыларны аерым әсәргә, язучы иҗатына һәм чорга мөстәкыйль рәвештә анализ ясарга өйрәтү бурычы куела, ягъни укучы үзе бөтен укыту процессының автордашына әйләнү хокукы ала. Бала уйларга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәнә,үзе өрәнә барган әдәби бәя бирү алымнарына таянып, әсәрне өлешләргә тарката (анализлый), өлешләр арасында бәйләнешләр эзли: үзе өчен бик кызыклы әдәби мәсьәләләр чишә. Дөрес җавап бер генә булмаска да мөмкин. Үз фикерен исбатлый алган һәрбер укучының җавабы хакыйкать итеп таныла.
Программа укучыга әдәбият теориясен шактый тирән үзләштерергә мөмкинлек тудыра. Әсәрне анилзлаганда кирәк булучы төп терәк төшенчәләр, әсәрне өйрәнүгә керешкәнче үк, аңлаешлы телдә укучыга җиткәрелә. Әйтик, мәгънә - әсәрдә әйбернең миңа кирәк ягы, идея – язучы теләге. Дәрдемәнд “Богдай” хикәясендә бодай турында язганмы? Мәгънә төшенчәсе белән танышкан укучы авторың бодай образы аша кешеләрне сурәтләвен бик тиз чамалый. Чөнки хәзер ул белә: талантлы язучы бер сүзне дә болай гына язмый – һәрбер образга, детальгә билгеле бер мәгънә сала: сәнгать теле тудыра. Әдәби әсәрдәге кояшның да, җилнең дә, бодайның да безгә кирәк ягы бар. Шул мәгънәне тапканда гына мәсьәлә чишелә.
Яхинда әдәбият төрләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Чөнки һәрбер әдәби төргә анализ ясауның үз үзенчәлеге бар. Чәчмә әсәрләрдә зур-зур вакыйгалар, метафоралар әсәрнең өлешләре булырга мөмкин. Ә менә лирик әсәрләрдә без хисләр белән очрашабыз. Драма әсәрләрендә, каршы якларны табып, конфликтны билгелибез. Гадәттә укучылар эчке конфликтны билгеләгәндә кыенлыкка очрыйлар. Ә менә үзләренә бик яхшы таныш булган “ Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр картның үлем белән гаделлек эшләү арасындагы конфликтын тапкач, эчке конфликт төшенчәсен ныклап аңлап калалар.
Әлеге дәресләрдә башка предметларда үзләрен күрсәтә алмаган, ачылмаган йозак хәлендәге укучыларга ачкыч табарга мөмкин. Андыйлар өчен әдәбият дәресләре чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә.“Яхинча” укыту белән килешмәүчеләр дә бар. Ләкин без плюрализмга юл куелган чорда яшибез. Шулай булгач, бу якты талантның мөкатдәс хезмәтләре дә яшәргә тулы хокуклы булып торалар.

Электив курс

Татар халыкның мәдәни мирасы
Аңлатма язуы.
Курсның хронологик чикләре: X – XVIII г-р.
Программа 12 сәгатькә исәпләнгән. Профильле укытуга күчү перспективасын үстерүне күздә тытып эшләнелә.

Курсның максатлары:
Шәхеснең интеллектуаль даирәсе: укучыларда татар милли мәдәнияте турында кузаллау булдыру, аларга әлеге мәдәниятнең төп үзенчәклекләрен үзләштерүдә ярдәм итү; татар мәдәниятен үзлекләреннән аңлата белү сәләтләрен үстерү.
Шәхеснең эмоциональ даирәсе: укучыларны милли мәдәниятнең күплеллеген кабул итәргә әзерләү; дөньяга дөрес мәдәни караш формалаштыру; мәдәниятне үзләштерү өчен эчке рухи ихтыяҗны үстерү; укучыларда үзләренең өйрәнгәннәре белән табигый канәгатьләнү шатлыгы булдыру.
Шәхеснең гамәли юнәлгәнлеге даирәсе: укучыларны злеге тармак буенча алган белемнәрен тырмышта куллана белергә, милли мәдәниятнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү.
Курсның бурычлары:
Укучыларны татар милли мәдәниятенең төп чоралары һәм ул чораларның төп узенчәлекләре белән таныштыру, алдарак алган белемнәрен тирәнәйтү.
Татар халыкның мәдәни тарихы турында күзаллау бирү.
Укучыларны татар мәдәнияте турында язылган аеруча мөһим саналган чыганаклар белән таныштыру.
Мәгълүм булганча, күп кенә тарих дәреслекләрендә җәмгытьнең икътисады, социаль һәм сзяси даирәләрен яктыртуга күбрәк урын бирелә. Ә менә рухи сфера, укучыларның шәхес буларак үсешендә мөһим урын алып торса да, беркадәр читтәрәк калган кебек була. Бигрәк тә тарих предметын укытуның 2 концентрында. Шунлыктан үз халыкларының мәдәниятләренен тирәнтенрәк өйррәнергә теләүчеләргә өстәмә белем бирү ихтыяҗы туа.
Курс үзләренең киләчәктәге профильле укуларын билгеләгән укучыларга юнәлдерелгәнлектән, аның эчтәлеге дә, балаларның кызыксынуларын һәм сәләтләрен күз алдында тотып, төрлечә үзгәртелергә мөмкин. Программаны теләсә кайсы тема буенча, укучыларның танып-белү сәләтләрен арттырырлык итеп, билгеле бер модульләргә җәелдерергә мөмкин.
Курста предметара бәйләнешләргә урын бирелә. Халкыбыз мәдәниятнең аерым аспектлары турында мәгълүмат бирү белән бергә, аның эчтәлегенә аерым тарихи һәм әдәби җәүһәрләргә мөстәкыйль анализ ясау кунекмәләрен булдыру да керә. Мәдәниятебезгә кагылышлы җирле материаллар куллану укучыларның фикерләү офыкларын киңәйтергә туган төбәк тарихы белән кызыксынуларын арттырырга мөмкинлек бирә.
Халкыбыз хәтерендә сакланып калган олпат мәдәни эшлеклеләрнең шәхесләрен өйрәнүгә аерым игътибар бирелә.
Курс үстерешле укытуга юнәлдерелеп, иң әүвәл югары сыйныф укучыларының кызык сынуларын, аналитик һәм синтетик сәләтләрен мактау һәм канәгатьләндерүгә нигезләнә.




Әлеге курсны өйрәнүдәге эш барышында укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия була алалар:
Мәдәниятнең төрле аспектлары буенча кокрет тарихи белешмәләр алуга;
Кешелекнең мәдәни тәҗрибәсен аңлауга юнәлдерелгән белемнәргә;
Мәдәният өлкәсендәге бөек шәхесләр турында тарихи-биографик мәгълүматларга;
Фәнни-популяр һәм белешмә әдәбият белән эшләү күнекмәләренә (аннотация ясау, тематик картотекалар, схемалар, таблицалар төзү, билгеле бер проблема буенча рефератлар язу һ.б);
Анализ, гомумиләштерү, эзләнүгә кагылышлы башланыч тикшеенү элементларын гамәли куллана алуга.

Программа эчтәлеге.
Кереш (1 с)
Курсның максатлары һәм бурычлары. Кешелек тарихында мәдәниятнең тоткан урыны. Өйрәнеләсе чорга гомуми күзәтү ясау.
1 булек (3) Болгар дәүләте чорында мәдәни үсеш (X – XVIII )
Болгар мәдәниятенең чыганаклары. Ислам, аның мәдәнияткә йогынтысы. Шәһәр мәдәнияте (Болгар, Суар һ.б) Архитектур истәлекләр (“Шайтан каласы” һ.б) Болгар чорыннан калган җирле тарихи истәлекләр (Яшел Үзән районындагы Өтәк шәһәрлеге һ.б) Зәркән (ювелир) сәнгате (болгар алкасы һ.Б) Болгар галимнәре ( тарихчы Якуб ибне Ногман һ.б) Мәгариф үсеше. Матур әдәбият (ренесанс башы) һәм халык авыз иҗаты (Кол гали, риваятьләр), Әдәби багланышлар.
2 бүлек. Алтын Урда чоры мәдәнияте (X – XVIII )
Девамчанлык. Болгар-татар мәдәнияте усеше. Алтын Урда – гөлбакчадай шәһәрләр иле. Яшел Үзән районында Янанча шәһәрлеге. Монументаль архитектура үсеше (Кара пулат һ.б) Зәркен сәнгате. Югары сәнгать үрнәгендәге көнкүреш әйберләре (савыт-саба һ.б) Ташка язу сәнгате (эпиграфик истәлекләр һ.б) Мозаика һәм майолика куллану. Акчадагы рәсемнәр ни сөйли? Нынчак балбаллары. Классик шигърият әһелләре (Сәйф саран, Котб һ.б) Фенни белемнәр үсеше.
3 бүлек. Казан ханлыгы мәдәнияте. (XV – XVI )
Борнгы традицияләрнең дәвам итүе. Шәһәрләр үсеше. Казан шәһәрендәге монументаль тарихи истәлекләр Сөембикә манарасы кайчан салынган? Казан турында риваятләр. Яшел Үзән районындагы Тау Иле шәһәрләре. Уеп бизә ясау. Эпиграфик истәлекләр (Яшел Үзән районындагы авылларда сакланып калган кабер ташлары. Зәркән сәнгате. Казан байлыклары кайда саклана? Матур әдәбият үсеше (Мөхәммәдьяр).
4 булек. XVI – XVIII йөзләрдә мәдәният.
Мәдәният үсешенең каршылыклары. Коллиграфия сәнгате. Татар киеме. Монументаль архитектура (Казан мәчетләре), татар язма чыганаклары (“Дәфтәр-и Чыңгыз-намә”) матур әдәбият (Мәүлә Нолый һ.б)
Йомгаклау (1)
Без нәрсәгә өйрәндек? Гомумиләштереп кабатлау.

Дәресләрне оештыру формалары һәм укучыларның белемнәрен тикшерү.

Һәрбер тема 1-3 сәгатькә исәпләнеп, беренче дәрес укытучының теманы колачлаган кереш лекциясе белән башланып китә һәм аның җитәкчелегендәге практикумнар формасанда дәвам итә. Темаларны өйрәнү барышында катлаулылык дәрәҗәсе буенча дифференцацияләштерелгән сораулар һәм биремнәр бирелә. Дәрестән дәрескә сораулар катлауландырылып репродуктив характердан эзләнү биремнәренә әверелә бара.
Укучыларның белем алу нәтиҗәләрен тикшерү түбәндәге формаларда алып барыла:
1.Агымдагы тикшерү (тема, проблема буенча әңгәмә, белешмәләренә рецензияләү һ.б)
2.Укучыларның аерым мәдәни истәлекләргә тарихи күзлектән чыгып бәя бирүләре (практикум)
3. Шәхси ирешүләрне презентацияләү рәвешендәге гомумиләштерелгән тикшерү (белешмәләр, рефератлар, докладларны бәяләү)
Әлеге курс укучыларның үз инициативаларыннан чыгып сайланылганга, аларның теләкләреннән чыгып, портфолио – бәя булдыру максатка ярышлы.
Портфолиода укучыларның билгле бер критерийлар буенча бәяләнүче барлык хезмәтләре (иншалар, макетлар, фотолар, компьютер, видеоматериаллар, энциклопедик белешмәләр, рефератлар, эсселар, проектлар, мәдәни истәлекләр каталогы) саклана. Портфеленә укучы үзе иң яхшы дип исәпләгән эш үрнәкләрен сала.
Йомгаклау дәресендә контроль тест үткәрелүнә мөмкин.


Тәкъдим ителүче әдәбият исемлеге:

Бәйрәмова Ф.Ә. Сәнгать дөньясына сәяхәт. Казан 1989.
Бретанский Л.С. Художественное наследие Переднего востока. Москва 1988.
Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йшкар-Ола 1975.
Ф. Гарипова. Шәһәрләр һәм калалар. Казан.
Государственный музей ТАССР Казанҗ 1980.
Зеленодольский регион: проблемы истории и культуры. Казань-Зеленодольск 2003.
Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань 1987.
Казан турында легендалар. Казан 2003.
Казань в художественной литературе. Казань 1977.
Бретанский Л.С. . Художественное наследие Переднего востока эпохи феодализма Москва 1988.
Мөхәммәдиев Э.Г. Болгар – татар тәңкәләре казан 1984.
А.П.Смирнов, Г.А.Федоров-Давыдов. Города Поволжья в средние века, Москва 1974М.А. Усманов Татарские литературные источники XVI – XVIII в Казань 1972.

Электив курс Диннәр тарихы

Аңлатма язуы
Бүгенге көндә мәктәпләрдә дөнья диннәре тарихы укытылу кирәклеге күпләргә мәгълүм булса кирәк. Барлык диннәр буенча да ныклы белемнәр алмыйча торып, бер-беренә толерант мөнәсәбәтле шәхесләрдән торучы Россия җәмгытен төзү мөмкин түгел. Ә безнең Ватаныбыз – күпмилләтле, күпконфессияле ил.
“Диннәр тарихы” дип аталучы әлеге курс, 34 сәгатькә исәпләнелеп, 11нче сыйныф укучыларына юнәлдерелгән. Бу вакытка инде укучылар
дини мәсьәләләрне аңларлык хәлдә дөнья тарихын өйрәнгән, әхлак һәм мәдәнияткә кагылышлы иң четерекле мәсьәләләне төшенерлек сәләтләргә ия булалар.
Курсның төп үзенчәлеге шунда: ул үзенә күп кенә гуманитар предметларны берләштерә (гомуми тарих, Россия тарихы, Татарстан тарихы, җәмгыять белеме һ.б.). Шунлыктан дөнья диннәрен һәм тарихи, һәм мәдәни, һәм әхлакый яссылыкларда аңлату таләп ителә. Курсны өйрәнү барышында укучылар төп диннәр белән танышалар(танып белү мәсьәләсен чишү), бер үк вакытта толерант фикер йөртергә, Россия халыкларының дини, милли кыйммәтләрен аңларга өйрәнәләр (тәрбия алу).
Курс дөньяви, гомумбелем бирү характерында. Шунлыктан диннәр тарихы бары тик фәнни карашларга нигезләнеп, өйрәнелүче материалга объектив тарихи якын килү аша гына аңлатыла.

“Диннәр тарихы” курсын өйрәнү барышында түбәндәге максатларга һәм бурычларга ирешү күздә тотыла:
Шәхеснең интеллектуаль даирәсе: укучыларда илебез территориясендә таралган төп диннәр турында күзаллау булдыру, аларга әлеге диннәрнең төп үзенчәклекләрен үзләштерүдә ярдәм итү; диннәр тарихын үзлекләреннән аңлата белү сәләтләрен үстерү.
Шәхеснең эмоциональ даирәсе: укучыларны милли мәдәниятнең күплелеген кабул итәргә әзерләү; дөньяга дөрес мәдәни караш формалаштыру; укучыларда толерантлык тәрбияләү, үзләренең өйрәнгәннәре белән табигый канәгатьләнү шатлыгы булдыру.
Шәхеснең гамәли юнәлгәнлеге даирәсе: укучыларны әлеге тармак буенча алган белемнәрен тормышта куллана белергә, һәрбер диннең байлыгын, матурлыгын тоя белергә өйрәтү.
Безнең илдәге төп дини конфессияләргә кагылышлы төп терминнарны өйрәнү, алдарак алган белемнәрне тирәнәйтү.
Үз позицияңне мөстәкыйль рәвешә аңлатырга өйрәнү. Укучыларны диннәр тарихы буенча мөһим саналган чыганаклар белән таныштыру.
Әлеге курсны өйрәнүдәге эш барышында укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия була алалар:
Илебездәге төп дини кофессияләр буенча кокрет тарихи белешмәләр алуга;
Диннәр тарихына кагылышлы бөек шәхесләр турында тарихи-биографик мәгълүматларга;
Фәнни-популяр һәм белешмә әдәбият белән эшләү күнекмәләренә (аннотация ясау, тематик картотекалар, схемалар, таблицалар төзү, билгеле бер проблема буенча рефератлар язу һ.б);
Анализ, гомумиләштерү, эзләнүгә кагылышлы башлангыч тикшеренү элементларын гамәли куллана алуга.
Программа эчтәлеге
Кереш(1сәг.) Диннәр тарихы – кешелек тарихының бер өлеше.
Курсның максатлары һәм бурычлары. Дин билгеләмәсе. Политеизм һәм монотеизм. Иң борынгы диннәр.
1нче тема(3сәг.) Дөнья тарихында христиан дине
Беренче христианнар. Христиан чиркәвенең бүленүе. Җирле православие чиркәүләре.
2нче тема(8сәг.) Православие һәм Россия
Православие диненең төп асылы. Европа һәм Рус дәүләтен христианлаштыру. Православиеле мәдәниятнең формалашуы. Мәскәү Русе һәм православие. Рус православие чиркәвендә синод чоры. Революцияләр һәм гражданнар сугышы чорында чиркәү. Совет чорында һәм хәзерге вакытта Рус Православие Чиркәве.
3нче тема(2сәг.) Католик чиркәве
Католик диненең барлыкка килүе һәм үсеше тарихы. Россиядә католик чиркәве.
4нче тема(2сәг) Протестантизм
Протестант диненең төп нигезләре. Төп протестант чиркәүләре. Россиядә протестант дине.
5нче тема(10сәг.) Ислам
Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы. Ислам өйрәтүләре һәм йолалары. Исламдагы төп агымнар. Ислам мәдәнияте. Гарәп халифәлегендә һәм Госманлы империясендә ислам. Исламның дөнья цивилизацияләренә йогынтысы. Идел буенда исламның таралышы. Патша Россиясенең исламга карата сәясәте. СССРда исламга карата сәясәт.Хәзерге россия җәмгыятендә исламның урыны.
6нчы тема(3сәг.) Иудаизм
Иудаизм диненең төп нигезләре. Беренче һәм икенче храмнар чорында иудаизм тарихы. Россиядә иудаизм.
7нче тема(3сәг) Буддизм
Буддизм өйрәтүләре. Буддизмдагы төп юнәлешләр. Буддизм Россиядә.
Иҗади эшләрне яклау(2сәг.)
Йомгаклау(1сәг.)
Дәресләрне оештыру формалары һәм укучыларның белемнәрен тикшерүҺәрбер тема 1-9 сәгатькә исәпләнеп, беренче дәрес укытучының теманы колачлаган кереш лекциясе белән башланып китә һәм аның җитәкчелегендәге практикумнар формасанда дәвам итә. Темаларны өйрәнү барышында катлаулылык дәрәҗәсе буенча дифференцацияләштерелгән сораулар һәм биремнәр бирелә. Дәрестән дәрескә сораулар катлауландырылып репродуктив характердан эзләнү биремнәренә әверелә бара.
Укучыларның белем алу нәтиҗәләрен тикшергәндә “каты” тикшерү методларын куллану урынсыз. Бу укучыларны предметтан читләштерергә мөмкин. Тикшерүнең түбәндәге формалары кулланылырга мөмкин:
1.Агымдагы тикшерү (тема, проблема буенча әңгәмә, укучыларның белешмәләрен рецензияләү һ.б)
2.Укучыларның аерым дини вакыйгаларга тарихи күзлектән чыгып бәя бирүләре (практикум)
3. Шәхси ирешүләрне презентацияләү рәвешендәге гомумиләштерелгән тикшерү (белешмәләр, рефератлар, докладларны бәяләү)
Иң әһәмиятлесе - тикшерү барышында укучыларның инануларын түгел , ә бәлки белемнәрен тикшерү.
Әлеге курс укучыларның үз инициативаларыннан чыгып сайланылганга, аларның теләкләреннән чыгып, портфолио – бәя булдыру максатка ярышлы.
Портфолиода укучыларның билгле бер критерийлар буенча бәяләнүче барлык хезмәтләре (иншалар, макетлар, фотолар, компьютер, видеоматериаллар, энциклопедик белешмәләр, рефератлар, эсселар, проектлар, мәдәни истәлекләр каталогы) саклана. Портфеленә укучы үзе иң яхшы дип исәпләгән эш үрнәкләрен сала.
Йомгаклау дәресендә контроль тест үткәрелергә мөмкин.
Тәкъдим итеүлче дәреслекләр, әдәбият исемлегеДәреслекләр
Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 10-11нче сыйныфлар өчен дәреслек(Л.Г.Жукова, А.В.Журавский һ.б.. Русчадан тәрҗемә. – М.: Дрофа; К.: Мәгариф, 2002. – 240б.
История религий: Уч. пособие для уч-ся 10-11 кл.общ-ных учр-ний (под ред. А.Н. Сахарова. – М.: ООО “ТИД “Русское слово – РС”, 2007. – 400с.
Белешмәләр һәм сүзлекләр
Буддизм: Словарь. М., 1992. Всеобщая история религий мира. М., 2006. Ислам: Экциклопедический словарь. М., 1991. Народы и религии мира: Энциклопедия / Под ред. В.А. Тишкова. М., 2000. Христианство: Энциклопедический словарь: В З т. М., 1993, 1995. Энциклопедия для детей. Т. 6. Религии мира. Ч. 1—2. М., 2002. Фәнни һәм фәнни-популяр әдәбиятГореловАА. История мировых религий. М., 2006. Померанц Г.С., Миркина ЗА. Великие религии мира. М., 2006.
Христиан диненнәнБиблия, изложенная для семейного чтения. М., 2006. Библия. Священньие книги Ветхого и Нового Завета. Любое издание. БогданобА.П. Русские патриархи (1589—1700): В 2 т. М., 1999. Борисов Н.С. Сергий Радонежский. М., 2006. Востарышев М.И. Патриарх Тихон. М., 2004. Евлогий (Георгиевский), митрополит. Путь моей жизни. М., 1994. Иеромонах Тихон (Полянский). Путешествие в историю русских монастырей. 2е изд. М., 2006. Избранные жития русских святых. Х—ХУ вв. М., 1992. Карпов А.Ю. Владимир Святой. М., 2004. КарташевА.В. Очерки по истории Русской Церкви. Т. 1—2. Любое издание. Поспеловский Д.В. Русская православная церковь в ХХ в. М., 1995. Преподобные старцы Оптиной пустыни: Жития. Чудеса. Поучения. М.; Рига, 1995. Рожков ВА. Очерки по истории римско-католической церкви. М., 1994. Смирнов Е.И. История христианской Церкви. М., 2007. Федоров ВА. Русская Православная Церковь и государство: Синодальный период. 1700—1917. М., 2003. Федотов Г.П. Святые древней Руси. Любое издание. Фирсов С.Л. Русская Церковь накануне перемен (конец 1890-х — 1918 гг.). М., 2002. Цыпин В., протоиерей. История Русской Православной Церкви: Синодаль ный и новейший период (1700—2005). М., 2006.
Ислам диненнәнАбдулатипов Р.Г. Судьбы ислама в России. М., 2002. Ислам классический: Энциклопедия. М.; СП6., 2005. Матар Н.И. Знакомьтесь: Ислам. Киев, 1997. Панова В.Ф., Вахтин Ю.В. Жизнь Мухаммеда. М., 1991. Рахман Х.У. Хронология исламской истории: 570—1000 гг. от Р.Х. Н. Новгород, 2000. Тораваль И. Исламская цивилизация. М., 2002. Фаизов С.Ф. Ислам в Поволжье. VIII—ХХ вв.: Очерк истории. М., 1999.
Иудаизм диненәнАгада. Сказания, притчи, изречения Талмуда и мидралтей. М., 2006. Вихнович В.Л. Иудаизм. СП6., 2006. Гейзель 3. Еврейская традиция. Иерусалим, 2002. История еврейского народа / Под ред. Ш. Эттингера. М.; Иерусалим, 2002. Кууозодой Р. Еврейские праздники. М., 2001. Мануйлова Ю.В. Еврейские праздники, обмчаи, обряды. Ростов н/д. 2001. Мудрецы Талмуда: Сборник сказаний, притч, изречений. Ростов н/д, 2005. Штейнзальц А. Введение в Талмуд. Иерусалим, 1993. Буддизм диненнәнАльбедиль М.Ф. Индия: беспредельная мудрость. М., 2003. Андросов В.П. Будда Шакьямуни и индийский буддизм: Современное истолкование древних текстов. М., 2001.
Буддизм. Четыре благородных истины. М., 2002. БэшемА. Чудо, которым была Индия. М., 1977. Ермакова Т.В., Островская Е.П., Рудой В.И. и др. Введение в буддизм. СП6., 1999. Семотюк О.П. Буддизм: история и современность. Ростов н/д. 2005. Торчинов БА. Введение в буддологию: Курс лекций. СП6., 2000. Улиг Г. Будда. Ростов н/д, 1998. Эррикер К. Буддизм. М., 2002.

Гайнан Вәисевнең бер хаты.

Татар иҗтимагый хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе Гайнан Вәисев (тулы исеме : Хуҗа Мөхәммәт Гайнанетдин - Сардар Вәис - Задә эл Болгари ) үз заманының атаклы кешеләре белән хатлар язышкан. Шул җөмләдән бөек рус язучысы Лев Толстой белән дә. Хатларда аның күңел җылылыгы, яшәү максаты, эчкерсез уйлары. Аның хатларының берсеннән аерым өзекләрне аңлатмалар белән биреп китәбез.
Бу хатны Г.Вәисев 1916 елның 16 сентябрендә бертуганы Гаян Вәисевкә язган. Бу вакытта Г.Вәисев Себердәге Усть-Илим авылында сөргендә яшәгән.
"Сиңа вә күз нурының, кадерле улың Хуҗа Мөхәммәт Әсифкә һәм дә хөрмәтле хәләл җефетең Һани ханымга ихлас сәламнәребезне юллыйбыз. Мәгълүм булсын, мин иленнән куылган фәкыйрегез, аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Язмышымны бер аллага тапшырганмын...
Мәскәүдә атаклы Гаяз Исхаков белән аның газеты редакциясендә очраштым! Без ике сәгатьләп сөйләшеп утырдык, аз-азлап төрле темаларга кагылдык, аерым алганда, безнең принциплар һәм тоткан юлыбыз турында фикер алыштык. Ул минем фикеремә каршы килмәде...
Казанга килгәч, дусларны күрдем һәм шәһәрдә бер төн үткәрдем. Иртәгесен "изге урын"га китеп бардым2. Анда дуслар белән очраштым һәм зиратка бардым. Бер кич кунганнан соң, иртәгесен Самара-Оренбург ягына киттем... Оренбургта шундук Ризаэтдин хәзрәт3 йортына килдем. Ул өендә иде. Без аның белән дүрт сәгать әңгәмә кордык. Күп нәрсә сөйләштек, аерым алганда, безнең әтиебез4 турында, аның карашлары, мәзһәбе һәм принциплары турында сөйләштек. Минем хәлем һәм кылган гамәлләрем турында да сүз булды. Хәзрәт хәзер үзенә әтинең фикерләре һәм карашлары тулысынча аңлаешлы булуын әйтте, һәм хәзер инде аның турында элгәрегечә түгел, бөтенләй башкача язачагын вәгъдә итте, чөнки аның элгәреге фикерләре инде тулысынча үзгәргән икән. "Асар"га5 килгәндә, аның басылып чыгуы билгеле бер вакытка кичектерелә икән. Һәрхәлдә ул, әлбәттә, мөжәддит6 һәм мөжтәхид7 турында дөреслекне язачак һәм тарих битләрендә шул турыда үзенең язмаларын калдырачак.
Мин Фатих Кәримов8 белән дә очраштым, бер сәгатьләп әңгәмә кордык. Ул әдипләргә хас манерада сөйләште...
Кич кунгач, Себергә юл тотачакмын. Мондый шартларда мин уйлаган ниятләремне тормышка ашыру юлларын күрмимен. Шулай да бу мөмкин дә булырга ихтимал, әгәр кыюлык атын иярләсәң һәм тәвәккәлләсәң. Карыйк, ике дөньяның да хуҗасы Аллаһы Тәгалә нәрсә насыйп итәр. Бу хатны алуга Себер адресы белән хат яз: Усть-Илим авылы, Тобол губернасы, Тар уезды, Саргат волосте, священник йортында торучы Гайнанетдин Вәисевкә.
Гомерлек ихтирам белән, синең туганың, сөрелеп яшәүче Х.М.Г.Вәисзадә. 16 сентябрь, 1916 ел. Иделдә пароход бортында язылды".
Гайнан Вәисев 1910-1917 елларда Себердә сөргендә яши. Ләкин ул күп мәртәбәләр аннан кайтып-китеп йөргән, вәисиләр хәрәкәте белән өзлексез җитәкчелек иткән. Бу хатта да аның сөргеннән кайтып йөргән бер чагын күрәбез.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Гаяз Исхаков - язучы Гаяз Исхакый (1887-1954).Мәскәүдә 1916 елда "Сүз" газетасын чыгарган.
2. "изге урын" - Мулла Иле авылын Г.Вәисев барлык хатларында шулай атый. Ул бу авылда 1878 елда туган , кайтып йөргән.
3. Ризаэтдин Фәхретдинов (1859-1936) - мәшһүр татар галиме, язучы, философ.
4. Баһаветдин Вәисев (1819-1894) - Г.Вәисевнең әтисе. Мулла Иле авылында туган. Вәисиләрнең нәсел шәҗәрәсе XIII гасырда Болгарда яшәгән Тәти Хатайга барып тоташа. Авылдагы ул туган урам хәзер Вәисиләр исемен йөртә. Зиратта алар нәселе каберендә кызыл кирпечтән эшләнгән төрбә һәм зиннәтле таш бар. Мәктәп музеенда вәисиләр турында материал тупланган.
5. "Асар" - Р.Фәхретдиновның 16 томлык әсәрләр җыентыгы.
6. "мөҗәддит", "мөҗтәхид"- дини тәгълиматның иң югары дәрәҗәсенә ирешкән новатор галим (яңарыш хәрәкәте вәкиле).
7. Фатих Кәрими (1870-1937) - атаклы татар мәгърифәтчесе.
Шагыйрь Баһаветдин Вәисев 1862-1894 елларда Казанда яшәгән һәм явызлыкка, гаделсезлеккә каршы "Дәрвишләрнең хикмәт җәүһәрләре" дигән китапларын иҗат иткән.
Бәрәкәтләр иңеп һәр кешегә,
Хөрлек булсын иде җиһанга,-
дигән юлларны аның иҗатына эпиграф итеп куярга мөмкин.
Мулла Иле мәктәбендә күренекле рәссам Мансур Рәхимовның бүләк итеп биргән "Толстой һәм Гайнан Вәисев" дигән картинасы бар. Толстой аңа әйткән: "Колач җәегез, үсегез, чәчәк атыгыз!" Бу сүзләр күп нәрсә турында сөйли.Без Вәисиләрне яхшы белергә тиешбез. Авылдашыбыз, талантлы журналист, Венера Якупова вәисиләр турындагы хезмәтен юкка гына: "История молчит, когда молчим мы",- дип исемләмәгән.

Яшел Үзәндә - Тукай эзләре

Олуг шагыйрьнең эз­ләрен Яшел Үзән төбәкләре дә ка­дерләп саклый. Безнең Мулла Иле авылы Габдулла Тукайның үзен күреп белә. 1910 елның җәендә аны авылыбызга кунак­ка мәктәбебез укытучысы Гыйз­зәтулла Акбиров алып кайткан. Әлеге мөгаллим Казанда Татар укытучылар мәктәбендә укыган һәм шул елларда Тукай белән якыннан танышкан. 1906 елда Россия хөкүмәте барлык татар авылларында башлангыч күләмдә мәҗбүри рус телен укы­туны кертә һәм Мулла Илендә,Зөя өязендә беренче булып, рус теле укытыла башлый. Г. Акби­ров бу эшне башлап җибәрүче талантлы педагог була. Габдул­ла Тукай дин сабагы укытыла торган мәдрәсә белән янәшә рус теле өйрәнелә торган мәктәптәге укыту эшләре белән бик кызык­сынып таныша. Мәктәп бинасы эчендә укытучының яши торган бүлмәсе дә була. Тукай шул бүлмәдә кич кунган һәм үзенең сәер гадәте буенча стенага ши­гырь дә язып калдырган. Ша­гыйрь мәдрәсә янындагы мәһабәт мәчеткә карап гыйбадәт кылган. 1898 елда салынган, бөек Тукайның үзен күреп белгән бу мәчетебез хәзер дә исән-сау, бөтен авылыбызга иман нуры таратып эшләвен дәвам итә. Авылга Тукай килеп кергән урам хәзер дә Кала капкасы урамы дип атала, Тукай йөргән иң озын урам Тукай исемен йөртә. Тукай урамы белән параллель рәвештә Вәисиләр урамы сузы­ла. Бөек шагыйрь бу урамда да йөргән һәм Вәисиләр яшәгән урында тукталып уйланып тор­ган. 1908 елда иҗат иткән "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" по­эмасында ул бит менә шушы Вәисиләр - Мулла Илендә туып үскән аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовлар (милли азатлык хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре) турында да язган. (Якташыбыз, профессор Рәмзи Вәлиев (Карашәмдә туган) үзе­нең хезмәтләрендә Тукайның Вәисиләргә карашының үзгәргәнлеген исбат итте).
Тукай, Мулла Илендә алган тәэсирләреннән чыгып, мондый шигырь юлларын иҗат иткән:
Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,
Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.
Бу ике дус, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе - дөнья, берсе - дин.
(Г.Тукай. Әсәрләр, 1968, 337нче бит).
Бәчек авылында Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә Зин­нәтулла кызы Хәбибуллина (1877 -1956) яшәгән, аның кызы Өммөһания Әхмәтсафа кызы Хәбибуллина (1903 - 1975) Бәчектә мәктәп директоры бу­лып эшләгән. (Өммеһания белән бергә укыткан Суфия Шакирова, Рәхилә Харисовалар гүзәл истәлекләр сөйлиләр иде), Бәчек зиратында аларның ка­берләре мәңгеләштерелгән (Бу эштә Тукай исемендәге колхоз җитәкчесе Әмир Фәсхетдинов, авыл Советы рәисе Наил Гатауллин һәм, әлбәттә, мәдәният бүлеге мөдире Әслах Баязитов башлап йөргәннәр иде).
Бәчектә һәр апрель саен район һәм республика ша­гыйрьләре катнашында зур по­эзия бәйрәме - Тукай бәйрәме үткәрелә. Якташыбыз, артист Рәшит Сабиров (Бәчектә туган) Тукай шигырьләрен аерым бер җылылык белән башкара, чөнки ул бит Бибисаҗидә ту­рындагы кадерле ядкарьләрне тыңлап үскән.
Тукай премиясе лауреатла­ры арасында безнең якташла­рыбыз да булу белән горурла­набыз. Менә алар:
Мәхмүт Хәсәнов (1927-1990, гомере буе безнең шәһәрдә яшәде) - "Язгы аҗа­ган" романы өчен.
Режиссер Гали Хөсәенов (1919 елда Күгәйдә туган) -Т.Миңнуллинның"Ай булмаса, йолдыз бар" пьесасын сәхнәгә куйган өчен.
Сара Садыйкова (1906-1986, аның бабасы Садыйк Ай­дар авылында яшәгән, кабере дә шунда, ире Газиз Айдарский - шушы авылныкы) - популяр җырлар иҗат иткән өчен.
Фаил Шәфигуллин (1939-1982, Карашәмдә туган) 1982 елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде, ләкин шул елны шагыйрь һәлак булгач, премия бирелми калды.
Гомере буе Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән тел галиме Шәриф Сайкин Тукай иҗатын мәктәптә укыту методикасын бастырып чыгарды (1957 елда). Мин гомерем буе мәктәптә Ту­кайны шуның буенча укыттым.
Академик һәм профессор Гомәр Саттаров (Мулла Илендә туган) Казан университетында укыган елларда (1950-1955) Габдулла Тукай исемен­дәге стипендиягә лаек була. Гомәр Саттаров үзенең әсәрләрендә Тукай турында мондый юллар язган:
Күк йөзендә якты исемнәр күп,
Иң яктысы шуның нурлы ай.
Җирдә балкып янган шагыйрьләр күп,
Айга тиңе шуның бер Тукай
Хаклык өчен, Тукай кебек, җаным аттым,
Тугры, хак сүзлене үз иттем, яраттым.
Якташыбыз, Танайда туып үскән күренекле язучы Афзал Шамов (1901-1990) 1958 елда Казанда Габдулла Тукай һәйкәлен ачты (ул Язучылар со­юзы рәисе иде) һәм болай диде: "Тукай татар халкының әдәбия­тын үстерүдә онытылмас эш эш­ләде. Ул - гасырлар шагыйре, халык шагыйре". (Ул чакта мин студент идем). Яшь шагыйрә Рамилә Майорова Афзал Ша­мов исемендәге премия белән бүләкләнде (шәкертем).Бөек Тукай шигырьләрен рус теленә гаҗәеп зур осталык белән тәрҗемә иткән һәм иң атаклы рус шагыйрьләренең югары бәясен алган кеше - Вил Ганиев (1934-2005). Вил Ганиев Норлат авылында ту­ган, Норлат урта мәктәбен бе­тергән, аннары гомере буе Мәскәүдә әдәбият галиме бу­лып эшләгән һәм үзе дә талант­лы шагыйрь һәм язучы. Аның тормыш иптәше - шагыйрь Әхмәт Ерикәй кызы.

“Тамыр тирәнлеген яфрак тоя”

(Сәйфетдинов Искәндәр эше)
Кереш
Дөньяда изге саналган әйберләр була. Туган ил, туган авыл, шәhәр, туган нигез. Боларны белмәгән, санламаган кеше Кеше дигән бөек исемне йөртүдән туктый: ул маңкортка әйләнә. Бу яктан караганда, мин бәхетле, чөнки мин кечкенәдән әти-әниемнән, бабамнан, туганнарымнан үземнең кемлегемне, кайсы нигез-туфракка караганлыгымны аңлап үсәм. Әлеге хезмәтне яза башлаганчы ук инде мин җиде бабамны белә идем. Ә менә бабаларымның кемнәр булуы турында уйлаганым юк иде әле. Әтием, бабам, әбием, дәү әнием миңа шушы изге дөньяны – минем нәселем тарихын – шәҗәрәмне аңларга булыштылар. Алар сөйләгәннәрдән, бабам язмаларыннан чыгып, гаилә архивындагы кыйммәтле документларны, фотосурәтләрне, хат-ларны, иске кулъязмаларны өйрәнеп, әлеге хезмәтемне яза башладым.
Бу изге эшнең максаты - Сәйфетдиновлар (Һәм өлешчә Саттаровлар) нәселләрендәге барлык билгеле булган әби-бабайларны барлау, аларның кылган гамәлләрен тикшереп өйрәнү, әлеге нәселләргә караучы яшьләрне ата-бабалары рухында тәрбияләүгә чакыру.
Эшнең бурычлары:
1.Нәсел агачын – шәҗәрәмне төзү.
2. Нәселебезгә караган шәхесләр турында материал туплау
3.Барлык туганнарны әлеге изге эшкә тарту.
4.Рухи бердәмлекне торгызу өчен нәселебезнең башка нәселләр белән бәйләнешләрен күздән кичерү.
5.Безнең нәсел кешеләренең Ватаныбыз тарихына керткән өлешләрен билгеләү.
Тикшерүнең теоретик методлары: документларны. истәлек-хатирәләрне
анализлау, гомумиләштерү; эмпирик методы: әңгәмә.

Мулла Иле – изге җир.
Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим hәм уналтынчы мәктәпнең алтынчы сыйныфында укыйм. Әтием дә шушы мәктәптә укытучы булып эшли. Әнием шәһәр хастаханәсендә хезмәт итә. Ял вакытларында без еш кына гаиләбез белән бергә Мулла Иле авылына кайтып йөрибез. Әти-әнием Мулла Илен изге җир дип атап йөриләр, чөнки безнең нәселебездәге барлык бабалар монда туып үскәннәр. Мулла Иле - бик зур авыл. Ул Албаба станциясе белән Зөя елгасы арасындагы тигез уйсулыкка урнашкан. Авылның озынлыгы ике чакрым булып, буйдан-буйга биш урам сузылып китә, биш йөзгә якын йорт бер-берсенә карап утыралар. Авылның уртасыннан буйдан-буйга Әрә елгасы Зөягә таба юл тота. Станциядән кайтканда, кырый урам башындагы беренче йорт – әниемнең бабалары яшәгән йорт, ә әтием туып-үскән йорт уртадагы урамның үзәк бер җирендә. Әлеге йорт бакчасында иске тәңкә акчалар, сөяктән, таштан эшләнгән борынгы хезмәт кораллары табыла тора. Мин ике йортны да бик яратам. Әтиемнең әтисен мин бабай дип йөртәм, ә әниемнең әтисенә дәү әти дип эндәшә идем. Бабай белән әби миңа авыл тарихы hәм безнең нәселебез турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйлиләр. Алар икесе дә гомерләре буе мәктәптә укытканнар. Бабай мәктәп директоры булып эшләгән.
Әтием ягыннан нәселем шәҗәрәсе
Бабам безнең нәселнең тарихын миңа да яздырды. Яздырып кына калмады – ятлатты да. «Татар кешесе үзенең җиде бабасын күңелдән белергә тиеш», - ди ул. Мулла Иле авылында безнең нәсел кушаматыбыз “Дардуш». Бу кушамат бик борынгы заманнардан килә. «Дардуш» дигән атама VII гасырга караган Орхон-Енисей язмаларында бар икән.
“Мулла Иле авылында борынгы төрки этноним “дардуш” белән мөнәсәбәтле Дардуш кушаматы йөртүче нәсел бар (Сәйфетдин Дардуш, Гарәфетдин Дардуш, Бибинур Дардуш, Равил Дардуш, Ринат Дардуш, Рөстәм Дардуш Һ.б.). Дардуш этнонимы беренче мәртәбә Танъюкук исемле каһарман хөрмәтенә багышланган төрки Орхон ташъязма ядкарьдә очрый. Ул бер төрки кабиләнең исеме. ( Гомәр Саттаров хезмәтләреннән).Уйлап карасаң, бу бик кызык бит : мин VII гасырда яшәгән бер төрки кабиләнең исемен саклап йөртәм икән . Ул чордан ук килгән барлык бабаларымны белсәм, мин дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе булыр идем дә... Шулай да мин бәхетле, чөнки нәселебез шәҗәрәсенең аерым тармаклары 13нче гасырларга - Мулла Иле барлыкка килгән чорларга барып тоташа. Ерактагы бабайдан башлап килгән бабайларны берәм-берәм өскә таба тезеп киткәч, үзенә бертөрле агачны хәтерләтүче сурәт килеп чыга. (Шәҗәрә аңлатма язуыннан соң китерелә)
Безнең нәсел шәҗәрәдәге кешеләрдән Вахит бабай hәм аның улы Халикъ озак еллар авыл башлыгы (староста) булып эшләгәннәр. Бабамның сөйләүләренә караганда, алар бик гадел, акыллы һәм үз вакыты өчен белемле кешеләр булганнар.
Сәйфетдин улы Жамалетдин, авылда беренчеләрдән булып, Казан университетын тәмамлаган, утызынчы елларда Тәтеш районы прокуроры булып эшләгән. Ул 1943нче елда, үзе теләп фронтка китеп, капитан дәрәҗәсендә рота командиры була hәм 1944нче елда Калинин өлкәсендә геройларча hәлак була. Аның кабере хәзер дә Красные Пески авылы янындагы зиратта кадерләп саклана. Ул бик кечкенәдән кеше арасына кергән, бик чая, нык бәдәмле булган. Сабантуйларда гел батыр калган.Җырлаганы әллә каян ишетелеп торган. Аны 16 яшеннән авыл советы секретаре, соңрак председателе итеп куйганнар. Бу – кулакларны бетерү чоры. Ул иң кыен хәлдә калган, күп бәлаләргә дучар булган. Күпме байларны, дин башлыкларын төрмәгә җибәрмичә саклап калган, йортларын сүттермәгән. Шуның өчен аның үзен алып киткәннәр. Яшь булгангадыр, күрәсең, җибәргәннәр. Аның кайтуын авылдан ике чакрым ераклыкта урнашкан Арттагы чокырдан ишеткәннәр.
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел.
Җирдә аунап ята торган
Күгәргән калай түгел, - дип, ат арбасында җырлап кайткан ул.
Җамал абый бик башлы кеше булган: бөтен Коръәнне дә, ул чактагы законнарны да яттан белгән. Шушы чорда Мулла Илендә булып киткән шагыйрь Һади Такташның бу шигыре, әлбәттә, Җамал абый турында.
Мулла Иле авылы булсын да
Коммунистлар динле булмасын.
Мулла Иленең һәрбер коммунисты
Алыштыра авыл мулласын.
Сәйфетдин улы Хәйретдин 1914-1918 нче еллардагы сугышта Карпат тауларында иң каты бәрелешләрдә була. Бу сугыштан кайткач, озак та үтми 1918нче елда аны икенче сугышка – Гражданнар сугышына алалар. Ул безнең Свияжск янында һәлак була. Сәйфетдин бабай аның гәүдәсен Свияжскийдан ат белән Мулла Иле зиратына алып кайтып җирләгән. Сугыштан хатларын Хәйретдин абый җыр белән язып җибәрә торган булган. Бабай әбисеннәнн отып калган түбәндәге шигырь юлларында аның бөтен ачы язмышы чагыла.
Германия атлары,
Маңгаенда чуклары.
Сагынганда килсә ярый
Безгә сәлам хатлары.
Карпат тау кашларына,
Кар ята башларында.
Яшь гомерләр зая үтә
Карпат тау асларында.
Сугышлар аңа өйләнеп тормыш корырга да мөмкинлек бирмиләр.
Гарәфетдин бабам авылдагы җидееллык мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы булган.Утызынчы елларда авылда комсомол оешмасын җитәкләгән, ферма мөдире булып эшләгән. Таза, көчле , бик мәзәкчән, күңелле, көләч кеше булган. Төрле вакыйга уңаеннан мәзәк-такмаклар чыгарып әйтә торган булган. 1939нчы елда армиягә алынган. 1941нче елның 22нче июнь таңында ул СССР чигендә (Белорусиядә), фашистлар явы астында калып, хәбәрсез югалган, офицер (лейтенант) булган. Аның армия хезмәтеннән язган соңгы хаты. “...Безнең частьны Гродно шәһәреннән Польша чигенә күчерделәр. Үзегез беләсез, Польша фашистлар кулында. Бу – күңелдә җитди борчылу тудыра... Көзләр җиткәч, кайтам инде... Взвод командиры булып хезмәт итәм... Равилне (минем бабайны) бик сагындым. 20нче июнь, 1941нче ел”. Хаттан күренгәнчә, бабам сугыш башланачагын сизенгән.
Абыйсы Җамалетдин Сәйфетдиновның фронттан хаты. “...Энем Гарәфетдинне озак эзләттердем. Бернинди хәбәр таба алмадым. 1нче январь, 1944нче ел”.
Җамал абыйның үзенең соңгы хаты. “...Носилкада яткан килеш язам. Күкрәгем авыр яраланды. Авыр, авыр, авыр. Хуш булыгыз. 1944нче ел, 3нче сентябрь”.
Карт әбиемә килгән хәбәр(извещение): “Сезнең улыгыз рота командиры Сәйфетдинов Җамалетдин Сәйфетдинович Ватан өчен сугышта батырлык һәм ирлек күрсәтеп, хәрби антына турылыклы булып, 1944нче елның 3нче сентябрендә авыр яраланды һәм үлде. Псков өлкәсе, Кунин районы, Пески авылы зиратында күмелде.”.
Бер улын гражданнар сугышында, икесен Бөек Ватан сугышында югалткан карт әбием Фатыйма туксан яшенә чаклы алар өчен кайнар яшь түгеп сукырайган. Бабамның атасын көн саен кайта дип көтә-көтә, гомерлек ышанычын мәңгелеккә үзе белән бергә каберенә алып киткән. Фатыйма әби бик затлы нәселдән чыккан кеше була. Аларның шәҗәрәсе Җомагыл баба аша тарихта билгеле булган Тәмти Хатай шәҗәрәсенә барып тоташа. (Тәмти Хатай шәҗәрәсе М.И Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабында 41-42нче битләрдә урын алга Мулла Иленең барлык укымышлылары диярлек бу нәселдән чыккан.( 19нчы гасырда Казанда яшәп иҗат итүче бердәнбер шагыйрь Баһаветдин Вәисов, аның улы – бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның дусты Гайнан Вәисовлар да шушы нәселдән)
Равил бабам, 1961нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, шул вакыттан алып соңгы елларга кадәр балалар укыткан, 30 ел мәктәп директоры булып эшләгән. Аңа “Россиянең мәгариф отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы” исемнәре, “СССР Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы”, “Хезмәт ветераны” медале бирелгән.
Бабай - шигырьләренә үз вакытында Хәсән Туфан югары бәя биргән үзенчәлекле шагыйрь. Мәктәп елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр ул иҗат белән шөгыльләнә. Аның “Ак төнбоек күлләрдә” дигән шигырьләр циклы Илдар Юзеевның сүз башы белән басылып чыккан(1998). Халык шагыйре аны үзе педагог, үзе шагыйрь булган сирәк шәхесләрнең берсе итеп санаган. 2000нче елда бабайның “Кичке шәфәкъ” исемле шигырьләр китабы дөнья күрде. Гаҗәп игътибарлы һәм хәтерле кеше буларак, ул авылдагы һәм якын-тирәдәге хикәятләрне, мәзәк хәлләрне хәтерендә сеңдереп бара һәм аларны, әдәби яктан эшкәртеп, вакытлы матбугатта бастырып тора.
Бүгенге көндә бабай авылыбызның имам-хатыйбы вазифаларын башкара. Авыл тарихы буенча ул бик куп материаллар туплаган, шагыйрь Баhаветдин Вәисов турында поэма да язган, аның «Мулла Иле» дигән шигырен композитор Риф Гатауллин көйгә дә салган.
Әнием ягыннан нәселем шәҗәрәсе.
Саттар бабайның гаиләсе ишле булган, ләкин 1886нчы елда булган ваба авыруыннан барысы да үлеп беткәннәр, бары Габдрахман гына исән калган.Габдрахман бабайның 18 баласы булып, шулардан унысы үлә, ә сигезе әйбәт кенә үсеп җитәләр. Габдрахман бабайның әнисе Сәхипҗамал бөек якташыбыз Каюм Насыйриның кардәше булган. Габдрахман , 16 яше тулгач, Казанга барып, Алафузов заводына эшкә керә. Аннары Каюм Насыйри мәктәбендә укый. Соңрак Зөя өязе Косяково волостенда писарь булып эшли. Аның татарча, русча, гарәпчә язулары бик төгәл, бик матур булган. Ул авыл тарихы буенча бик күп кулъязмалар калдырган.
Габдрахманның улы Фәйзрахман башта авыл советында сәркатип (секретарь), аннары авылдагы «Көчле ирек» колхозының председателе булып эшләгән. 1941нче елда фронтка китеп,1944нче елда hәлак булган.
Фәйзрахманның улы Гомәр Саттаров (1932) – Казан дәүләт университеты профессоры. Безнең өйдә аның бик күп китаплары бар. Аларның күбесен атаклы галим бүләк итеп биргән. Бу китапларда безнең авылыбыздагы hәр атаманың мәгънәсе язылган. Һәр кушаматның килеп чыгышы ачыкланган.
Гомәр Саттаров китабында безнең авылдагы бер нәселгә бирелгән «Кара» дигән кушамат та тикшерелгән. «Кара» нәселеннән чыккан Хәйретдин Гыймади (1912-1960) атаклы тарихчы булган. Аның китаплары да бездә бар. Ул Болгар , Алтын Урда чоры турында күп язган. Иң мөһиме: әтиемнең әбисе Бибинур ягыннан ул миңа туган тиешле кеше. (Киләчәктә әлеге туганлыкны ачыклап бетерәсе бар).
Габдулла улы Сәлимулла (1924-1998) Абдуллин безнең районда күренекле кеше булган. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән. Авыл hәм район тарихы турында бик күп хезмәтләр язган. Ватан сугышы елларында фронтта бик күп батырлыклар эшләгән.
Дәү әтием Габдулла улы Закирулла озак еллар ерак Казахстан якларында шахталарда бик авыр эшләрдә эшләгән. Шуңадыр, туган ягына кайткач, ул озак яши алмады. Мин аны бик яхши хәтерлим. Бик озын, көчле, таза кеше иде. «Шахта төбеннән 100 килограммлы тимерләр күтәреп менгән чакларым да бар иде». – дип сөйли иде ул. Бабасы Габдрахман кебек гаҗәп матур итеп яза иде.
Йомгаклау
Тамыр ныклыгын яфрак тоя. Әлеге асыл гыйбарәнең мәгънәсенә мин ныклап төшендем. Тамырның тирәнлеге, ныклыгы аның үсентесенә дә нык тәэсир итә икән.
Әлеге хезмәтемне язганда, мин үземне шәҗәрәләр урманындагы нык кына бер агачның нәфис ботагы итеп тойдым. Бүген мин горурланып әйтәз алам:
- минем нәселем кешеләре (бабамнар) борын-борыннан намус белән илгә-җиргә хезмәт иткәннәр, кайда да үзләрен сынатмаганнар;
-әтием ягыннан да, әнием ягыннан да бабамнар үз заманнары өчен укымышлы кешеләр булганнар;
- нәселемнең чишмә башы борынгы чорларга барып тоташа.
- бабамның әбисе ягыннан сакланган шәҗәрә Мулла Иле авылы тарихының башлангыч чорыннан(XIII гасырның беренче яртысы) килә.
Әлбәттә, минем бу эшем дәрьяның кечкенә бер өлеше генә. Киләчәктә hәрбер бабам, туганым турында тулырак өйрәнәсем, нәсел агачымны тулыландырасым бар.
Файдаланылган әдәбият
1.Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. Татарстан китап нәшрияты, 1995.
2.Гарипова Ф. Мулла Иле. “Яшел Үзән” газетасы, 17нче март, 2006.
3.Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда.Казан, 1975.
4.Саттаров Г.Ф.Татарстан АССРның антропонимнары.Казан. КДУ нәшрияты,1973.
5.Саттаров Г.Ф. Чал тарихлы авылым. “Социалистик Татарстан” газетасы. 1990.
6.Сәйфетдинов Р.Г. Алар ил өчен сугыштылар. “Идел ягы” газетасы, 14нче гыйнвар, 1975.
7.Сәйфетдинов Р.Г. Дәһшәтле елларда. “Социалистик Татарстан” газетасы, 5нче март 1985.
8.Сәйфетдинов Р.Г. Динебез сәхифәләре. “Яшел Үзән” газетасы, 21нче декабрь, 2007.
9.Сәйфетдинов Р.Г. Кичке шәфәкъ. Шигырьләр җыентыгы. Казан, 2001.10.Сәйфетдинов Р.Г.”Мулла Иле авылы булсын да...”, “Яшел Үзән” газетасы, 10нчы июнь, 1997.

Шәҗәрәм – горурлыгым

(Шәвәлиева Мәдинә эше)

Кереш
Дөньяда изге саналган әйберләр була. Туган ил, туган авыл, шәhәр, туган нигез. Боларны белмәгән, санламаган кеше Кеше дигән бөек исемне йөртүдән туктый: ул маңкортка әйләнә. Бу яктан караганда, мин бәхетле, чөнки мин кечкенәдән әти-әниемнән, бабамнан, туганнарымнан үземнең кемлегемне, кайсы нигез-туфракка караганлыгымны аңлап үсәм. Әлеге хезмәтне яза башлаганчы ук инде мин җиде бабамны белә идем. Ә менә бабаларымның кемнәр булуы турында уйлаганым юк иде әле..
Бу изге эшнең максаты – Рәхмәтуллалар (Һәм өлешчә Мыеклар) нәселләрендәге барлык билгеле булган әби-бабайларны барлау, аларның кылган гамәлләрен тикшереп өйрәнү, әлеге нәселләргә караучы яшьләрне ата-бабалары рухында тәрбияләүгә чакыру.
Эшнең бурычлары:
1.Нәсел агачын – шәҗәрәмне төзү.
2. Нәселебезгә караган шәхесләр турында материал туплау
3.Барлык туганнарны әлеге изге эшкә тарту.
4.Рухи бердәмлекне торгызу өчен нәселебезнең башка нәселләр белән бәйләнешләрен күздән кичерү.
5.Безнең нәсел кешеләренең Ватаныбыз тарихына керткән өлешләрен билгеләү.
Тикшерүнең теоретик методлары: архив чыганакларын (документларны), басма чыганакларны, истәлек-хатирәләрне анализлау, гомумиләштерү; эмпирик методы: әңгәмә.
Мин Яшел Үзән шәһәрендә тудым һәм шушы шәһәрдә яшим дә. Ләкин күңелем белән үземне ни өчендер ТРның Буа районы Яңа Чәчкап авылыныкы дип хис итәм, чөнки әтием ягыннан да, әнием ягыннан да барлык бабамнар шушы изге җирдә туып үсеп, шунда гомер кичергәннәр. Минем әниемнең әтисе - бабам, инде мәрхүм булган Бикмуллин Нурулла Калимулла улы үзенең бөтен гомерен туган ягын, туган авылын өйрәнүгә багышлаган кеше иде. Ул Яңа Чәчкап авылындагы барлык нәселләрнең дә шәҗәрәләрен билгеле бер системага салып калдырган.
Үләр алдыннан ул миңа шушы изге эшне дәвам итәргә васыять итеп калдырды. Үз нәселем шәҗәрәсе турында язарга тотынгач та, мин иң әүвәл бабам калдырган шул кадерле мирасны - аның Яңа Чәчкап авылы тормышын яктырткан “Туган туфрак җылысы” китабын, шушы авыл кешеләренең шәҗәрәләре тупланган кулъязма китапны, ТР дәүләт архивы фондларыннан алынган кыйммәтле документларны, шулай ук бабамның, аның бабасы Ярулланың нәсел шәҗәрәмне тулырак яктыртуга мөмкинлек бирүче байтак кына кулъязма хезмәтләрен өйрәнеп чыктым. Әбием, әти-әнием, туганнарым, Яңа Чәчкап авылындагы әби-бабайлар сөйләгән мәгълүматлар да шәҗәрәм тарихын баетуга ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәт кереш, ике бүлек һәм йомгаклау өлешләреннән торып, беренче бүлектә Яңа Чәчкап авылы тарихында безнең нәселнең урынына бәя бирелә, икенче бүлектә кайбер бабамнарның билгеле бер дәрәҗәдә тормышлары яктыртыла.
I бүлек. Яңа Чәчкап тарихы һәм минем нәселем

Җанга якын риваятьләр

Яңа Чәчкап авылының нигезләнүенә мөнәсәбәтле язма чыганаклар юк. Шунлыктан төп мәгълүматларны авылда сөйләнеп килә торган риваятьләрдән, кемнәрдәндер сакланып калган шәҗә­рәләрдән табарга була.
Әгәр Яңа Чәчкап авылына нигез салынуны риваятьләргә таянып аңлатырга теләсәк, авылның тарихы болайрак.
Урман Чәчкабыннан (хәзерге Кайбыч районында бу авылны Иске Чәчкап дип тә йөртәләр) шушы урынга беренче булып өч нәсел күчеп килгән, имеш. Боларның берсе - Мыек, икенчесе —Колый, өченчесе — Бүре нәселеннән. Әле боларга дүртенче нәсел дә килеп кушылган икән. Моны болай аңлаталар. Яңа Чәчкап авылы белән хәзер­ге Чуаш Аксуы арасында "Йортлар урыны" дигән җир бар. Ул җир соңгы елларга кадәр сукаланмыйча, көтүлек итеп файдаланылды. Аннан соң бу чирәмлекнең күп өле­ше сукаланып чәчү әйләнешенә кертелде. Калганнары да сукаланып беткән булыр иде, ул урыннар, Кушкуак чирә­мендәге кебек түмгәкләрдән генә торган сазлыклы урын булганга гына, сакланып калган. Менә шушында кечкенә генә авыл булган. Ә авылның бер өлеше елганың аргы ягында икән. Яңа Чәчкап авылы нигезләнгән елларда шу­шы авыл уртасыннан агучы Лашче елгасының югары агы­мындагы урманнардагы чуаш һәм башка кабиләләр яшәгән яклардан һөҗүм итүче юлбасарлардан бу авыл халкы җәфа чигеп яшәгән.
Бу юлбасарлар мал-мөлкәтне талап, терлекләрне куып китәләр икән. Тынычлап яшәргә мөмкин булмагач, елга­ның сул ягында яшәүчеләр хәзерге Бик Үти авылына күчеп урнашкан. Болары Бик, тегеләре Үти булган, ә кушылгач, Бик Үти исемен алганнар, имеш. Елганың уң ягында кал­ган берничә йорт та Яңа Чәчкап авылына күчеп киткән. Аларның нәселләре Габдрахманов Корбаннар, ягъни, авыл­ның дүртенче нәселе, имеш.
Иске Чәчкапта туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Ка­дыйр Галимов үзенең туган як төбәге, бигрәк тә үз авылы­ның тарихын өйрәнүгә күп тырышлык һәм хезмәт куй­ган кеше, патша хөкүмәтенең Тау ягы халкын чукындыру тарихын өйрәнүгә һәм Иске Чәчкап белән Яңа Чәчкап авыл­лары арасындагы элемтәләрне өйрәнүгә дә әһәмият бирә. Аның раславынча, чыннан да, Иске Чәчкапта Колый (Ку­лай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкапта бер үзән Колый чокыры дип йөртелә икән. Аннан соң ул үз авылы халкы арасында шундый риваять сакланып калганын яза. Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакы­тында Иске Чәчкапта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан, шул хезмәте өчен патша аңа толып бүләк иткән. Ә Чәчкә би, киресенчә, Патша гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә, имеш. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Патша бу авылны яндырып, җир белән тигезләткән, хал­кын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына ка­чып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, башка урынга нигезләгәннәр, имеш. Иске Чәчкап авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Га­лимов.
Димәк, Яңа Чәчкап җирләре Колый бигә патшага хезмәт иткәне өчен бирелгәндер дип фараз итәргә дә мөмкин. Колыйның нәселе йомышлы татарлар булуы, нәселләре­нең хезмәтләрен бәяләп аларга биредән, Яңа Чәчкап ур­нашкан урыннан, җир бүлеп бирүләре, калган ике нәсел­нең дә алар белән бергә килеп урнашуы мөмкин.
Иске Чәчкап элек-электән шактый зур авыл булып килгән. И.А.Износков үзенең "Материалы о жителях и селениях Свияжского уезда в 1880 — 90 г.г." дигән хезмәтендә Иске Чәчкап авылында 557 кеше яшәвен, шуларның 268 е ир, 289 ы хатын-кыз булуын күрсәтә. Ә чәчү җире бик аз булган. 1877 елда Иске Чәчкапта 87 йортта 206 ир, 198 хатын-кыз яшәгән. Җирнең аз булуы яңа җирләргә күчеп утыру өчен төп сәбәп булуы да мөмкин. XVII гасырның ахырларында патша хөкүмәте үз дәүләтенең көньяк чикләрен ныгыту өчен "Засечная черта" дигән ныгытма­лар төзетә башлый. Дикое поле дип йөртелүче буш урын­нарга хөкүмәт халыкны күчереп утырту сәясәтен үткәргән. Ирекле күчеп утыручыларга җир бирелгән. Бирегә күчеп утырырга теләүчеләр аз булмагандыр. Чөнки биредә җир­ләр уңдырышлы, кара туфраклы, җитмәсә күлле-елгалы, сулы яклар.
Яңа Чәчкап авылында табылган, сакланып килгән шәҗәрәләрдән (чөнки кайбер шәҗәрәләрдә кайсы баба­сының Иске Чәчкаптан күчеп килүе күрсәтелгән) күрен­гәнчә, бирегә күчеп килүчеләрдән соң 7 —8 буын алмашын­ган, һәр буынны уртача 30 ел дип исәпләсәң, авылның нигезләнүе 240 — 250 еллар чамасы элек булып чыга, ягъ­ни 1750 елларга туры килә. Моннан чыгып тагын бер фаразга килергә була. Авылның нигезләнүе турында сүз чыкканда, урман якларыннан чукындырудан качып килү­челәр диючеләр дә бар. Болай да булуы мөмкин. Бу ел­лар — татарларны чукындыруның иң югары ноктасы — Ак­сак Каратун – Лука Канашевич эшчәнлеге чоры. Бирегә мөселманнар чукындырудан качып килсәләр, чукындырылганнары мөселман диненнән язмас өчен алар белән ияреп килеп төпләнүләре дә бик мөмкин.
Яңа Чәчкап авылының XVIII гасыр урталарында гына нигезләнүен башка фактлар белән дә расларга мөмкин.Беренчедән, борынгы заман авылларының борынгы зыялылары да була. Мәсәлән, Кайбыч элекке Норлат районына кергән авылларның бик борынгы булулары тарихта билгеле нәрсә. Каюм Насыйринең ул авыллар турындагы язмалары һәркемгә мәгълүм. Ачасыр, Шырдан, Акъегет, Әҗәл, Муллиле, Норлат, Урысбага һ. б. авылларда берничә зират бар. Аларның кайберләрендә Казан хан­лыгының беренче чорларында ук куелган кабер ташлары. Ә менә Яңа Чәчкап авылындагы ике зиратның берсе дә борынгы зират түгел. Лащи елгасының уңьяк яр буендагы "Бабай зираты" дип йөртелгәнен, хәзерге зираттан элек мәетләр шунда күмелгән дип кенә, борынгы зират дип санарга нигез юк. Дөресе - ул авылдагы керәшеннәрне күмә торган зират булган. Авылның чукындырылып керәшен ителгән кешеләрен гомуми зиратка, мөселманнар зиратына җирләмәгәннәр - моңа авылның мөселманнары да, христиан дине әһелләре дә юл куймаган. Ә нигә аны керәшеннәр зираты дип атамаганнар соң? Беренчедән, анда күмелгән мәрхүмнәр керәшеннәр дип аталсалар да, асылда, мөселман динендә калганнар, аның йолаларын тотканнар. Риза Фәхретдин язганча, мәкрүһләр булганнар. Икенчедән, мөселманнарда, гомумән, татарларда, мәрхүмнәр турында яман әйтү гадәте булмаган. Әле хәзер дә мәрхүмне күмгәндә, җеназа намазы укыганнан соң, мәет иясенең кем булуына карамастан, шундагы һәркем: "Әйбәт кеше иде, мәрхүм", - дип куя. Шундый гадәт буенча "Керәшеннәр зираты" дип гүгел "Бабайлар зираты" дип йөртелә, күрәсең.
Яңа Чәчкапта уку-укыту эшләре
Авылда уку-укыту эшләре җәмәгать тәртибендә бик күп­тәннән бирле оештырылып килгән. Мәчетләр каршысында мәдрәсәләр дә булган. XIX йөз урталарында авылыбызда дамелла Бикмулланың тирә-якларда даны таралган мәдрәсәсе эшләп килгән. Күрше­ләрендәге Буа шәһәрендә атаклы мәдрәсәләр була торып, үсмерләрнең Түбән Наратбашыннан Яңа Чәчкап мәдрә­сәсенә килеп укулары шул хакта сөйли. Шул вакыттагы иске мәдрәсә бинасы мәчетнең көнчыгыш ягында була. Биредә ир балалар укыган. Балалар, хәзерге интернат-мәкәтәптәге кебек, шушы авылдан ук бу­луларына карамастан, мәдрәсәдә торып-кунып укыганнар. Укыту эшләре җәмәгать тәртибендә оештырылган. Мәдрәсәне тоту, укыту чыгым­нары ата-аналар өстендә булган. Укучы шәкертләр мәдрә­сәдә чиратлап кизү торганнар, мичен ягып җылытып тор­ганнар, бинаны чиста тәртиптә тотканнар. Мендәр-юрган-
нарын бер җиргә өеп куеп, идәндә утырган килеш хәлфәдән дәрес алганнар. Хәлфәләре имам-хатиб-мөдәррис мулла, тиешле вакытта килеп дәрес биргән, дәрес тыңлаткан, би­ремнәрнең үзләштерелүен тикшергән. Шәкертләр укырга-язарга, дини йолаларга өйрәнгәннәр. Мәчеткә кереп на­маз укыганнар. Олырак шәкертләр яшьрәкләрне укыту­да хәлфәнең ярдәмчеләре булганнар.
Ә кыз балалар мулланың үз өенә абыстайдан укырга йөргәннәр. Абыстай аларны укырга, намаз-нияз тотарга өйрәткән, догалар ятлаткан. Кызлар язуга өйрәтелмәгән­нәр. Революциядән соң совет мәктәбе алда әйтелгән мәдрә­сә бинасында эшли башлый. Аның беренче укытучыларыннан берсе - Шәриф Сайкин, соңыннан республиканың танылган педагогы булып таныла. Мәдрәсәдә укулар тук­талгач, совет белем бирү системасында башлангыч мәктәп булып 1923 нче елдан эшләп китә. Беренче чыгарылышы 1927 нче елларга туры килә.
1934 нче елларда башлангыч мәктән өчен махсус бина төзелә. Бу бинаны Татар Аксуыннанмы, Югары Лащи авылыннанмы күчереп салганнар. Башлангыч мәктәп­нең беренче укытучылары барысы да читтән килүчеләр була. Дөрес, революциягә кадәр үзебезнең авылдан чык­кан хәлфәләр дә була. Закир бабай Ганиев Яшел Үзән районының Айдар авылында, Кәлимулла бабай Ибраһимов шул ук районның Акъегет авылларында хәлфәлек иткән­нәр... Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итәрлек иң якын мәктәп Буадагы Вахитов исемендәге мәк­тәп кенә була. Авылда шунда укып урта белем алучылар­ның беренчесе (1937 нче елда) Мирзакрам Солтанов, икен­чесе - 1939 нчы елда тәмамлаган Сәлимҗан Латыйпов, ә Яңа Чәчкап мәктәбенең 7 классын тәмамлап 1949 нчы ел­да урта белем алган өченче кеше Дәян Бикмуллин була.
1938 нче елда аръяк мәчете мәктәп итеп үзгәртелә. Бе­ренче уку елында 1-6 класслар гына була. Ул чакта бу мәктәпкә Әхмәт, Кыр Тәүгелде, Тутай, Югары Лашче, Куҗак авылы балалары да бирегә йөреп укый. 1940 нчы елда бу җидееллык мәктәпнең 35 укучыдан торган берен­че чыгарылышы була. Шул елдан башлап 1958 нче елга кадәр бу мәктәптә 779 укучы җидееллык белем ала. 1960 - 61 нче уку елыннан 1974 - 75 нче уку елына кадәр мәктәп сигезьеллык булып яшәп килә. Шушы елларда 557 бала сигезьеллык белемгә ия була. 1973 - 74 нче уку елыннан башлап Яңа Чәчкап сигезь­еллык мәктәбе гомуми урта белем бирү мәктәбе дип үзгәр­телә. Беренче елда 9 класска Яңа Чәчкап, Бик-Ути, Исәк, Әнкәбә, Әлки, Тутай, Чуаш Аксуы, Әхмәт, Тәүгелде- барлыгы тугыз авылдан укучылар туплана. Рус һәм татар класслары оештырыла, укучылар өчен интернат-торак бул­дырыла. 1994 нче елга мәктәп 19 чыгарылыш ясый, 817 укучыга урта белем алу турында таныклык тапшырыла.
Безнең нәселдә гореф-гадәтләрнең чагылышы

Элек-электән безнең якта киленнәрнең каенаталарыннан “тел яшерү” гадәте булган. Ягъни киленнәр алар белән сөйләшмәгәннәр, дөресрәге, тегеләренә киленгә сүз катарга яраган, ә киленгә ярама­ган. Бу гадәт гаиләдә тавыш-гауга чыгуны кисәтү өчен кертелгәнме, яки башка сәбәбе булганмы, белмим, һәрхәлдә, 1950 нче елларга кадәр авылда бер килен дә каенатасы белән сөйләшмәгән. Әгәр сөйләшү кирәклеге чыга икән, башкалар, күп вакытта балалар, ягъни, "тәр­җемәче" аша аңлашканнар. Ахыр чиктә, килен кеше поч­мак яктан, үзе күренмичә, пышылдап кына каенатасына җавап кайтарган, яки үз гозерен әйткән. Минем Бикмулла бабайның "тәрҗе­мәче" вазифасын үтәгән чагы күп була.
Минем бабамның атасы белән Рокыя әбием бу йоланы бозучы­ларның беренчеләре булганнар. Өйләнешүләренең беренче көнендә үк Кәлимулла бабай бу хакта килене Рокыяга үзе әйтә һәм алар, бер-берсен хөрмәт итеп, сөйләшеп яшиләр.
Ул чакларда балага исем кушуда да бер тәртип, бер гадәт булган. Әгәр ата кешенең исеме "ллага" тәмамлан­ган булса, ул үзенең улларына һәм оныкларына да шуңа тәмамланган исемнәр кушкан.Үзебезнең мисалны алып ка­раганда да бу бик ачык күренә: Бикмулла, Нәгыймулла, Гыйбадулла, һидиятулла, Гайфулла, Зарифулла, Газимул ла, Шәрәфулла, Хәнифулла, Ярулла, Насырулла, Нурулла, Насыйбулла, Сабирулла, Әһлулла... Яки: Әхмәтҗан, Са-бирҗан, Гадельҗан, Салихҗан, Вәзыйхҗан, Шакирҗан, Шә-Гарифҗан, Фазылжан, Рәхимҗан, Хәмәтҗан...
Кызлар исемнәрен дә шулай нәселдән нәселгә килгән тәртиптә кушканнар. Авылда «җамал»га тәмамланган яки "Биби" гә башланган нәселләр булган. Гөлҗамал, Нур­җамал..., Бибигайшә, Бибисара...
Тагын бер гадәт. Элек балалар арасында муен бизе шешеп авыручылар еш булган. Аны ул чакта "миң авыруы" дип атап йөрткәннәр. Шуның белән авы­ручы баланың исемен вакытлыча "миң" кергән исемгә ал­маштырып торсаң, авыру тиз терелә дигән ырым-гадәт яшәгән. Шуңа күрә авыру баланың исемен "миң" кергән исем белән атап йөрткәннәр дә. Шулай да, баланың төп исем өлеше сакланылган: Әхмәтгали-Миңлегали, Сәетгали-Миңгали, Сәетгәрәй-Миңгәрәй һәм башкалар. Шул авы­ру белән авырып киткәч, терелеп җиткәнче Нурулла бабайны да Миңнулла дип йөрткәннәр.
Балаларга исем кушуда тагын бер ырым сакланылган. Әгәр берәр гаиләдә рәттән берничә ир туып, кыз бала булмаса, соңгы ир балага "адаштырып" исем кушу гадәте булган. Шуннан соң туган бала кыз була, имеш. Бу ырымны безнең гаиләдә дә кулланганнар: Сәлимулла, Ярулла, Насыйрулла, Насыйбулла һәм инде Нурулла исем­ле ир баладан соң, алтынчы булып туган ир балаларына Габделдәян дип исем кушканнар. Шуннан соң җиденче балалары кыз - Гайнур туган. Тагын да шундый мисаллар китерергә булыр иде.Исем дигәч, кушаматлар турында да берничә сүз әйтеп китми булмас. Зур авылларда кушаматсыз кеше булмый диярлек. Безнең авыл да чагыштырмача зур гына авыл­лардан санала. Шуңадыр, байтак кеше кушаматы белән аталып йөртелә. Авылда кушамат бер үк исемдәге ке­шеләрне бер-береннән аеру өчен бирелсә дә, бу кушамат­ларның күбесе нәселдән нәселгә күчеп килә. Безнең Бикмулланыкыларның кушаматы «чүлмәк”
Минем нәселем

Әтием ягыннан нәселем шәҗәрәсе

Риваятьләргә караганда, Яңа Чәчкап авылына хәзерге Кайбыч районының Иске Чәчкап авылыннан өч нәсел күчеп килгән. Боларның берсе Мыек, икенчесе Колый, өченчесе Бүре нәселеннән булган. Яңа Чәчкап авылында табылган, сакланып килгән шәҗәрәләрдән (кайбер шәҗәрәләрдә кайсы бабасының Иске Чәчкаптан күчеп килүе күрсәтелгән) күренгәнчә, бирегә күчеп килүчеләдән соң 7-8 буын алмашынган. Димәк, авылга моннан 250 еллар элек ( 1750 елларда) нигез салынган.
Әтием ягыннан мин исеме югарыда телгә алынган беренчеләрдән Яңа Чәчкапка нигез салучы Мыек нәселеннән. Минем исәпләвемчә, Мыек нәселеннән миңа билгеле булган иң беренче бабам Чуртый (Җүркә) (16-17 гасырлар чигендә Иске Чәчкапта яшәгән. Ә менә дүртенче буын бабам Ишмөхәммәт Яңа Чәчкапка күчеп килгән булырга тиеш. Шулай да Иске Чәчкап авылы тарихын язган Кадыйр Галимов раславынча, Иске Чәчкаптан Яңа Чәчкапка XVI гасырның II яртысыннан күченә башлаганнар. Ләкин моны шәҗәрәләр белән дә, археологик материаллар белән дә, документлар белән дә раслап булмый. (Ә Иске Чәчкап авылына, алда телгә алынган Кадыйр Галимов раславынча, 13 -14 гасрларда нигез салына). Әтием ягыннан борынгы бабаларым турында, кызганычка каршы, язма чыганаклар сакланып калмаган. Шәҗәрәдә Чуртый исеме янында Җүркә исеме дә (бәлки кушаматтыр) күрсәтелү аның үз чорында керәшен (крещённый татарин) булуы турында искәртә булса кирәк. Чыннан да, үз вакытында авылда керәшеннәр булган. Ләкин әби патша (Екатерина 2нче) чорында алар ислам диненә кайтып беткәннәр. Чуртыйдан соң төрки-мөселманча Чурай, Ишмәтләрнең килүе бу хәлнең вакытлы бер күренеш кенә булуын искәртә. Чуртый нәселенә караган бабамнар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Авылның хезмәт яратучы, мактаулы кешеләреннән саналганнар.
Әнием ягыннан нәселем шәҗәрәсе

Әнием нәселе ягыннан Рәхмәтулла шәҗәрәсе 9 буынны үз эченә ала.. Шәҗәрәнең сәяхәте болай : Бикмуллин Кәлимулла бабам- - Зиннуров Бәтгытдин - энесе Якуп (Ош өлкэсе) - Чәчкап - Зиннурова Заһидә - Нәгыймуллина Мөнирә - Бикмуллин Нурулла күчереп ала һәм тулылындыра.
Яңа Чәчкапка Казаннан Рәхматулла исемле укымышлы кеше авылның мулласы булып килә һәм биредә төпләнеп яши башлый. Бу турыда ТРның дәүләт архивындагы 19нчы гасырның 70нче елларында төзелгән “Тәтеш өязе мәчетләре” дигән исемлектә бик төгәл язылган:.
Мәчет­нең имам-хатиб-җәлиле Рәхмәтулла Бикмуллин үз вази­фасын 1845нче елның 11нче апреленнән, ә азанчы Габделҗаббар Аббазов 1863 елдан башлаган (2нче фонд материалларыннан, 820 бит).
Әле Рәхмәтуллага кадәр аның әтисе дә Яңа Чәчкап авы­лында мулла булганы тарих документлары белән рас­лана.
Рәхмәтулла мулланың Мирзаҗан исемле улы Югары Ослан районының Макыл авылында мулла була. Язулы таш куелган кабере шул авыл зиратында. Аның тол калган хатыны Казанга Мәгъҗан Шәфигуллинга кияүгә чыга. Мәгъҗан үлгәч, аның кайбер китаплары Мирзаҗан энесе Хәнәфинең оны­гына - Сәяр Айдаровка, атаклы артист Ситдыйк Айдаров һәм Галия Кайбицкаяның улына күчә. Ул китапта Мәгъҗан кулы белән 1968 нче елда китапның кемнән кемгә күчү тарихы язылган. Беренче хуҗасы итеп дамелла Бикмулла күрсәтелгән. Аннан китап Рәхмәтуллага, Мирзаҗанга, аның хатынына, Мәгъҗанга күчүе әйтелгән.
Моннан башка Яңа Чәчкапта Бикмулланың мулла бу­лып торуын раслаучы тагын бер документ бар. Академик, язучы Миркасыйм Госмановның "Каурый каләм эзеннән" исемле китабында, борынгы кулъязмалар эзләп экспеди­циядә йөргәндә, шунда табылган мәгълүматларга карата яз­маларында бу хакта бер хәбәр бар. Ул Түбән Наратбашы авылында табылган бер кулъязма китапның ахырында ки­тапны күчереп язучы тарафыннан язылган мондый өзек­не китерә: "Ошбу китап мартның егерме өченче көнендә (ә елы юк!), кече җомга көнендә аш, (бәлкем төштер) ва­кытында тәмам булды. Язучы Фәхретдин Биккол дип бе­лерсез. Хәер дога кыласызлар. Ошбу китапны Яңа Чәчкап авылының дамелла Бикмулла мәдрәсәсендә яздым, мин - Фәхретдин. Түбән Наратбашының Биккол угылы".
Димәк, безгә билгеле булган беренче мулла Бикмулла бабай булган. Әле ул мулла гына түгел, дамелла дип тә аталган. Алдагы язудан күренгәнчә, Яңа Чәчкапта ул вакытта мәдрәсә дә булган. Шулай булгач, ул вакытта авылда мәчетнең бу­луы да шиксез. Рәхмәтулланың 1845 нче елдан башлап муллалык итүен искә алсак, аның әтисе 1820 - 40 нчы ел­ларда мулла булган дип уйларга кирәк.
Инде авылдагы муллаларны безгә билгеле Бикмулла дамелладан башласак, аларның муллалык итүләре түбән­дәге тәртиптә була:
1. Бикмулла дамелла - 1845 нче елга кадәр;
2. Аның улы Рәхмәтулла 10.04.1845-12.02.1874.
Рәмәтулланың уллары белемле һәм укымышлы кешеләр булганнар Бер улы - Хәнәфи Казанда, икенчесе - Мирзахан Макылда, өченчесе - минем алтынчы буын бабам Миңнулла Яңа Чәчкапта муллалык һәм мөгаллимлек иткәннәр. Миңнулла, бераз соңрак аның җәмәгате, бик яшьләй вафат булып, Муса һәм Әхсән исемле уллары кечкенәдән ятим калганнар. Авылга читтән яңа мулла булып килгән Бикмулла атлы кеше балаларын үз тәрбиясе астына алып үстергән. Егетләр үсеп җиткәч, ул аларның тормышларын җайлап җибәрергә булыша: икесен дә өйләндереп, йорт-җир өлгертеп, алтышар сарык биреп аерып чыгара. Вәлит, Муса бабайлар бик тырыш кеше булганнар, йорт җирләрен зурайтканнар. Муса бабайның улы Гайса Габделвахит кызы Бәлхис әбигә өйләнә. Бәлхис әби бөтен тирә-юньдә танылган им-томчы, табип булган. Дару үләннәрен оста файдаланучы, теләсә нинди чыккан буынны җайлы гына урынына утыртучы алтын куллы кешеләрдән саналган. Бәлхис әбине улы Бикмулла бик хөрмәт иткән: кабере өстенә таш яздырып куйдырган (1917ел, авылдагы язулы иң беренче таш!). Бәлхис әбидән әлеге һөнәрләрне бабамның әтисе Кәлимулла да өйрәнеп калган. Кул-бармагы чыккан кешеләр аның янына килгәннәр.
Бикмулла бабай, үсеп җиткәч, Ю. Лащи авылыннан Бахтияр кызы Шәмсеҗиһанга өйләнгән. 1886 елда аларның Нәгыймә исемле кызлары туган. Кәлимулла бабайга 4 яшьләр тирәсендә Шәмсеҗиһан әби Ю. Лащига әниләренә кунакка баргач, баладан вафат булып киткән һәм Ю.Лащи авылы зиратына җирләнгән.
Бәлхис әби үзе дә ятим үскән, ире, Гайса бабай да иртә вафат булып киткән. Аңа 4 баланы тәрбияләп үстерергә туры килгән. Гайса бабай Тәтеш төрмәсендә вафат булган һәм Тәтеш зиратына күмелгән булырга тиеш. Уллары Бикмулла, Гыйбадулла һәм Нәгыймулла никадәр эзләп карасалар да, әтиләренең каберләрен таба алмаганнар. Алда әйтелгәнчә, ул заманда мәетләрне күчереп йөртмәгәннәр.
Гайса бабамның ничек итеп Тәтеш төрмәсенә ябылуы турында бабам бик гыйбрәтле хикәят сөйләгән иде.
- Гайса бабай эш сөюче кеше булган, терлеге дә күп, икмәге дә байтак булган. Берничә сугылмаган кибәне һәр елны ындырда кышлый торган булган. Авылда Зари исемле кешенең (Зарипов Шамил әтисе) бер абыйсы, авылда кибет ачып, тиз генә баеп, иркен яшәргә уйлый. Ә кибет ачу өчен акча кирәк, гомерен зимагур булып үткәргән кешенең кесәсе гел такыр икән. Сату өчен товарны Тәтеш купецлары кредитка да бирә, ләкин моның өчен мөлкәтең булырга кирәк, шуны залогка яздырып кына товар алып була. Зимагурга мал-мөлкәт каян килсен. Шулай да юлын таба бу. Тәтешкә бара да: “Минем сукмаган кибәннәрем бар”, - дип, купецның кешесен авылга алып кайтатып, Гайса бабайларның кибәннәрен күрсәтә. Шулай итеп договор да төзелә, товар да алына һәм бу сату итә башлый, товарын да сата бара, акчасын әйләндерә бара. Акчаны товар өчен илтеп бирергә вакыт җитә, ә акча юк! Никадәр таләп итеп тә акчаны китермәгәч, көннәрдән бер көнне авылга унбишләп җигүле ат килеп төшә. Атларын турыдан туры Гайса бабай ындырына борып, кибәннәр янына килеп туктыйлар. Йөкчеләр барысы да береннән бере таза, озын буйлы Чинчурин урыслары икән. Купецның приказчигы белән кылыч таккан исправник та килгән. Менә атларын көйләп йөкче урыслар кибәннәр, көлтәләрне чаналарга ыргыта да башлыйлар.
Бу хәбәр тиз генә Гайса бабайга килеп җитә. Ул аннан моннан гына киенә дә ындырга чаба. Гәҗәп бит! Көпә-көндез әллә нинди урыслар аның кибәннәрен төяп яталар! Гайса бабай кычкыра-кычкыра ындырга килеп җитә дә беренче күргән урысның кулыннан сәнәген тартып алып, кибән төяүчеләргә ташлый. Урыслар эштән тукталып калалар. “Нигә тузына бу кеше, нишләмәкче була бу, монда аның ни эше бар?”, - диләр, күрәсең.
Гайса бабай каршына исправник килеп чыга, аңа аңлатмакчы була. Ә Гайса бабай тыңламый да. Хәер тыңласа да берни аңламый. Русча бер сүз дә белми бит ул! Ул урысларга һөҗүм итүен дәвам итә. Шуннан соң, арт ягыннан килеп, исправник аны тотып ала һәм сәнәген суырып кырыйга ыргыткач, Гайса бабайны бәйләргә куша. Күз ачып йомганчы, Гайса бабайны бәйләп тә ташлыйлар. Гайса бабай, кибәннәрнең аныкы икәнен, аларны алып китәргә кемнең дә хакы юклыгы турында кычкырып ятуына беркем дә әһәмият бирми, урыслар кибәннәрне төяүне дәвам итәләр. Күрәсең, урыслардан да Гайса бабайның татарча әйткән сүзләрен аңлаучы булмый.
Шулай итеп, кибәннәрне төяп бетерәләр, исправник арбасына Гайса бабайны да салып, Тәтешкә китеп тә баралар.
Гайса бабайны сәнәк белән янаганы өченме, әллә теге “зимагур кибәннәрен” төятмәве өчен гаепләгәннәрме, һәрхәлдә аны төрмәгә ук ябып куйганнар. Күпме яткандыр ул төрмәдә, суд булганчы ук шунда акылдан яза һәм үлеп китә.
Бабам Бикмуллин Нурулла районыбызның бик хөрмәтле кешесе иде. Ул Буа районының Яңа Чәчкаб авылында җиде балалы гаиләдә туып үскән. Авылда җиде классны тәмамлагач, Казан мех техникумына укырга керә. Ләкин аны тәмамлау насыйп булмый. Бернече курс өчен соңгы имтиханнарын тапшырып йөргән көнне сугыш башлана. Икенче курста бер ай укыгач, техникумның барлык укучыларын да оборона эшләренә - Апас районына окоп казырга җибәрәләр. 1941-42 елгы зәһәр суыкларда Нурулла бабай салкын тидереп авырып китә. Һәм аны туган авылына озаталар. Авырудан терелгәч, аны авыл Советы сәркатибе итеп куялар.
1942 елда Буа хәрби комиссариаты 1925 елда туган егетләрне хәрби хезмәткә өйрәтү пункты оештыра. Бу өйрәнүләргә тирә-яктагы Әхмәт, Кыр Тәүгелдесе, Аксу, Югары Лащи, Тутай, Чуаш Аксуы авылы егетләре дә килеп йөри.
1942 елның декабренә призывникларны армияга алу башлана. Авылның 18 егете белән Нурулла бабай да фронтка алына. Аларны Мари урманнарындагы Суслонгер лагерена җибәрәләр. 8 айга якын шунда ачлыктан , авыр хезмәттән интеккән солдаттларны 1943 елның августында фронтка озаталар. Бик күпләр әлеге яманаты чыккан лагерьда - фронттан бик еракта мәңгелеккә ятып калалар.
Ул чакта Курск-Орел тирәсендә немец-фашист гаскәрләренә каршы канкойгыч сугышлар бара. Нурулла бабайлар хәрби эшелоны шунда юл тота. Болар часте дошманны эзәрлекләп көненә 25-30 чакрым юл үтә һәм Днепрга кушылучы Десна елгасына килеп җитә. Биредә немец гаскәрләре оборонага күчәләр, өстәмә көчләр туплыйлар. Безнең гаскәрләр туктап кала.
Менә шунда Нурулла бабайлар полкын Орел-Курск дугасы сугышларында сирәгәеп калган 211 нче укчы дивизиягә кушалар. Нурулла бабайны пулеметка икенче номер итеп билгелиләр. Шунда ук дошманга каршы безнең гаскәрләрнең һөҗүме башлана. Немецлар нык торалар, үз позицияләренә якын да җибәрмиләр, безнекеләрне көчле ут ачу белән каршылыйлар. Берничә көнгә сузылган атышлардан соң, немецлар һөҗүмгә күчә. Алдан танклар килә. Безнекеләр аларга каршы ут ача. Нурулла бабай пулеметтан танкларга ышыкланып килүче немец автоматчыларына каршы кургаш яудыра. Немецларның өч атакасы кире кагыла. Бу сугышта авылдашларыннан Гыйматдин Камалов һүм Гаязетдин Йосыпов ике немец танкын сафтан чыгаралар. Ләкин сугышта үзләре дә һәлак була.
Берничә көннән Нурулла бабай дивизиясе һөҗүмгә күчә. Немецлар Десна елгасының аръягына алып ташлана.
Чернигов шәһәрен дошманнан азат итү һәм Десна елгасын кичү өчен сугышлар башлана. Каты сугышларда 211 нче укчы дивизия зур батырлыклар күрсәтә. Чернигов шәһәре дошманнардан азат ителә. Мәскәү бу җиңүне салют белән билгеләп үтә һәм 211 нче укчы дивизиягә Чернигов исеме бирелә. Инде Десна елгасын кичү өчен көчле сугыш башлана. Нурулла бабайлар сал ясап, пулеметларын шунда урнаштырып ут һәм немец самолетларның бомбалар ташлавы астында Деснаны кичәләр.
Чернигов шәһәрен алганда, Деснаны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Нурулла бабайларның пулемет расчеты хәрби билгеләр белән бүләкләнә. Нурулла абый беренче бүләген - “Батырлык өчен” медален шунда ала.
Анан соң Днепрны кичү өчен сугышлар башлана. Биредә аларга Белоруссия партизаннары ярдәмгә килә. Шулай да Днепрны кичү җиңелдән булмый. Нурулла бабайлар елганы кичүче гаскәрләрне пулемет уты белән каплап торалар. Икенче “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале бабама шуның өчен бирелә.
Менә Припять елгасын кичү өчен яңа сугышлар. Дошман нык тора. Көне-төне безнең гаскәрләргә өстән бомба, снаряд, мина яудыра, танклар ярдәмендә атакага ташлана. Шундый каты сугышларның берсендә, Чернобыль шәһәренә җитәрәк, пулемет тирәсендә шартлаган снаряд кыйпылчыкларыннан бабай каты яралана һәм тылга озатыла. Ул Васильевода,(киләчәктә үзе яшәячәк поселокта) госпитальдә дәвалана. Бүленгән укуын дәвам итеп, Тәтеш педогогия училищесын, Казан педогогия институтын, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Ике дистә елга якын туган авылында балалар укыта. 25 елга якын Васильево бистәсендә укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Гомеренең азагына кадәр бабай газета, журналларга төрле темаларга багышлаган бик күп мәкаләләр язды. Авыл тарихына багышланган “Туган туфрак җылысы” китабын бастырып чыгарды., Васильево бистәсенгдә Ветераннар советы рәисе вазифасын башкарды.
Йомгаклау

Нәселем шәҗәрәсен өйрәнеп чыкканнан соң, мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
- Миңа билгеле булган шәҗәрәләр (Рәхмәтулла, Чуртый) шактый ук ерак тарихка (16нчы йөз азагы) барып тоташалар...
- XIX гасырларга кадәр исемнәр төрки татар теле нигезендә ясалганнар (Чуртый, Чурай).
- XIX гасыр башларыннан төрки татар стихиясенә буйсындырылган гарәп фарсы исемнәре (Ишмәт) кулланылган.
- Совет чорында рус, француз, немец исемнәре дә еш очырый.
Әлеге хезмәтне эшләү барышында мин төрле чорда язылган шәҗәрәләргә мөрәҗәгать иттем, күрәсең, төрле шәҗәрәләрне өйрәнү бабамнар яшәгән төбәкнең, авылның кешеләрен, аларның шөгыльләрен, эш-гамәлләрен, төрле чорда илебез, республикабыз тарихына алар керткән лаеклы өлешне тирәнтеп аңларга ярдәм итте. Бабаларым үз вакытында үрнәк кешеләр булып яшәве , халкыбыз, илебез өчен күңел биреп хезмәт итүләре мине дә киләчәк турында уйланырга, үземнән соң килгән буыннар сагынып сөйләрләк эшләр, истәлекләр калдырырга рухландырды. Аяныч, бүгенге көнге буын үзләренең рухи тамырларын - шәҗәрәләрен белми үсә, ә бит үткәнне белмичә киләчәккә бару - мәгънәсезлек. Без, яшь буыннар, моны яхшы аңларга тиешбез.
Файдаланылган чыганаклар һәм әдәбият

Архив чыганаклары
ТР дәүләт архивы. Тәтеш өязе мәчетләре. фонд2, оп 2, 820нче бит

Бастырылган чыганаклар
1.Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. Татарстан китап нәшрияты, 1995.
2.Тау ягы татар авылларында патша хакимиятенең чукындыру сәясәте. “Яшел Үзән” газетасы, №149-150, 1998
3.Бикмуллин Н. Туган туфрак жылысы. Казань, 2000 .
4.Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1994
5.Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Казан, 1975.
6.Саттаров Г.Ф.Татарстан АССРның антропонимнары. Казан. КДУ нәшрияты,1973.7.Хисамиева Г. Абыем – горурлыгым. “Ватаным – Татарстан” газетасы, 2001

Посетители

free counters