tag:blogger.com,1999:blog-8522297438025449232024-02-08T02:46:59.444-08:00Мой блогСәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.comBlogger8125tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-84880613035707108972011-04-25T09:12:00.000-07:002011-04-25T09:12:15.210-07:00Тукай һәм Тау ягы
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Тукай фәнендә Тукайның төрле төбәкләр белән бәйләнеше шактый яхшы билгеле. Бөек шагыйрьнең Арча якларында туганлыгын, Җаекта егет булып җитлеккәнен, Петербургта да булганлыгын һәр мәктәп укучысы белә булса кирәк. Минем әлеге эшнең максаты Тукайны Тау ягы – Җәбәлестан, аерым алганда Яшел Үзән төбәге белән бәйләргә тырышып караудан гыйбарәт. Чөнки Тукай 1910 нчы елда үзенең дусты Гыйззәтулла Галиәкбаровларда – Яшел Үзәннең Мулла Иле авылында кунакта була. Тукайның сөекле апасы Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы Хәбибуллина(1877 -1956) да безнең райондагы Бәчек авылында яшәгән, аның кызы Өммөһания Әхмәтсафа кызы Хәбибуллина (1903 - 1975) Бәчектә мәктәп директоры булып эшләгән. Бәчек зиратында аларның каберләре мәңгеләштерелгән .
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Тукай Мулла Илендә
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.05pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">1906нчы елда Мулла Илендә, Зөя өязендә беренче булып, башлангыч рус-татар мәктәбе ачыла. Аның беренче укытучысы – шушы авыл кешесе Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров була (кушаматы Карапай).<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Гыйззәтулла Мулла Илендә туып-үскән, авыл мәктәбенә йөргән. Алдынгы карашлы әтисе Хәйрулла абзый улын Казанга китереп Госмания мәдрәсәсенә биргән. 1901нче елда ул Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУШ) күчә. Биредә татар теле белән бергә рус телен дә камил белү дәрәҗәсенә ирешә. Исәпсез-хисапсыз җәмәгать эшләре алып бара. Авылда крестьяннар мәнфәгатьләрен кайгырта. Шул җәһәттән алпавытлар, адвокатлар, муллалар, депутатлар янына барып, авыл кирәкләрен юллап йөри. Ачлык вакытларында порофессор Васильев белән бергә мөселман авылларында ашханәләр ачуда катнаша, фәкыйрьләргә казнадан икмәк һәм акча тараттыра. Халыкның ихтыяҗы төшкәндә, казнадан акча алып торыр өчен, “вак бурыч” җәмгыяте ачтыра. Аның иң әһәмиятле эше – Мулла Илендә рус-татар мәктәбе ачу һәм балаларга тирән белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү. Ул Мулла Илендә кызлар мәктәбе дә ачарга ниятләнеп йөргән, ләкин бу максатына ирешә алмый калган: 1911нче елның 14нче гыйнварында, бик кыска гына вакыт авырып үлеп киткән.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Аның белән Казанда бергә укыган якын дусты Шакир Мөхәммәдьяров (1883-1967) – күренекле җәмәгать эшлеклесе, публицист (аның турында “Татар энциклопедиясендә язылган) Г.Галиәкбәровның үлеме турында “Вакыт” газетасында (22нче февраль, 1911нче ел) “Искә төшерү” дигән некрологта мондый юллар бар: ”Кешелек җәһәтеннән Гыйззәтулла киң табигатьле, күркәм холыклы, һәрдаим көләч йөзле, һәркемгә йомшак сүзле, ышанычлы иптәш вә фидакарь дус иде. Аның гомерендә бер дошманы булмагандыр... Укымышлы, эшлекле, каһарман йөрәкле Гыйззәтулла... Син Тау ягында яктылык орлыгы чәчүчеләрнең беренчеләреннән идең. Бу орлыклар кара вә үсемлекле туфракка төшкәндер дип ышанам. Ашлык уңар. Синең эзеңнән баручылар Тау ягының чәчәк атып, башак тутырып, дулкынланып утырганын да күрерләр”. (К.Шәкүров “Тау ягының мәшһүр затлары”. “Яшел Үзән” газетасы, 27.04.2007, №49-50) Шакир Мөхәммәдьяровны Тукай яхшы белгән, Казанда аның белән гел аралашып яшәгән. 1912нче елның апрелендә Петербургка баргач та, көннәрен аның белән үткәрә. Бу вакытта Шакир әфәнде Петербургта чыга торган “Нур” газетасында (1905-1910) эшли торган була. Тукай да бу редакциягә кереп йөри. Аның редакторы Сафа Баязитов, газета хезмәткәре Кәбир Бәкер, ниһаять, әлеге газетаны чыгаручы Петербург мулласы, атаклы дин эшлеклесе Муса Бигиевләр Тукайны бик хөрмәт итәләр. Тукай Петербургтан кайткач язган “Мәкаләи махсуса” дигән очеркында Шакир әфәнде турында бик яратып яза: “Шакир әфәнде Мөхәммәдьяров килеп чыкты!” – дип, аны Петербургта күрүенә шатланып туймый. Әлбәттә, алар үзләренең ихлас дуслары Мулла Иле авылының сөекле зыялысы Галиәкбәров турында да искә алмый калмаганнар. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Казанның алдынгы зыялылары эчендә кайнап, татар халкының бәхете өчен армый-талмый көрәшүче Гыйззәтулланың Габдулла Тукай белән бик тиз аралашып китүе бик табигый. Тукай үзе дә нәкъ менә шундый кешеләргә тартылган. 1910нчы елның җәендә Гыйззәтулла бөек шагыйрьне Мулла Иленә кунакка алып кайта. Алар авылга Кала капкасыннан килеп керәләр (ул вакыттагы Казанга йөри торган урам әле хәзер дә Кала капкасы урамы дип йөртелә). Гыйззәтуллаларның йортлары түбән баш мәчете янәшәсендә генә – Олы урамда була. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Тукай Гыйззәтулла йортында бер кич куна. Укыту тәртипләре белән таныша. Ул бит мәктәп өчен дәреслек язган кеше дә. Тукай түбән баш мәчетенә дә кереп чыга. (Мулла Иле мәчетендә 1909нчы елда чыккан Тукай төзегән әдәбият хрестоматиясе саклана. Ихтимал, аны Тукай биреп калдыргандыр) Шагыйрь бу мәчетнең 1873нче елда төзелүен һәм Мулла Иленә тарихи материаллар җыярга килгән Каюм Насыйриның яңа мәчеткә кереп картлар белән сөйләшеп утыруларын белә. Әлбәттә, <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовлар (Гайнан Вәисов үзе бу вакытта сөргендә була) турында да искә алалар. Г.Тукай ш<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">ушы мәчетнең имам хатыйбы <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Вәлихәйдәр хәзрәт (Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләренең дәвамчысы) белән дә фикер алмаша. Вәлихәйдәр хәзрәт Тукайга Шиһабетдин Мәрҗани турында да тәэсирләнеп сөйли. Тукай “Шиһап хәзрәт” шигырен язганда, Мулла Иле мулласы сөйләгәннәр дә аның күңеленә килеп торгандыр. <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Вәлихәйдәр Котлыәхмәтов – татар тарихында билгеле шәхес. Менә аның турында нәрсәләр язылган: “ XIX гасыр эчендә татар муллаларының иң көчлесе, иң галиме, татар мөселманнарын “саф” көендә саклау юлында бертуктаусыз хезмәт иткән кешеләрнең беренчесе – шөбһәсез, Шиһабетдин Мәрҗани иде. Аннан соң аның юлын дәвам иттерүчеләр: Лаеш өязендә Борһан мулла Габдеррафиков, Сергач өязендә Сабачай авылында Шәрәфетдин Кәлимуллин, Минзәлә өязендә Тәкәрмән авылында Хөснетдин, Зөя өязендә Ачасыр авылында Гыйрфанетдин Сәгъдетдинов һәм шул ук өязнең Мулла Иле авылында Вәлихәйдәр иде. Вәлхәйдәр мулланың кулында Мәрҗанинең күп кулъязмалары сакланган”. (Газыйм Мансуров. Беренче революция елларында татарлар. – Мәскәү: СССР халыкларының Үзәк нәшрияты, 1926нчы елда чыккан китаптан.)
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.2pt; line-height: 150%;">Мәктәп бинасы эчендә (ә мәктәп – Гыйззәтулла Галиәкбәровлар йорты) укытучының яши торган <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">бүлмәсе дә була. Тукай шул бүлмәдә кич кунган һәм үзенең сәер гадәте буенча стенага шигырь дә язып калдырган<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> . Кызганычка каршы, халык хәтерендә ике генә юлы калган:<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Мужик <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">үрә чабата,
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Үрә-үрә таң ата.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Иртәгесен иртүк <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Гыйззәтулла Галиәкбәровның әтисе <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Хәйрулла абзый аларны Зөя каласына озатып куйган. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.35pt; line-height: 150%;">Читтәге бик күп <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.35pt; line-height: 150%;">өяздә,<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> күр, авыллар яктыра,
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.3pt; line-height: 150%;">Пар, тату йолдыз <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.3pt; line-height: 150%;">кеби,<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> школ белән мәктәп тора. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.25pt; line-height: 150%;">Бу ике дус, берсенә <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.25pt; line-height: 150%;">чөнки<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> аларның берсе тиң,
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.3pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.4pt; line-height: 150%;">Бертигез тәгълимнәре дә:<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> берсе – дөнья, берсе – дин.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.4pt; line-height: 150%;">(Г.Тукай. Әсәрләр, 1968,<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> 337нче бит).
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Бөек шагыйрь үзенең бу шигырен, әлбәттә, шушы сәяхәттән соң язган. Тукай милләтнең мәгърифәтләнә баруын – авылдагы татар балаларының да рус телендә иркен аралаша алуларын үз күзләре белән күреп бик сөенгән. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Бөек Тукайның үзен күреп белгән мәчет хәзер дә исән-сау, бөтен авылга иман нуры таратып эшләвен дәвам итә. Авылга Тукай килеп кергән урам хәзер дә Кала капкасы урамы дип атала, Тукай йөргән иң озын урам Тукай исемен йөртә. Тукай урамы белән параллель рәвештә Вәисовләр урамы сузыла. Бөек шагыйрь бу урамда да йөргән һәм Вәисовләр яшәгән урында тукталып уйланып торган. 1908 елда иҗат иткән "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында ул бит менә шушы Мулла Илендә туып үскән аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовлар (милли азатлык хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре) турында да язган. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.45pt; line-height: 150%;"> "Печән <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.35pt; line-height: 150%;">базары, яхуд Яңа Кисекбаш" по<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">эмасындагы Дию образы
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> XX гасыр башында Россиядә татарларның милли-азатлык хәрәкәтләре киң колач алды. Шуларның иң дәвамлысы һәм каталулысы вәисовчеләр исеме белән бәйле. Бу хәрәкәт 1860-1922нче елларны үз эченә ала. Әлеге хәрәкәтнең җитәкчеләре аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисовләр байларга , ярлыларга бүленмәгән гадел җәмгыять төзү максатын куйдылар, шул ук вакытта ислам динен сафландыру һәм һәртөрле бозулардан саклау өчен көрәш алып бардылар.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Габдулла Тукай шушы вәисовчеләр хәрәкәтенең күренекле җитәкчесе Гайнан Вәисовны үзенең “Яңа Кисекбаш” поэмасында Дию пәрие итеп сурәтләгән. Шулай сурәтләү өчен Тукайның Гайнанга карата шәхси ачуы да булган. Чөнки 1907нче елның көзендә, Казанга килгәч, ул сабый чагында Казанда үзен асрамага алып тәрбия иткән кешеләрнең берсе – “әнисе”нең әле исән икәнлеген белеп ала һәм аңа сөенеп күчтәнәч илтә. Г.Тукай бу хәлләр турында апасы Газизә Госмановага язган хатында сөйли, хатта “Казаннан тапкан әнием” дип, ул Мөхәммәтвәли хатыны Газизәне атый. Тукай хатында мондый юллар бар: ”Яңа бистәдә җимерек кенә җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдән бер көн мин, ничектер, шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде. Вакыт төн иде. Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген танып:”Исәнме, әни”, - дип күрештем. Ул кулын бирде дә:”Син дә сәламәтмени соң әле?” – дип <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым. Соңыннан сорашып белдем ки, әнинең мин барындагы ире (тегүче Мөхәммәтвәли, автор искәрмәсе) үлгәч, әни (Мөхәммәтвәли хатыны) Баһави ишәк (Баһаветдин Вәисов – Гайнанның әтисе) мөридләреннән берсенә барган икән. Ул мөрид мине намәхрәм дип былгылдап, мине әни берлә күрештермәскә карар биргән икән. Шул сәбәпле әни, төнлә берлән генә үзенең мөриденнән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчтек. Шул заманда әни мине:”Угылым, саклан, тәүфикъ<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">лы бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер,” – дип үгетли иде. Әби ( Газизәнең әнисе) шунда:”Кызым, зинһар, тизрәк кайт. Кияү бик тар холыклы кеше, монда килеп, әллә ниләр куптарыр”, - диде. Әни миңа:”Әмма әүвәлеге әтиең исән булса иде!” – дип, бу иреннән риза түгеллеген сөйли иде. Мин дә шундый уңмаган мөридкә эчемнән дошманлык саклый идем. Бу эш Корбан бәйрәменең 3нче көннәрендә иде.(Г.Тукай.Әсәрләр,IV том, 1-77,300нче бит, хат 1908нче елның 27нче мартында язылган. Тукай Җаектан Казанга 1907нче елның октябренда килә. Корбан бәйрәме 1908нче елның 1нче гыйнварында булган.) Хатта шундый юллар да бар: <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">“Мин гарәфә көнне әнигә кеше аркылы бүләкләр җибәргән идем, шунда әтигә күлмәклек, ыштанлык җибәргән идем. Шуның өчен ул мөрид минем аның өенә баруыма риза булган”. Ләкин Тукай мөридне күрә алмый торган халәттә була, өенә бармый. Тагын берничә айдан инде ул бу мөридләрнең юлбашчысы Гайнанны, Дию пәриенә әйләндереп, “Кисекбаш” поэмасын язачак. <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Ләкин Тукай белән Гайнан Вәисовны бер-берсенә дошманнарча капма-каршы куярга кирәкме икән? Алар арасында фикер бердәмлекләре бик күп бит. Иң мөһиме: икесе дә бөек Толстойга мөкиббәннәр. Гайнан Вәисовны Толстой үзенең Ясная Полянасында 1909нчы февралендә өч көн кунак итә. Өч көн буена милләтләр язмышы турында гапләшәләр, бөек язучы изге Коръән турында ихласланып фикер алыша. Гайнан Вәисов үзенең пәйгамбәребезгә 32нче буын кардәш булуы турында әйткәч, Толстой бик гаҗәпкә кала. Бөек язучы кадерле кунагын “Колач җәегез, үсегез, чәчәк атыгыз”, - дигән сүзләр белән озатып җибәрә. Бу сүзләр генә дә күп нәрсә турында сөйли.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.25pt; line-height: 150%;"> Якташыбыз, тарих фәннәре доокторы, профессор Рәмзи Вәлиев (Яшел Үзән районы Карашәм авылында туган) үзе<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">нең хезмәтләрендә Тукайның Вәисиләргә карашының үзгәргәнлеген исбат итте. Эш шунда: Тукай Казанга кайткан вакытта <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Казан карагруһчылары чын-чынлап Гайнан Вәисовкә һөҗүм оештырып яталар. Гайнан Вәисовне кеше хатынын урлауда гаеплиләр (Тукайның “Кисекбаш”ында да Дию Кисекбашның хатынын урлый). Гайнан Вәисов Мулла Иле кызы Бибисайранга өйләнгән. Бибисайранның әтисе Гайнетдин ягыннан әле бүген дә Мулла Илендә күп кенә туган-тумачалары яшәп ята. Гайнан белән Бибисайранның уллары Мәхмүт һәм Мидхат (“Тукай, әтине аңлап бетермәү аркасында, урынсызга аны Дию итеп сурәтләгән”, дип, гаделлек таләп итеп, обком юлларын күп таптаган кеше) Мулла Иленә еш кайтып йөриләр. Мулла Иле халкы хәтерендә Гайнан намуслы ир һәм бала җанлы әти буларак кына саклана. 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Гайнан Вәисов турында Казанда ялганнар күп таратыла. Хәтта махсус китаплар нәшер итәләр. Казанга яңа гына кайтып, Вәисовчылар хәрәкәтенең чын асыл мәгънәсен аңлап бетермәгән Габдулла Тукай үзе көн дә күреп йөргән “Печән базары” гайбәтчеләре тәэсирендә «Печән базары, Яхут яңа Кисекбаш» поэмасында Гайнан Вәисовне Дию образында күрсәтә. Дию кичен зина кылып, көндез изге булып йөрүче сәүдәгәрнең хатынын урлаган (Казан карагруһчылары гайбәте), аның башын кискән. Тукай, килеп туган шушы мәсьәләне чишә алучы, бөтен бәлаләрдән коткаручы кеше итеп, Печән базары әһелләре милли батыр дәрәҗәсенә күтәргән гади бер цирк көрәшчесе Карахмәтне күрсәткән. Шулай итеп, шагыйрь кызыклы һәм гыйбрәтле образлар тудыра. Пародиядә татарның кара көчләре – җәмгыятьтә өстенлеккә дәгъва итүче буш кешеләр – печән базары яклылар җиңеп чыккан кебек күренсә дә, чынбарлыкта Тукайның сатирасы тантана итә. Чынбарлыктагы Гайнан Вәисов шушы киң колачлы сатираны тудыруга башлангыч бер этәргеч кенә булып торган. Сүз дә юк, Дию образы бик чиркангыч сыйфатлардан тора. Шулай булса да, Тукай әсәр ахырында аны юк итми, матур гына өенә кайтарып җибәрә. Игътибарлы укучы аңлый булса кирәк, әсәр логикасыннан Тукайның бозык Печән базары әһелләрен Дию аша җәзага тарттырырга тырышуы ачык күренә. Һәрхәлдә Тукай Печән базарының бозыклылыгына Казанда гыйлем йортын ачкан вәисовчеләрне каршы куйган. Шунысын да әйтергә кирәк, Гайнан Вәисов үзенең өендә әтисе китаплары белән беррәттән Г.Тукайның “Печән базары..” китабын да кадерләп саклаган. Патша охранкасы Тукайның “Печән базары”н эзәрлекләп йөргән. 1909 елның 9нчы мартында Г Вәисовның йортында тентү үткәрелгән вакытта Тукайның “Печән базары...” китабына да арест салына. (УсмановаД.М.Мусульманское “сектанство” в Российской империи – Казань, 2009, 345б.) Бу яктан караганда, алар икесе дә бер үк язмышка дучар ителә. Соңгы максатлары икесенең дә бер үк: милләтне бәхетле итү. Берсе шигърияте белән, икенчесе үзенең сәяси юлы белән. Бер сүз белән әйткәндә, Г.Вәисов Г.Тукай
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Поэма язылып, бер ел үткәннән соң шагыйрьнең фикере Гайнанга карата шактый уңай якка үзгәрә. Һәм Тукай “Кисекбаш”ка гыйлава (өстәмә)“<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman";"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">яза.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп, 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Шунда Сәргаскәр үзенчә бер горур 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Берлә гаскәргә карап читтә торыр
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай, 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Аз гына мәгърурланып тордым, бугай.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Буш вакытта рәткә тезгән җырларым 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Булса, сафланды, димен, гаскәрләрем.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Көлкеле чыкты: я<span style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">рарлык ул ягы, <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Әмма бик яхшы түгел гармонь ягы.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Сарт китабыннан алынган үрнәге, 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Назмы шуннан бик мөкәммәл булмады.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Мөнтазам булсынмыни соң гаскәрең, 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Алгач үрнәккә Бохара гаскәрен!
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; letter-spacing: -0.4pt; line-height: 150%;">(Г.Тукай. Әсәрләр, 1968,<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> 459нчы бит).
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Шагыйрь, «Кисекбаш»ка бәя биреп: поэма көлке булып чыкса да, «әмма яхшы түгел гармонь ягы», ди. Әлбәттә, монда гармонь турында түгел, ә поэманың эчтәлеге турында сүз бара. Шагыйрь фикеренчә, монда чынбарлык дөрес итеп чагылдырылмаган. “...гыйлава”сында Тукай Дию турында түгел, ә Сәргаскәр турында яза. Сүз дә юк әлеге Сәргаскәр – гаскәр башлыгы — Сардар. Сардар — Гайнан Вәисовның титулы. Җитәкче, командир, юлбашчы дигәнне аңлата. Поэманың ни өчен уңышсызрак чыкканына да Г. Тукай үзе ишарә ясап, бөтен бәла Бохарадан үрнәк алудан ди. Поэманың үрнәге Сарт китабыннан булса, гаскәрнең дә үрнәге Бохара икәнлеге ап-ачык итеп әйтелгән бит. «Тәртипле булырмыни соң гаскәрең, алгач үрнәккә Бохара гаскәрен». Менә боларны искә алу Г. Тукайның вәисовчеләргә булган карашын дөрес итеп анализларга мөмкинлек тудыра. Бу үзгәрешләр Гайнан Вәисовнең бөек рус язучысы, дөреслек, гаделлек эзләүче Л. Н. Толстой белән очрашуы вакытына туры килә. Бу очрашу – ул чорда нәшер ителгән китапларда да язылган. Шуңа күрә бу турыда Г. Тукай хәбәрдар булмагандыр дип әйтеп булмый. Шагыйрьнең Л. Н. Толстойга булган хөрмәте, ихтирамы билгеле. Л. Н. Толстойның үлеме шагыйрьне кайгыга сала. Ул «Мөбарәк тәсбих өзелде» астында мәкалә нәшер итә:
«Ушбу яздырды нәсрән вөҗданымның көчләүе, 
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">мәсьәлә бик зур сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве»,—
ди шагыйрь. Ул «быел табигатьнең бөтенләй үзгәрүен, көзнең килә алмавын, җылы якка кошларның китмәвен — аларның нәрсәдер «табигатькә ят бер» хәл буласын белгән кебек ди... Толстой вафат булды. Кояш йөзен чытты. Аглады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән бозландылар... караңгы, күңелсез, салкын», — ди.<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> (<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Вәлиев Р.К. Өзелгән дога. “Гасырлар авазы”, 2002, № 9,<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> 22-23)<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Художник Мансур Рәхимов (хәзер бик олы яшьтә , Казанда Адоратский урамында яши) “Толстой һәм Гайнан Вәисов” дигән картинасы бар. Бу картинаны бүген Тукай күрсә, нәрсә әйтер икән? <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> Габдулла Тукайның бөеклеге шунда: ул әсәрләрендә дә, тормышында да беркайчан да алдашмаган, һәрвакыт дөресен язган. Күргәнебезчә, "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын басмага чыгарып бер ел үткәч тә, Тукай “...гыйлава”сында пародия эчтәлегенә яңача карый. Ялгышканлыгын аңлый. Һәм ялгышын төзәтә. Минемчә, Тукайның Мулла Иленә кайтуының бер сәбәбе Вәисовларны дөньяга китергән авылны күреп кайту теләге дә булгандыр. Әдәбият дәреслекләрендә бүгенге көнгә кадәр “Печән базары...” поэмасын, Вәисовчеләр хәрәкәтен читләтеп, бер яклы гына аңлатуны Тукайга карата булган бик зур гаделсезлек дип кенә билгеләп була. Тукаебыз, иҗатын дөрес, объектив бәяләгәндә генә, бөек булып калачак.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;"> <span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Файдаланылган әдәбият
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">1.Вәлиев Р.К. Өзелгән дога. “Гасырлар авазы”, 2002, № 9.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">2.Мансуров Г. Беренче революция елларында татарлар. – Мәскәү: СССР халыкларының Үзәк нәшрияты, 1926.<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">3.<span style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Нурутдинов Ф. Жизнь Сардара<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">.”<span style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">Комсомолец Татарии<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">”,<span style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">9 июль, 1989.<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">4.Сәйфетдинов Р.Г. Мулла Иле – изге җир, “Мәгариф” <span style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">журналы, 1996,№11.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">5.Сәйфетдинов Р.Р.Гаделлек корбаннары.”Яшел Үзән” газетасы,2002, №60.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">6.Татар әдәбияты тарихы. – Казан,1986.
7.Тукай Г. Әсәрләр, - Казан, 1968.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">8.Тукай Г.Әсәрләр,IV том, - Казан, 1977.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">9.УсмановаД.М.Мусульманское “сектанство” в Российской империи – Казань, 2009.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">10.Шәкүров К. Тау ягының мәшһүр затлары. “Яшел Үзән” газетасы, 2007, №49-50.
<span lang="TT" style="font-family: "Times New Roman"; font-size: 14pt; line-height: 150%;">11.Яхин А.Г. Әдәбият. - Казан, 2008/
Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-74350306185206946802010-04-07T00:24:00.000-07:002010-04-07T01:39:28.512-07:00Гуманитар предметларны укытуда электив курсларның әһәмиятеБүгенге көндә мәктәп укытучысы белем бирү максатларын һәм чараларын билгеләүдә тулысынча ирекле. Ә менә дөрес итеп максатлар билгели белү һәм әле үзләренең максатлары булмаган укучыларга белем бирү ифрат авыр эш.
Сәгатьләр саны кыскара барган шартларда, тарих предметын балаларга өйрәтү фактлар, даталар, ниндидер билгеләмәләр өрәнүгә генә кайтып калырга мөмкин. Сонгы елларда һәрбер предмет буенча дистәләгән төрле дәреслекләр басылып чыгу да укытучы алдына җитди сайлау бурычы куя. Мәктәпләрдә электив курслар кертелү укытучыга белем бирү материалын үзләштерү белән беррәттән, укучыларда мөстәкыйль эшчәнлек сәләтләрен формалаштыру, алган белемнәрне гомумиләштереп, киләчәктә иркенләп куллана белергә өйрәтүгә законлы мөмкинлекләр ача. Чөнки гуманитар белем иң беренче чиратта укучыларны гамәлләре өчен җавап бирергә, тормыш проблемаларын чишәргә, үзләренең киләчәк тормышларын планлаштыра белергә өрәтергә тиеш. Күренекле педагог, мәгърифәтче галим Р. Фәхретдинов үзенең укытучыларга булган киңәшләрендә юкка гына баланы бүгенге көн өчен түгел, ә бәлки киләчәк өчен әзерләргә кирәк дигән фикер үткәрмәгән. Иң мөһиме, укучыларны үз асылларын, тамырларын аңлап, шушы нигездә киләчәк тормышларын дөрес төзергә өйрәтү.
“Татарстан тарихы” белем бирү эчтәлегенең милли региональ өлешен тәшкил итүче мөһим бер предмет булып санала. Х сыйныфлар өчен мин элеге предмет эчтәлеген тирәнәйтү, укучыларга туган төбәгеңнең, үз гаиләңнең тарихи-мәдәни мирасы үзенчәкләрен үзләштерүдә ярдәм итү максатыннан “Яшел Үзән төбәгенең тарихи-мәдәни мирасы” һәм “Минем гаиләм шәҗәрәсе” исемле электив курс программалары төзедем. Әлеге курсларда укучылар базис уку планында каралмаган, ләкин аларның шәхес булып формалашулары өчен бик кирәкле булган белем һәм күнекмәләргә ия булу мөмкинлекләре алалар. Сер түгел, укчыларыбыз (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре тарихын бик йомшак беләләр. Ә бит кеше горурлыгы үзең яшәгән авылың, шәһәрең, нәселең тарихыннан башлана. Бала тарих дәреслекләреннән ниндидер бөек кешеләрнең тәрҗемәи хәлләрен укып ятлый, ә үзенә тормыш биргән әби-бабаларының исемнәрен дә белми; чит ил шәһәрләренең барлыкка килү тарихларын өйрәнә - әти-әнисе туып-үскән авылның исеменнән башка бер нәрсә дә әйтә алмый. Укучылар әлеге курсларда үзләре яши торган төбәкнең дә кешелек мәдәнияте тарихында лаеклы урын алып торганлыгын аңлап гаҗәпләнәләр. Димәк, тарих ул – Греция, Кытай ... гына түгел, ул безнең төбәк тә, ахыр чиктә мин үзем дә икән. Эш барышында туган төбәкнең атаклы шәхесләре, тарихи сәхифәләре, өйрәнелеп, аларга фәнни нигездә бәя бирелә, шәһәр, авыл тарихлары языла, шәҗәрәләр (нәсел агачлары) төзелә. Курслар, укытучының кереш лекциясе белән башланып, аның җитәкчелегендәге дискуссияләр, семинарлар, практикумнар формасанда дәвам итә. Дәресләрнең эчтәлеге укучыны гаҗәпләндерерлек проблемалы ситуацияләр тудырырлык итеп төзелгән. Ә проблеманы укучы үзе тоярга һәм белмәгәнен белергә омтылырга тиеш. 
Курс укучыларның үз инициативаларыннан чыгып сайланганга, аларның теләкләреннән чыгып, портфолио – бәя булдыру максатка ярышлы. Биредә алар өчен иң кадерле әйберләр туплана башлый. Болар, укучының авылы яки шәһәре тарихы, аның нәсел шәҗәрәсе (документлар, фото, видео материаллар һ.б.), төбәкнең атаклы кешеләре турында иншалар һ.б.. Тулы портфолиолы бала, тамырлары нык агачның бер ботагы кебек, көчле җилләргә дә бирешмәячәк. Үзенең үткәнен, бүгенгесен яхшы белгән хәлдә ул үзенең киләчәк тормыш юлын да дөрес билгеләячәк. Әлеге портфолио, гаилә архивына әйләнеп, гомер буена тулылана барачак.
Курслар үзләренең киләчәктәге профильле укуларын билгеләгән укучыларга юнәлдерелгәнлектән, аларның эчтәлекләре дә, балаларның кызыксынуларын, сәләтләрен күз алдында тотып, төрлечә үзгәртелә, предметара бәйләнешләргә зур урын бирелә. Билгеле бер гуманитар предметны тирәнәйтүгә нигезләнгән шушындый электив курслар киләчәк яңа Россия җәмгыятен формалаштыру эшендә билгеле бер этәргеч булыр дип ышанасы килә. Бүгенге җәмгыятькә рухи-әхлакый яктан нык, үзләренең асылын тирәнтен аңлаучы чын гражданнар кирәк. Үз гаиләсенең, төбәгенең патриоты гына Туган иле патриоты була ала.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-56331054574229798282010-04-07T00:23:00.001-07:002010-04-07T01:31:19.254-07:00Татар әдәбиятыннан 11 сыйныфта үткәрелгән дәрес планыТема: Хәсән Туфан иҗаты. Шигырьләргә анализ.
Максат. Бер типтагы шигырьләргә мөстәкыйль анализ ясарга өйрәнү.
Изгелек белән очрашу.
Укучыларны мөстәкыйлъ фикерләргә өйрәтү.
Файдаланылган әсәрләр: Х.Туфан. “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Тамчылар ни диләр?”, “Күбәләк”
Җиһазлау: Х.Туфанның портреты, шигырь җыентыклары, компьютер, диапроектор, картиналар.
Эш төре: мөстәкыйль эш.
Эш планы.
1.Өйгә эшне тикшерү.
2.Яңа материалны өйрәнү.
3.Иҗади эш.
4.Өйгә эш.
Дәрес барышы.
- Үткән дәрес материалын кабатлау.
“Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре турында берничә укучыдан сорау (дәреслектәге биремнәр буенча сорарга мөмкин).
- Яңа материалны аңлату.
Компьютерга тоташтырылган диапроектор аша Х.Туфанның портреты күрсәтелә, А.Арсланов башкаруында “Тамчылар ни диләр?” шигыре тыңланыла. Талгын гына музыка уйный.
Берничә укучы шигырьне үзләренчә сәнгатьле итеп кычкырып укып чыга.
Дәреслектә шигырьнең анализы бирелмәгән, шунлыктан анализ укытучы җитәкчелегендә мөстәкыйль рәвештә ясала.
Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без нинди эчтәлектәге шигырь тыңлап үттек?
Укучылар: Лирик шигырь.
Укытучы: Лирик шигырьләргә анализ ясау алымын искә төшереп китик әле.
Укучылар: гадәттәгечә әсәрне ике өлешкә бүлеп, ике өлеш арасындагы бәйләнешләрне, шигырьдәге хисне, аның сәбәбен, хис дәрәҗәсен табабыз.
Укытучы: әлеге шигырь нинди өлешләргә бүленә ала икән?
Укучылар табарга тиешле дөрес җаваплар:
Шигырьнең беренче өлеше: Луиза Салигаскәрова турында
Шигырнең икенче өлеше: лирик герой (Хәсән Туфан)турында
(Дөрес җаваплар диапроектордан күрсәтелеп барыла. Җаваплар дәфтәргә күчерелә)
Укучылар башка төрле бүленеш юлларын тапсалар, аларны да тикшерергә кирәк.
Укытучы: Ә хәзер һәрбер өлешне аерым-аерым өйрәнәчәкбез. Луиза Салигаскәрова турында шигырьдә нәрсәләр белеп була?
Укучылар табарга тиешле якынча җаваплар.
1. Кичерешләренең дәрәҗәсе
2. Яраткан кешесенә ахырга кадәр тугрылыклы булып калган
3. Эшеннән куылган
4. Канын сатып, иренә посылкалар җибәреп торган
5. Ач килеш кан бирү аркасында үзе үлгән, ләкин ирен коткарып калган
6. Зарланмаган, авыр хәлен яшергән
Укытучы:Болар Л.Салигаскарованың нинди әхлакый сыйфаты турында
сөйли?
Укучылар: Игелеге (үзендә булганны башкаларга бирү) турында.
Укытучы: Х.Туфан (лирик герой) турында ниләр әйтелгән?
Укучылар табарга тиешле җавап: Хәсән Туфан өлешендә
гөлләр хәсрәт дәрәҗәсен күрсәтә.
Укытучы: Ике өлеш үзара ничек бәйләнәләр?
Көтелгән җавап: Хәсән Туфан өлеше – хәсрәт, кайгы, Луиза Салигаскарова өлеше – кайгы-хәсрәтнең сәбәбе
Укытучы: Шигырьдә юаныч өлеше бармы?
Әгәр дә Туфан шушы шигырен язып юаныч эзли дип әйтүче булса, бу җавап белән килешергә кирәк. Х.Туфанның үлгән хатыны өчен шул дәрәҗәдә кайгыруы – изгелек.
Укытучы: Димәк, шигырь Х.Туфанның чиксез зур кайгы-хәсрәте, изгелеге турында икән.
Ә хәзер без үзебез иҗат кешесе роленә кереп карыйк әле.
Диапроектор аша Х.Туфанның “Күбәләк” шигыреннән бер өзек күрсәтелә.
...Кыш,Ниндидер серләр сөйләгәндәй
Мәҗлестәге һәрбер кешегә,Тырыша-тырыша кышкы тәрәзәгәГөлчәчәкләр рәсеме төшерә.Шул рәсемнәр аша әйтә төсле:Матур булсын өчен гомерегез,Алгы язның ал гөлләрен, кешеләр,Буран аша күрә белегез!..
Укытучы: Күрәсез, безнең алда Х.Туфанның “Күбәләк” дигән бик матур шигыреннән бер өзек. Шигырнең баштагы һәм ахырдагы юллары төшеп калган. Бу шигырен шагыйрь үзе белән бер мәҗлестә утырган Гөлчирә исемле кызга багышлаган. Шигырьнең төшеп калган юлларында Х.Туфан нәрсә язган булырга мөмкин икән? Җавапка әзерләнгәндә, ”Алгы язның ал гөлләрен, кешеләр, Буран аша күрә белегез!..” дигән юлларга аеруча игътибар итәргә тырышыгыз.
Укучыларның җаваплары тыңланыла. Җаваплар бик төрле булырга мөмкин. шуннан соң диапроектордан тулы текст күрсәтелә.
Дуслык кадерен миңа, ирек кадерен
Төшендерде дөнья тегендә.
Ак нәрсә ул – ак өстендә түгел,
Кара фонда ачык күренә.
Ышан, йөрәк, инан бу кичәләр
Төштә түгел өндә икәнгә:
Җәй шикелле җылы, чын йөрәкләр –
Реаль дуслар инде тирәңдә.
Кыш,
Ниндидер серләр сөйләгәндәй
Мәҗлестәге һәрбер кешегә,
Тырыша-тырыша кышкы тәрәзәгә
Гөлчәчәкләр рәсеме төшерә.
Шул рәсемнәр аша әйтә төсле:
Матур булсын өчен гомерегез,
Алгы язның ал гөлләрен, кешеләр,
Буран аша күрә белегез!
Күз карашың канатлары белән
Сыйпаган күк гөлнең чәчкәсен, -
Син ничектер безнең һәр мәҗлестә
Күбәләкне хәтерләтәсең.
Арабызда безнең син барында
Мәҗлес матур, табын – түгәрәк;
Безнең шундый дуслык бакчасында
Күбәләк син, сеңелем, күбәләк!
Яңадан укучыларның җаваплары тыңланыла. Көтелгән җаваплар:
Күбәләк ул – Гөлчирә. Автор аны чын күңеленнән якын итеп ярата. Күбәләк булган җирдә чәчәкләр дә була. Мәҗлес барган бүлмәдәге чәчәк – тәрәзәгә төшерелгән рәсем. Күбәләк аңа кунып һәлак булмасмы? Дөньяның ачысын-төчесен күргән Х.Туфан менә шуның өчен борчыла. Күбәләк (Гөлчирә) – шагыйрь өчен матур киләчәк символы ул. Өй эше: “Күбәләк” шигыренә анализ нәтиҗәләрен язып килергә.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-34985684336956502642010-04-07T00:19:00.000-07:002010-04-07T01:32:42.646-07:00Тарих, татар теле, әдәбият дәресләрендә җирле материаллардан файдалануТарих, татар теле, әдәбият дәресләрендә җирле материаллардан файдалану укучыларда туган җирләренә, туган халкына мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә мөһим чара булып тора. Үзеңнең туган төбәгең мәктәбендә укыту җирле материаллардан файдалану мөмкинлеген, әлбәттә, күбрәк бирә, чөнки үзең кечкенәдән барысын да күреп, ишетеп үсәсең.
Җирле материаллар туплауны мин мондый юнәлешләрдә алып барам:
1. Безнең төбәктә табылган матди тарихи чыганакларны туплау һәм аларны мәктәптәге тарих почмагына урнаштыру;
2. Төбәгебезнең тарихи сәхифәләрен билгеле бер системага салу;
3. Безнең төбәктән чыккан мәгрифәтче галим-эниклопедист Каюм Насыйриның, татар милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле җитәкчеләре аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнан Вәисевләрнең, татар тарихчылары Хәйретдин Гыймади һәм Хәйретдин Әхмәровларның тормыш юлларын һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләрен тикшерү;
4. Үзебез төбәк тарихын яктырткан тарихи, әдәби әсәрләрене, якташ әдипләребезнең иҗатларын өйрәнү.
Татар халкы тарихы үзенең тамырлары белән ерак чорларга барып тоташа. Безнең Яшел Үзән төбәге тарихы да шушы чал тарихның аерылгысыз бер өлеше. Әлеге җирләр безнең эрага кадәр үк фин-угор кабиләләре тарафыннан үзләштерелә башлаган. Бу турыда шул чор кешеләреннән калган матди культура калдыклары дәлилли. Шулай да бу җирләр актив рәвештә Болгар, Алтын Урда Һәм Казан ханлыгы чорларында үзләштерелгән.
Татарстан һәм татар халкы тарихының борынгы чорларын өйрәнгәндә, мин өстәмә рәвештә үзебез төбәктә табылган археологик материалларны кулланырга тырышам. Үземнем туган авылым Мулла Иле авылында хуҗалык эшләре барышында борынгы әйберләр табыла тора. Сөяктән ясалган борынгы пычак, энә, таш кораллар табылу бу җирләрдә шактый ук борынгы чор кешеләренең яшәгәнлекләре турында сөйли. Күрше-тирәдәге борынгы шәһәрлекләрдә (Өтәк, Тау Иле) булганда, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына караган иске әйберләр табылгалый. Әлеге табылдыклар турында укучыларга сөйләү, аларны күрсәтү, кагылдырып карау балаларда тарих фәненә карата зур кызыксыну хисләре уята, аларның танып белү офыкларын киңәйтә. Мондый дәресләрдән соң алар үзләре дә “казый” башлыйлар. Табылдыкларны тарих укытучысына “экспертиза”га алып киләләр.
Безнең төбәктәге авылларның тарихлары укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки балаларның әти-әниләре башлыча авылдан чыкканнар. Татар теле дәресләрендә топонимика темасын өйрәнгәндә, һәрбер укучы, әби-бабаларыннан белешеп, үзе кунакка кайта торган авылның чал тарихын язып килә. Әлбәттә, якташыбыз, филология фәннәре докторы Г.Ф.Саттаровның топонимика буенча язылган җитди фәнни хезмәтләре укучылар өчен якты маяк булып тора.
Татар халкының этногенезын өйрәнгәндә, безнең төбәк татарларының күрше чувашлар һәи фин-угор халыклары белән бик тыгыз бәйләнешләрдә торганнарын искәртеп узам. Безнең төбәктәге татар авыллары янында мари сүзләреннән килеп чыккан микротопонимнарның (Чиркәлше – кәкрәйгән, бөгелгән, Мөңгер – чишмә), әлеге авылларда удмурд теленә караган кушаматларның (Пузкар – оя, Туту – каз бәбкәсе) байтак булуы безнең төбәктә кайчандыр фин-угор халыклары яшәгәнлеген дәлилли.
Мәктәптә гуманитар предметларны укыту укучыларны әхлакый тәрбияләүдә зур мәгънәгә ия. Әхлак тәрбиясе җирле материаллар, гаилә белән тыгыз бәйләнештә торганда тагын да үтемлерәк бирелә. Балалар үзләренең нинди нәселдән, нинди кабиләдән килеп чыгуларын бик яхшы белергә тиешләр. Кайбер гаиләләрдә иске язмалар , документлар, көндәлекләр чыгарып ташлана. Ә бит һәрбер гаилә тарихы – халык тарихы чагылышы.
Туган төбәк тарихын өйрәнү укучыларда үзләренең нәселләре тарихына карата да зур кызыксыну уята. Алар үз нәселләренең шәҗәрәсен төзеп карыйлар. Кайберләре үзләренең 7-10 буын бабаларын белеп бик горурланып йөриләр. Безнең төбәкнең иң атаклы шәҗәрәләре булып 13-14 нче гасырларга барып тоташучы Дусмәт, Күгәйби, Тәмти Хатай шәҗәрәләре санала.Тәмти Хатай шәҗәрәсендәге Вәис мулла нәселеннән чыккан 19 гасырда Казанда яшәп иҗат итүче бердәнбер шагыйрь Баһаветдин Вәисов үзен Мөхәммәд пәйгамбәрнең 33нче буыны вәкиле дип санаган. Татар теле дәресләрендә мин аталы-уллы Вәисовлар, К.Насыйри тормышларындагы аеруча кызыклы, дулкынландыргыч вакыйгаларны хикәяләгән үзем әзерләгән язмалар буенча изложениеләр, диктантлар яздырам. Укучылар К.Насыйри, Вәисовлар, Х.Гыймадиларның тормыш юллары, иҗтимагый-фәнни эшчәнлекләре турында белешмәләр, рефератлар, тикшеренү эшләре язалар.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-13018450263251959632010-04-07T00:15:00.000-07:002010-04-07T01:34:18.995-07:00Тамырлар нык булсынКешелекнең иң югары кыйммәткә ия булган сыйфатларыннан берсе, мөгаен, Туган илеңә, төбәгеңә, йортыңа булган тирән мәхәббәттер. Социаль тормышка аяк баскан бала бик кечкенәдән үзенең кем икәнлеген, ә иң мөһиме, аның үзенә генә хас тормыш юлы булганлыгын һәм иртәме-соңмы үз томышы өчен җавап бирергә кирәклекне аңлый башлый. Чөнки кеше тормышы яшәү һәм үлем белән генә чикләнми. Чын яшәү ул - үз исемең аша нәселеңне, аның матур сыйфатларын дәвам итә белү. Ә моның өчен үз барлыгыңны, аның тарихи килеп чыгышын аңлау зарури. Кызганычка каршы, безнең балаларыбыз (әти -әниләре кебек үк) хәтта үз бабаларының әтиләре исемнәрен дә әйтә алмыйлар. Мондый рухи фәкыйрлек киләчәктә җәмгыятьне маңкортлык дәрәҗәсенә төшерергә мөмкин. Ә үзенең үткәнен, бүгенгесен аңлый алмаган кешедән дә куркынычрак зат юк.
Элек-электән төрки дөнья кешесе әти-әнисе ягыннан җиде буынга кадәр нәселен белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган. Укымышлыларга тугыз буын бабаларын белү таләп ителгән.
Һәрбер кеше бик кечкенәдән үзенең нинди нәселдән килеп чыгып, нинди юлдан барырга тиешлеген тоеп яшәргә тиеш. Шул мәгълүм: тамырлары нык булмаган кеше тормыш зилзиләләренә каршы тора алмый. Юкка гына шәҗәрә “агач” мәгънәсен аңлатмыйдыр. Тамырлары нык булган агач көчле җилләргә дә бирешмәгән кебек, үз асылын аңлаучылар, үз тамырларын тоючылар тормышта да югалып калмыйлар. Тамырлар ул – безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары, гаилә традицияләре, бабаларыбызның данлыклы эш-гамәлләре, ниһаять, ул синең фамилияң, кушаматың, нигезең, халкың, Ватаның. Кайбер гаиләләрдә иске альбомнар, гаилә ядкярләре, чүп-чарга саналып, аяусыз рәвештә юкка чыгарыла. Менә шулай тамырлар чабыла: кайтарып булмаслык зур ялгышлар ясала. Бөек акыл иясе Ницшеның “Упкынга озак карап торсаң, ул үзе сиңа караячак”, дигән гыйбарәсе бар. Без сәгатьләр буе компьютер, телевизор коллары булып, упкынга тәгәри барабыз, ә нәселебез турында уйларга, балаларыбызга иске фоторәсемнәр күрсәтергә, хатлар укырга вакыт таба алмыйбыз. Ә бөтен нәрсә үз-үзеңне хөрмәт итүдән башлана. Үз-үзен хөрмәт итәргә теләмәгән кешегә гаилә дә, нәсел дә, Туган ил дә кирәкми. Мондый кешеләр турында без тарихтан яхшы беләбез.
Соңгы елларда генеалогия фәненә - нәсел тарихын өйрәнүгә - шәҗәрәләр төзүгә игътибар артты। Күпләр чын-чынлап үзләренең барлыгын аңларга: белеп булган барлык бабаларын эзләп табарга тырышалар. Бу – бик күп вакыт сорый торган, катлаулы, четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм бик саваплы эш. Соңгы елларда Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәбендә күпләр әлеге изге эш белән янып яшиләр (изгелек – үлгән кешеләрне дә онытмыйча, хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алу ул). Берничә ел элек мәктәбебездә “Гаилә генеалогиясе” проекты эшләнелеп, гамәлгә ашырыла башлады. Проектның төп максаты укучылар, әти-әниләр, укытучыларда үткән һәм киләчәк буыннар арасында үзләренең арадашчы булуларын аңлау шартлары тудырудан, үз гаиләңә аңлы кызыксыну аша шәҗәрә материалларын туплауда кирәк булган практик белемнәрне, күнекмәләрне формалаштырудан, үз нәселең, Ватаның тарихына горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбарәт. Проект гаилә генеалогиясен өйрәнүгә багышланган махсус сыйныф сәгатьләре, әти-әниләр җыелышлары, түгәрәкләр, электив курслар базасында гамәлгә ашырыла. Эш барышында укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар генеалогия фәненең төп нигезләре белән танышалар. Иң кирәкле төшенчәләр, законнар, терминнар өйрәнелеп беткәч, үз гаиләләре турында информаия туплау эше башлана. Табылган һәрбер информаия эш барышында анализлана, төрле буыннарның тарихи үсешендә булган закончалыклар табыла, һәрбер нәсел тарихының уртак һүм үзенчәлекле яклары билгеләнә. Эзләнү, тикшерү нәтиҗәләре укучылапрның мәктәп, муниципаль район һәм республика күләмендәге фәнни-гамәли корнференияләрдә ясаган чыгышларында чагылыш таба. Ә иң мөһиме: бала, үз нәселе тамырларын барлау аша, ати-бабалары белән горурланырга, киләчәген дөрес билгели белергә өйрәнә.
16 нчы мәктәп укучылары өчен "Гаилә генеалогиясе" проекты.
Башкару вакыты: 3 ай
Катнашалар:1-11нче сыйныф укучылары.
Проектның максатлары;
1. Үткән һәм киләчәк буыннар арасында үзеңнең арадашчы сыйфатында булуыңныаңлау шартларын тудыру.
2. Үз гаиләңә аңлы кызыксыну уяту аша гаилә генеологиясе материалларын туплауда кирәк булган практик белемнәрне, күнекмәләрне, осталыкларны формалаштыру.
3. Үткән буыннар эшчәнлегенә хөрмәт, үз гаиләң тарихына карата горурлык хисләре тәрбияләү.
4. Үз гаиләң тарихы аша Ватан тарихына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Үз нәселеңнең тамырларын аңлау өчен кирәкле булган теоретик һәм практик белемнәрне үзләштерү;
2. Укучыларны бүгенге көндә билгеле булган шәҗәрәләр белән таныштыру;
3. Укучыларга алган белем һәм күнекмәләрен практикада куллана белергә мөмкинлек бирү;
4. Нәсел шәҗәрәсен төзү өчен кирәкле булган ресурслар булдыру.
Проектның эчтәлеге: 
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен башлангыч, урта һәм югары звеноларда түбәндәге эшләрне башкару (чараларны үтәү) күз алдында тотыла:
- башлангыч сыйныфлар өчен әти-әниләр җыелышларында генеология фәненең төп нигезләрен аңлату;
- урта звенода генеология фәнен үзләштерү буенча махсус сыйныф сәгатьләреүткәрүне планлаштыру;
- югары сыйныф укучыларының уку планына "Генеалогия һәм минем гаиләм тарихы" исемле электив курслар кертү.
Эш барышында әти-әниләр һәм укычылар генеологиянең төп нигезләре белән танышалар. Иң кирәкле төшенчәләр, законнар, терминнар өйрәнелеп беткәч, үз гаиләң тарихы буенча информация туплау эше башлана. Иң мөһиме - һәрбер укучының эше күзәтү астында булу. Туплана баручы һәрбер информация, эш барышында килеп туган проблемалар анализлана. Анализ нәтиҗәсендә төрле буыннарның тарихи үсешендә булган закончалыклар табыла, һәрбер нәсел тарихының уртак һәм үзенчәлекле яклары билгеләнә.
Эш процессын стена газеталарында, сыйныф почмакларыеда чагылдырып бару мөһим. Тикшерү эшләренең нәтиҗәләре булып укучыларның әти-әниләр җыелышындагы, фәнни-гамәли конференцияләрдәге чыгышлары, махсус стена газетасындагы басма материаллар санала. Ин яхшы шәҗәрәләр басма җыентыкка туплана бара.
Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган ресурслар:
Интеллектуаль ресурслар: тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, китапханәче. Материаль ресурслар: интернет, кәгазь, дисклар, кирәкле әдәбият. Проектны «Мәктәпне үстерү фонды” финанслый.
Проектны башкару өчен түбәндәге материаллар әзерләнә:
- Генеалагиянең теоретик нигезләре, мәгълүматлар җыю һәм аларны билгеле берсистемага китерү өчен кирәкле булган белешмәләр тупланган әдәбият;
- әти-әниләр җыелышлары өчен докладлар;
- сыйныф сәгатьләре планнары "Генеалогия һәм минем гаиләм"электив курсы;
таблица, диаграмма, рәсемнәр, карточкалар үрнәкләре (шәҗәрә таблицасы, нәсел агачы моделе) - күтәрелә баручы, төшә баручы шәҗәрәләр һ.б.)
Генеалогияне өйрәнү планы:
1.Генеалогия тарихын өйрәнү.
2.Төп генеалогик белемнәр бирү:
- генеалогиягә кагылышлы терминологияне өйрәнү;
- шәҗәрәләрнең төрләре белән танышу;
- генеалогия законнарына төшенү.
З.Шәҗәрәләр төзү:
- күтәрелә баручы шәҗәрә төзү;
- төшә баручы шәҗәрә төзү;
4.Материалларны сакларга йөрәнү (портфолио булдыру)
Көтелгэн нәтиҗәләр:
- Шәҗәрәләр төзү өчен кирәкле булган белем һәм күнекмәләргә ия булу;
- Дөньның иң атаклы шәҗәрәләре турында күзаллау тудыру;
- Кирәкле белемнәрне эзләргә,эшкәртергә, системага салырга һәм билгеле бер тәртипкә
китереп тәкъдир итәргә өйрәнү. - Үз эшеңне планлаштыра, күрсәтә алу тәҗрибәсе туплау.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-46411630337545714212010-04-07T00:13:00.000-07:002010-04-07T01:35:44.189-07:00Кем идек тә, кем булдык...Кулыма “Әдәбият” дәреслекләрен алган саен, ирексездән, 80 нче еллар азагы - минем Казан дәүләт университетында укыган студент чакларым искә төшә. Анда язмыш безне бик тә үзенчәлекле галим белән таныштырды: безгә әдәбият укыту методткасын Альберт абый Яхин үзе укытты. Фикерләргә, уйларга иренгән, инде монотон лекцияләр тыңларга күнегеп җиткән студент халкына аның беренче дәресләре әллә ничек сәеррәк тоелды. Парта артында утыручы, һәм дә үзе турында шактый гына фикер тупларга өлгергән III-IV нче курс студентларына Альберт абый бала-чага сораулары бирә: имеш, мин тактага сызган сызык озынмы, кыскамы? 
Кем белми инде аны? Күренеп тора бит – озын, ә кемгәдер бу сызык кыска икән. Альберт абый сызык янына икенчесен сызгач кына, эшнең нидә икәнлеген аңлый башлыйсың. Шуннан галим бүлмә түренә урындыгын куя (үзе дәрестә утырырга яратмый). Урындык ничә өлештән тора? Сызык мәсьәләсе белән авызы пешкән студент тиз генә җавап бирергә ашыкмый. Аннан, куркып кына, утыра торган өслеге, арты, аяклары, ди. Шулай әкрен генә остазыбыз, бик тә гади итеп, безне өлешләргә бүләргә һәм охшаш әйберләрне куша белергә өйрәтә. Һәр дәрестә, тактага әллә нинди рәсемнәр ясап, безнең "башны катыра", шул рәвешле, уйларга күнекмәгән миләребезне хәрәкәткә китерә. Үзе әдәбият методикасы укыта, шуңа бәйләп, безгә фәлсәфә һәм мантыйк фәннәренең нигезләрен дә бирә. Логик закончалыкларга таянып, әдәбият, сәнгать дип аталган илаһи дәрья эченә алып керә. Каршылык, кабатлау, чагыштыру, мәгънә һәм башка бәя бирү гамәлләренә әкренләп төшендерә бара, алар белән файдаланырга өйрәтә. Ә үзе, характерына хас булганча, тыйнак кына, бу — мин уйлап тапкан ачыш түгел дип, дөньякүләм билгеле шәхесләр — Гегель, Бэкон тагын әллә кемнәрнең исемнәрен атый. Шулай итеп, остаз безгә әдәби әсәрне әдипнең сәнгать алымнары нигезендә уйлау нәтиҗәсе икәнлеген, һәм ул бик тә хикмәтле серле сандык булуын, ул сандыкны ачу өчен серле ачкыч — әдәбият теориясен белү кирәк булуын ассызыклый. Катлаулы теорияне гади итеп аңлата белү осталыгы белән аерылып тора ул Альберт абый башка галимнәрдән. Ярты бит итеп язылган, мәңге истә калмый торган билгеләмәләрне өч сүз белән, гомергә истә калырлык итеп гомумиләштерергә сәләтле кеше ул. Әсәрнең темасы, идеясе, проблемасы, эчтәлеге, сюжеты кебек дәрес саен кирәк булган төшенчәләрне төн уртасында уятып сорасалар да ялгышмыйбыз. Ә бит, югыйсә, билгеләмәне ятлатмады, үзебездән нәтиҗә ясатты, кагыйдә итеп башларыбызга салып куярга булышты. Нәрсә турында дигән сорауга җавап ул — тема була, язучы теләге — идея, әдип болай булырга тиеш түгел дип күтәргән мәсьәлә проблема була икәнлеген әдәби әсәрләрдән эзләтте. Шулай итеп, моңарчы әдәбият теориясенең әһәмиятен аңлар-аңламас йөргән студентка, аннан башка әдәби әсәрне, гомумән, аңлап, анализлап булмаганлыгын төшендерде. Математикада кушу, алу, бүлү, тапкырлау гамәлләреннән башка мәсьәлә һәм мисал чишеп булмаган кебек, әдәбият теориясеннән башка, әдәбиятны системалы өйрәнеп булмаячагын, әдәби әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына бәя биреп булмаганлыгын исбатлады. Безнең кулга әсәр эченә үтеп керер өчен корал бирде. Ә без, дәрес саен ул биргән белемне эшкә җигеп, тирләп-пешеп әдәби әсәргә, чын мәгънәсендә, анализ ясадык, таркаттык, куштык, гомумиләштереп нәтиҗә әйттек, фикерләребезне исбатладык. Кечкенәдән яратып укыган әдәби әсәр геройлары Вахит, Закирларга, алар безгә ничек кенә кадерле булсалар да, дөрес бәя бирергә өйрәндек. Язучы үзе шулай уйлаганмы икән дип, Альберт абыйны йөдәтеп бетердек. Ә ул исә: "Мин Галимжан Ибраһимов түгел, аньң ни уйлаганын әйтә алмыйм. Бары тик аның әсәренә фәнни анализ ясап, аңа карата үз бәямне әйтәм", — дип, матур әдәбиятны укучы һәр кеше эшләргә тиешле максатны билгеләде.
Инде мин күптән студент түгел. Хәзер үзем шактый еллар Альберт абый ролендә. Ул биргән белемне түкми-чәчми укучыларыма бирергә тырышам. Балалар белән дәрес саен бәхәсләшә-бәхәсләшә әдәби әсәрне өйрәиәбез, әдипләребезнең иҗатына бәя бирәбез. Яшерен-батырын түгел, шәһәр шартларында белем алучы замана баласына туган телебезнең матурлыгын, әдәбиятыбызның байлыгын гомуми сузләр белән, үгет-нәсыйхәт биреп кенә аңлатып була дисәк, берәү дә ышанмас. Әмма шуны әйтәсем килә: балаларны кызыктырырлык әдәбият дәреслекләре булуга без бик щатбыз. Укучыларга Альберт абыйның программасы, дәреслекләре ошый. Ә иң мөһиме: автор тарафыннан дөрес сайланган әдәби әсәрләрне анализлау нәтиҗәсендә укучы күңеле изгелек, игелек, шәфкатьлелек кебек гомумкешелек сыйфатлары белән байый. Ул әхлак сыйфатларын укучы әсәрдән үзе таба, аны укытучының үзенә биргән үгет-нәсыйхәте дип түгел, ә әсәргә әдип тарафыннан салынган кыйммәтле фикер итеп кабул итәргә өйрәнә, шул нигездә, үз-үзен тәрбияли, узенең холкына да бәя бирә.
Программа, дәреслекләр турында язсаң, язар сүзләр бихисап. Сүземнең ахырында шундый остаз белән таныштырган, аннан белем алу мөмкинлеге тудырган өчен язмышыма рәхмәт әйтәм. Ә галим алдында, кеше ышанмаслык зур, гыйльми хезмәтне берүзе башкарып чыгуы өчен тирән хөрмәт белән баш иям. Милләтен чын күңелдән яратучы, аның киләчәге өчен бөтен күзәнәкләре белән борчылучы кеше генә мондый сәләткә ия була аладыр, мөгаен. Рәхмәт сезгә мөхтәрәм остазыбыз, Альберт абый!
Мин - әтием традициясен дәвам итүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әтием - Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Равил Сәйфетдинов 40 елдан артык Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында әдәбият укытты. Минем укытучым Альберт абый Яхин әтиемнең дә яраткан остазы. Чыгышымны, мөхтәрәм галимне 75 яшьлек юбилее белән котлап, әтием тарафыннан Яхинга пародия итеп язылган "Минем бәям" шигыре белән тәмамлыйсым килә.
Мин озынмы, әллә тәбәнәкме?
Яннарымда кеше юкта мин
Һәм озын да, һәм дә тәбәнәк тә —
Үз-үземә каршылыкта мин.
Янда кеше булган чакта гына
Үз бәямнең күрәм мин чынын:
Янда озын барда — мин тәбәнәк, Кыска барда — инде мин озын.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-36308667887861357032010-04-06T23:57:00.000-07:002010-04-07T01:36:38.607-07:00Азат Вергазовның мәктәп тормышын колачлаган “Соңарган юлчы” романын А.Г. Яхин методологиясенә нигезләнеп анализлау.Сыйныфтан тыш уку дәресе.
10-11нче нче сыйныфлар өчен.
Тема:Азат Вергазовның “Соңарган юлчы” романына анализ. Кешенең
иҗтимагый тормышы аның шәхси тормышына комачауларга тиешме?
Максат:Роман төзелешен табарга өйрәнү. Аның идея-композицион үзенчәлекләрен билгеләү.
Җиһазлау: Азат Вергазовның портреты, төрле елларда чыккан китаплары, компьютер, диапроектор.
Дәрес барышы
- Безнең бүгенге дәресебез якташ язучыбыз Азат абый Вергазовның “Соңарган юлчы” романын анализлауга багышлана. Сыйныфның билгеле бер өлеше романны укып чыкты (китаплар бик аз булганлыктан, барлык укучылар да укырга өлгерә алмады). Романның эчтәлеген аңлау өчен, аның авторы турында яхшы белергә кирәк.
Алдан әзерләнгән бер укучы, компьютер һәм диапроектордан файдаланып, Азат Вергазовның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтә.
- 1932 – Пенза өлкәсендә укытучы гаиләсендә туган;
1937 –Яшел Үзән районындагы Зур Карахуҗага күчеп киләләр;
1939-1949 – урта мәктәптә укый;
1949 – Казан дәүләт педагогия институтының тарих факултетына укырга керә;
1951-1954 – армиядә хезмәт итәз;
1954-1970 – авыл мәктәбендә укытучы, директор;
1971 – яшел Үзән шәһәренә күчә, училиәеда укыта;
1974-1985 – Казан телевидениесендә мөхәррир;1985-1995 – Яшел Үзәннең татар гимназиясендә укыта.
1995нче елдан алып профессионал язучы.
Иҗаты:
“Дулкыннар ни сөйли?” повесте, 1978.
“Уяну” повесте, 1984.
“Ташу” повесте, 1989.
“Кайту” романы, 1982.
“Без – сезнең балалар” повесте, 1996 һ.б.
(А. Вергазовның өч томлык сайланма әсәрләрендә(1998, 2005, 2005) аның иҗаты шактый тулы ачыла. Күренекле әдәбият галиме Рифат Сверигин хезмәтләрендә язучы иҗаты шактый тулы анализланган.)
- Романның эчтәлеген сөйләргә теләүчеләр бармы? Рәхим итегез. (бүлеп-бүлеп берничә укучы сөйли)
Азат Вергазовның “Соңарган юлчы” романы Асаф атлы егетнең, армия срогын бетереп, туган ягына кайтып китү вакыйгасы белән башланып китә. Өч елда инде онытыла башлаган, ә менә хәзер “офыктагы аҗагандай яктырып киткән “ туган ягына ашкына Асаф. Аның күңеле кебек язгы табигать тә шат: ул да бии, тантана итә. Асаф армиягә пединституттагы тарих факультетының икенче курсын тәмамлап китә. Студент чакларында сыйныфташы Наза белән очрашкалап йөри. Ул аңа инде мәктәп елларыннан үлеп гашыйк. Кыз да аңа битараф түгел. Ләкин “давыллы хисләрен” бер-берсенә сиздермиләр гашыйклар. Хәтта Асаф армиядә чакта язышкан хатларында да үзләрен гадәттән тыш тыйнак тоталар.
Армиядән ике якын кешесе – әнисе Мәйсәрә апа һәм Назасы янына ашкынып кайта Асаф. Кайтуы белән үзен зарыгып көткән әти-әнисен юата алса да, җәйге сессиягә әзерләнү кебек “мәшәкатьләр тозагыннан” ычкынып, Наза янына барырга мөмкинлек таба алмый. Алай гына да түгел, “кичләрен, тальян гармун тартып”, кызлар янына чыккалый, армиядә үзенә хатлар язгалаган Дәрия исемле бер кызга күз атып йөри башлый.
Ә “бердәнбер” көнне Асафның түземлеге бетә: Назасын эзләп, Казанга юнәлә. Ә институтны тәмамлаган Назаны Актаныш районының бер авылындагы шифаханәгә табип итеп җибәрәләр. Ул инде армиядән кайтып та үзен күрергә килмәгән Асафка зур өметләр багламый. Шулай да, яңа урында үзен күзләп йөрүчеләр булса да, аны көтә. Үзен көндәлек эш-мәшәкатьләр белән юатып яши. Асаф Назаны, сабантуйда очратырга өмет итеп, аның туган авылы Мәмдәлгә барып карый. Ләкин анда Назага гашыйк классташ егете Вәисне очрата. Вәис аңа Назадан башка яши алмавы, сөйгәне аны кире какса, агу эчеп үләчәге турында әйтә. Вәисне Асаф авылындагы Дәриясе белән кавыштырырга тырышып карый. Файдасы булмагач, классташ дустына карата зур игелек күрсәтә: Назаны онытырга тырыша һәм Дәрия белән якыная, өй эшләренә чума, укуына тырышып әзерләнә башлый.
Җәйге сессиядә укыган чагында, Асаф, эче авыртып, шифаханәгә эләгә. Биредә ул кызлар башын әйләндерергә яратучы Билал атлы әхлаксыз бер зат белән бер бүлмәдә ята. Август башында ронога эш эзләп баргач та, өстәл артында утыручы мөдирнең Билал икәнлеген күреп Асаф шакката. Мөдир, Асафны берни булмагандай каршылап, аны Дөрән авлына тарих укытучысы итеп билгели. Дәрия дә шул ук мәктәптә математика укыта. Мәктәп директоры Наил Әюпович укытучыларның берсе дә алырга теләмәгән 42 укучылы 7нче сыйныфны Асафка тапшыра. Дөрес, директор иң көчле укучыларны җыйнап русча укучы төркем һәм йомшаклардан татар төркеме ясап, сыйныфны икегә бүләргә тәкъдим ясап карый. Ләкин Асаф мондый бүленеш балаларны психологик яктан рәнҗетү икәнлеген яхшы аңлый һәм геройларча “тәртәгә керми торган” сыйныф җитәкчелегенә җигелә. Әлеге сыйныфта бөтен укучыларның, укытучылдарның теңкәсенә тиеп беткән Мидхәт атлы бер малай бар. Асаф өчен көн дә диярлек бер табышмак чиштерә ул: я кырда бәрәңге чүпләгәндә җыйган бәрәңгеләрен яшертен рәвештә үзе казыган чокырга күмеп бара, я көндәлегенең икеле куелган битен укытучысы алдында ук ертып ташлый, я. муенына резинка боҗра кидертеп, дәрестә үк буыла башлый... Сыйныфны, ә иң әүвәл Мидхәтне аңлап бетерү өчен, сентябрьнең матур бер көнендә Асаф укучыларын походка алып чыгып китә. Берүзе бөтен классны шалашта кич кундырып, балаларына туган якларының бөтен матурлыгын, тарихи истәлекле урыннарын күрсәтеп кайта. Ә иң мөһиме: Асаф сәяхәттә укучылары арасындагы табигый мөнәсәбәтләрне күрә. Мидхәтнең сыйныфындагы иң алдынгы укучысы Ркиягә битараф булмавын аңлый.
Асаф гел мәктәп директоры белән сүзгә килә тора. Бер тапкыр ул кызлар торагына кергән бер егетнең чәченнән эләктереп, аны пычрак карда ауната башлаган директорны “акыл тегүдән” туктатып кала. Аннан яңа мәктәп өчен киселгән агачларның кайда киткәнлеген ачыклауга керешә. Дуслары Разак һәм Йосыф белән бергәләп үзләре кискән агачларның Идел буендагы бер бистәдә “хас сарае” салдыру өчен тотылганын ачыклый. Сыйныфташлары рәнҗетүдән куркып, мәктәпкә йөрмәүче Василны, директор әйткәнчә, “бер дәрестән икенче дәрескә озатып йөрү”дән баш тартып, үз методы белән тәрбияли. Алай гына түгел, Васил аркылы Мидхәт күңеленә дә үтеп керү юлын таба. Ат җене кагылган егетләр дуслашып китәләр.
Сугышта ирен һәм улын югалткан Хөсниҗамал түтинең заем өчен иң кадерле әйберләрен – көмеш чулпыларын алырга намусы җитмичә, йорттан-йортка йөреп заем җыюдан баш тартып, авыл советы рәисе белән каршылыкка килә. Ә Наил Әюпович моның өчен шелтә “чәпи”. Икенче көнне Асаф, партиягә керү өчен, район үзәгенә бара. Парткомда мәктәп директорын күрүгә үк ул эшнең нәрсә белән бетәчәген аңлый. Асаф партиясез кала. Райкомнан җәяүләп кайту вакыйгасын әдип бик нечкәләп тасвирлый. Буран котырганнан котыра бара. Яныннан чаналы атта элдереп узып китүче Наил Әюпович аны утыртмый. Ярты юлда Асаф, юлдан язып, инде исән-сау авылларына кайтып җитүләренә өметләрен өзгән күрше авылы хатыннарын авылларына кадәр озатып куя. Үзләре авылы юлында чанасы көрткә батып аты качкан Наил Әюповичны бик мескен бөрешкән бер хәлдә очрата. Берәү булса үзенә гел начарлыклар гына эшләп торган мондый кешене шушы мәхшәрдә язмыш кочагына ташлап калдырган булыр иде. Ләкин Асаф күңеленә кечкенә чактан салынган игелек орлыклары гаять бәрәкәтле булып чыга. Үзенең дә җеп өзәрлек көче калмаган мәлдә, соңгы көчен җыеп, сөйрәп диярлек директорын авылга алып кайта Асаф. Авылга кайтып җиткәндә, буран тына. Ә менә Асаф күңелендә буран тынарга уйламый.
Наил Әюпович, Билал Вәлиевич кебек үк кызлар белән шаярырга ярата. Җитәрлек белеме булмый торып, математика укытырга рөхсәт бирү шарты белән ул Асафның Дәриясен үзенеке итәргә тырыша. Кыз директорына каршы килә алмый. Дөрес, Дәрияне мәсхәрәләнүдән укытучы Гайшә апа коткарып кала. Ләкин Асаф Дәриянең мондый хыянәтен күтәрә алмый.
Мәктәптә үзенә каршы килүчеләрне акылга утырту өчен, Наил Әюпович инспекторлар белән берлектә Билал Вәлиевичне чакырта. Гайшә апа белән Асаф дәресләреннән бик күп гаепләр табыла. Хөрмәтле кунаклар өчен әзерләнгән бай табын артында сөйләшкәндә, Билал Вәлиевич почёт тактасында эленеп торучы яраткан директорына Асафны гел кыскалап торырга киңәш бирә. Дуслык йөзеннән Наил Әюпович җитәкчесен автобуста утырып йөрүдән коткара: хезмәт дәресләрендә файдалану өчен алынган мәктәп машинасын Билал Вәлиевичкә бүләк итә.
Асаф, күңелсез вакыйгалардан арыну өчен, мәктәп эшләренә кереп чума. Бергәләп ат карап, чын-чынлап дуслашып киткән Ркия, Мидхәт, Василларның тренерларына да әйләнә. Алар сабан туе батырлары булалар. Үзенең иң яхшы укучылары белән Асаф авыл янындагы Айҗан тавында профессиональ дәрәҗәдә казу эшләре башлап җибәрә. Бу турыда археологларга да хәбәр ителә. Ләкин мәктәп директорының кыек эшләре Асафка тыныч кына яшәргә ирек бирми. Балалар үстергән кишерләрнең, җиләкләрнең , мәктәп салдырырга кайткан агачларның, кирпичләрнең эзсез югала баруы турында “хуҗалар белән дә сөйләшеп кара”мыйча булдыра алмый ул. Билал Вәлиевич, Наил Әюпович һәм Асаф арасында ачыктан-ачык аңлашу була. Гаебен танучы директор (хәер ул үз эшләренә үкенми) директор вазифасына Асаф кандидатурасын тәкъдим итә. Киләчәктә Асаф мәктәпне рәткә китереп, булачак шау-шулардан котылып калырбыз дип аңлата ул үзенең әшнәсенә.
Кемнәрдер директорлык эшенә дәрәҗә, дан яулау өчен ыргылса, Асаф директорлык эшенә “мәктәптә кемдер эшләргә тиеш бит инде” дип алына. Үз вакытында үзе дә намус белән мәктәп директоры булып эшләгән әнисенә нәкъ менә шулай ди ул. Кемнәрдер Асафка директор постына үрмәләүче итеп көнләшеп караганда, әнисе аны чын күңеленнән кызгана, чөнки авыл җирендәге җимерек мәктәпне җитәкләүнең нәрсә икәнлеген ул яхшы белә.
Җиң сызганып, мәктәпне яңарту эшенә керешә Асаф. Тагын урман кисү эше башлана. Ләкин инде бу юлы агачларны соңгы бүрәнәсенә чаклы мәктәп ишегалдына бушаттыра (хәтта утын кискән егетләрнең чумара агачларын да). Юл пычрак булуга карамастан, агач ташыган машина шофёрының маршрут кәгазенә дә Асаф төп-төгәл километрны күрсәтеп яза. Икенче көнне тегесе урманга барудан баш тарта. Иң югары урындагы транспорт хуҗасы да юлны арттырып язарга кирәклеген аңлаткач кына Асаф тынычлана.
Мәктәптә эшләүче алтын куллы Вазыйх ярдәме белән мәктәпне бизәү эше башлана. Асафча, мәктәпнең “бизәлешендә татар халкына хас буган сыйфатлар ярылып ятарга тиеш”. “Халык архитектурасы” дигән китпны кат-кат укып чыга ул. Кемдер үз өен ямьләндерү, бизәү өчен чабып йөрсә, Асаф көн-төн мәктәбе өчен чаба. Мәктәпнең тышкы ягы белән бергә эчендә дә проблемалар җитәрлек була. Әле завучлыкка кеше эзләп башы ката, әле укытучылар эзләп мәгариф министрлыгана чаба, әле сыйныф бүлмәләрендәге температура тиешле нормага җитми, әле яңа гына билгеләгән завучы югала... Ә иң мөһиме: мәгариф министрлыгына кадәр барып тапкан рус теле укытучысы Радик, аның хатыны һәм математика укытучысы Гәрәй аңа каршы фетнә оештыралар. Беренчесе директор, соңгысы завуч булырга җыенган фетнәчеләр, Асарның барлык гаепләрен җыеп, ронога шикаять җибәрәләр. Тикшерергә килгән роно инспекторы белән Асаф арасында математика предметы укыту мәсьәләсендә бәхәс чыга. Асаф инспекторга күпчелек укучылар, математиканы үзләштерә алмау сәбәпле, аларга арифметика укыту белән генә чикләнергә кирәк дигән кыю фикерен әйтә. Әлеге мәсьәлә бунча Асаф роно мөдиренә чакыртыла. Билал Вәлиевич Асафның мондый “башсызлыг”ын нык шелтәләсә дә, Асаф үз сүзендә тора: Казанга китеп, мәгариф министрына керә. Министр әлеге проблеманың киләчәктә “күпчелеккә” укыту өчен җиңеләйтелгән дәреслек вариантын эшләү белән чишеләчәген аңлата. Министрга Асаф әдәбият укыту өлкәсендәге проблемаларны да ачып бирә. Аны әдәбият дәреслекләрендә балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килмәгән әсәрләрнең урын алуы, дәреслекләрдә гел бер үк язучыларның әсәләренә генә урын бирелү һәм дәреслекләрне мәктәп тормышыннан ерак булган галимнәр язу мәсьәләләре борчый.
Мәктәп җитәкчелеген үз кулына эләктерә алмаган Радик җәмәгать эше аша җитәкчелеккә үрмәләп карый: партком секретаре Әфлиев кушуы буенча лекцияләр укып йөри. Дәрес вакытында Радикны лекцияләр укырга җибәрмәгәне, үзенең дингә каршы лекцияләр укырга теләмәве өчен иптәш Әфлиев Асафны гел эшеннән очырту белән янап тора. Радикның дингә каршы лекциясен халык нәфрәтләнеп кабул итә. Ахырда сәхнәдән үк сөйрәп төшерәләр үзен. Бу вакыйгадан соң, хатынын ияртеп, авылдан китеп тә бара Радик.
Бер яңа ел кичәсендә Асаф Дәриянең сеңлесе Рәмзиягә гашыйк була. Инде үз тормышын корып җибәргән Назасы “томанга төренеп ераклаша”, аның урынын Рәмзия яулый бара”.
Вазыйх тырышлыгы белән Асаф мәктәбе “гүзәл орнаментларга төренгән хан сарае”на охшап кала. Инде үз тормышын да җайларга вакыт җиткән кебек, җәй азагында Асаф Рәмзиягә өйләнә.
Яңа уку елында Асаф хезмәт дәресләре өчен бина юнәлтү артыннан йөри. Күрше авылдагы ябылган мәктәп бинасын сүтеп ташырга була. Бүрәнәләрне мәктәпкә ташыган көнне машиналары, сазлыклы юлда батып, соң гына авылына кайтып җитә. Шул төнне хатынының әтиләре өендә аның баласы туа. Шатлыгын әнисенә җиткерергә дип, Асаф өйләренә йөгерә. Ләкин дөньядагы иң якын, иң яраткан кешесен шатланлдырырга өлгерә алмый Асаф. Соңара. Әнисенә “хәзер берни дә кирәкми.”
Анализ:
- Чәчмә әсәргә анализ ясауның беренче адымы - әсәр сюжетын сөйләү. Берничә укучыдан әсәрнең кыскача сюжетын, аның композицион үзенчәлекләрен сөләтү. 
- Асаф атлы егет, армия хезмәтеннән кайтып, тарих укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп директоры һәм роно мөдиренең кыек эшләре аңа тыныч кына эшләргә ирек бирми. Дус укытучылары белән берлектә мәктәп милкен талау белән шөгыльләнүче мәктәп директорын фаш итә ул. Асаф җитәкләгән таркау сыйныф мәктәпнең иң алдынгы сыйныфына әйләнә. Мәктәп директоры итеп билгеләнгәч, җимерелеп баручы мәктәпне төзекләндерә, мәгариф системасында үзгәртүләр кертергә теләп, роно әһелләре белән каршылыкка керә, министрлыкка кадәр барып җитә. Гел мәктәбе артыннан чабып, шәхси тормышын да шактый соңлап кына корып җибәрә Асаф.
- Роман экспозция белән башланып китә, ягъни автор безне төп геройлары Асаф, Наза һәм алар яшәп яткан мохит белән таныштыра. Төенләнештә Асаф белән Наза арасына классташлары Вәис килеп керү, Вәиснең 42 укучылы “тәртәгә керми торган” сыйныф җитәкчелеге белән мәктәптә укыта башлау вакыйгалары сурәтләнә. Алга таба, яңа мәктәпкә кайткан төзү материалларының эзсез югалуы мәсьәләсендә директор белән чәкәләшүләр, ахыр чиктә директорның эштән алынуы, инде кияүгә чыккан Назасы белән аңлашулар аша вакыйгалар үстерелеп, Рәмзиягә тәкъдим ясавы, үз карашларын яклап, мәгариф министрына кадәр барып җитүе белән үзләренең кулъминацияләренә җитә. Асафның өйләнүе, мәктәптә аңа каршы көчләрнең җиңелүе белән вакыйгалар чишелә. 
- Әсәр күләме белән артык зур түгел. Шулай да язучы әсәрен роман дип билгеләгән. Сез бу әсәрнең роман булуы белән килешәсезме?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар: әсәрдә берничә сюжет сызыгы булу, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең конфликт дәрәҗәсенә үсеп әверелүе.
- Романда нинди сюжет сызыклары ачык тоемлана?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар: әсәрдә ике сюжет сызыгы ярылып ята. Беренче сюжет сызыгы мәхәббәт белән бәйле вакыйгаларны, икенчесе мәктәп тормышына караган вакыйгаларны берләштерә. Дөрес, дуслык темасын колачлаган вакыйгалар да әсәр эчтәлегендә зур гына урын алып торалар.
- Романнарга анализ ничек ясала?
- Әсәрдә сурәтләнгән җәмгыять һәм шәхесне әсәрнең ике өлеше итеп карап, аларны аерым-аерым тикшерү һүм шушы өлешләр бәйләнешеннән чыккан автор фикерен (әсәрнең идеясен ачыклау)
- Әсәрдә шәхес дәрәҗәсенә күтәрелгән герой бармы?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар: Асаф, әлбәттә, шәхес дәрәҗәсендәге герой, чөнки ул үзенә генә хас сыйфатларга ия булган зат. Асаф - алга куелган максатына үз юлы белән барырга сәләтле кеше.
Кемдер Асафның прототибы Азат Вергазов дип тә әйтергә мөмкин.(Бу очракта язучының дәрәҗәсе бермә-бер артачак).
- Без беләбез: язучылар үз геройларына бәя бирер өчен, кабатау алымын кулланырга яраталар. Романда кабатланган урыннар бармы? Булса, шуларны табып карыйк.
Көтелергә мөмкин булган җаваплар: юл сүзе белән бәйле урыннар еш кабатлана. Хәтта бу сүзне язучы әсәренең исеменә дә чыгарган.
Юл сүзе белән бәйле булган урыннар табыла, аларга бәя бирелә. Романның беренче битләреннән үк әдип героен гел ниндидер сукмаклар, юллар аша йөртә. Әле армиядән кайтыр алдыннан “тар сукмак өскә таба күтәрелгәндә бөдрә каеннар сибелгән урман башлана” дигәндә, Асаф күңеленең шатлануын тойсак, инде армиядән кайтканда, егетнең олы юлдан түгел, ә “куе имән урманы яныннан узган олы юлдан аерылып киткән сукмактан” – бакча артыннан гына өйгә керүе әсәрнең башында ук Асафның беркадәр “сәер”легенә ишарә итә. Әйе, кеше алдында төрле юллар, сукмаклар, шуларның кайсын сайларга, егетнең киләчәген кайсы юл дөресрәк билгеләячәк? Иң мөһиме: Асаф кеше юлыннан йөри торганнардан түгел. Буранда адашканда да гел юл турында уйлый ул. Күз ачкысыз буранда директоры Наил Әюпович, күрше авыл хатыннары чарасызлыктан берни эшли алмый туктап калган бер мәлдә, барысын да сөйрәп диярлек үз артыннан ияртеп кайта ала ул. (игътибарлы укучылар юл, кәҗә, Әйҗән тавы образларының метафора дәрәҗәсенә җиткезеп сурәтләнүен тиз аңлыйлар). Гомумән, язучы иҗатында “юл” сүзен бик яратып куллана.(Түбәндәге мәкаләдән кара)
- Язучы романында нинди җәмгыятьләрне сурәтли?(Җәмгыять билгеләмәсен искә төшереп китәргә мөмкин: җәмгыять – мәнфәгатьләре уртак булган кешеләр җыелмасы.)
Көтелергә мөмкин булган җаваплар: гаилә, мәктәп, мәгариф системасы, милләт.
- Төп герой нинди җәмгыять белән конфликтка керә?
- Мәктәп, мәгариф системасы белщн.
- Асафны мәктәп тормышының кайсы яклары канәгатьләндерми?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар:
- Көчле укучыларны җыйнап русча укучы төркем һәм йомшаклардан татар төркеме ясап, татар телендә белем бирүнең дәрәҗәсен төшерү;
- мәктәптәге имтиханнарның күз буяуга корылуы;
- мәктәптә, гомумән мәгариф системасында, аны эчтән таркатучы, җимерүче көчләрнең булуы. Болар - Билал Вәлиевич, Наил Әюпович, Радик кебек намус, игелек, гаделлек кебек иң кадерле әхлак сыйфатларын югалтып, бары тик теләсә нинди юллар белән баерга тырышучы, дәрәҗә артыннан куучы әрәмтамаклар. Асафча әйтсәк, бу бәндәләр – “чит кешеләр – эш барышында кылган гамәлен, тырышлыгын алдында торган төп бурычын үтәүгә бирмичә, үз мәнфәгатен генә кайгыртучылар... бөтен барлыгын, осталыгын дәүләт эшен кайгыртуга биргән булып кылансалар да, асылда моның киресен эшләүчеләр... алар төп эштән читләшкәннәр.”
- Мәктәптәге укытучыларның байтагы, хуҗалары алдында куштанланып, хаксызлыкка ярашырга өйрәнгәннәр.
Ничек итеп шушы ямьсез күренешләрдән котылырга? Романның төп проблемасы әнә шуннан гыйбарәт.
- Әсәрдә язучы әлеге проблемаларны чишү юлларын күрсәтәме? Әсәрнең идеясе нинди?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар:
Асаф һәм аның Разак кебек үз-үзләрен аямыйча ахыргача көрәшүче риясыз дуслары булганда, җәмгыять чирләрен дәваларга була икән.
- Ләкин Асафның җиңүләре нәрсәләр бәрабәренә бирелде соң?
Көтелергә мөмкин булган җаваплар:
- Асаф соңарып кына гаилә корып җибәрде, иң яраткан кешесенә - әнисенә баласы тууын әйтергә дә соңарды (укучыларның кайберләре әсәрнең исемендә үк моңа ишарә булуын аңлап алалар). Бәлки, бу иң төп проблемадыр. Укытучыларның күп очракта шулайрак килеп чыга бит. Кайбер укучылар мәктәпләрдә үз шәхси тормышларын кора алмый калучы хатыннарның, ирләрнең байтак булуын әйтеп үтәргә мөмкин.
Язучы үзе язганча:
“Укытучының вакыты. Иртән ашыгып дәрескә китәр, аннан кайткач, ашык-пошык өй эшләре карарга өлгерми, аны җыелышларга, агитаторлар киңәшмәсенә, тагын әллә никадәр кирәге бер тиен булган чараларга чакыртып алалар. Дәресләргә әзерләнергә, дәфтәрләр тикшерүләр өчен төн кала. Кайда монда үзеңнең шәхси эшеңне карарга вакыт? Үзеңнең сөйгән кешең белән очрашу вакытын көннән көн кичектерә киләсең. Нәтиҗәсе кадереңне югалту белән тәмамлана...”
Бүгенге көндә, кеше акылын акча культы томалаган, күпләр үзләре турында гына уйларга өйрәнеп баручы бер чорда, кемнәр өчендер Асаф кызганыч бер мәхлук кебек күренәдер, ә кем өчендер ул чын герой булырга да мөмкин. Сезнең Асафка мөнәсәбәтегез, бәягез нинди? Бу турыда киләсе дәрескә “Романда Асаф образы” темасына күләме артык озын булмаган инша язып килерсез дип ышанып калам.
Азат Вергазов иҗатына укытучылар югары бәя бирәләр. Мәсәлән, А.Вергазов белән бер үк елларда Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы мәктәбендә директор һәм татар теле мөгаллиме булып эшләгән ТРсының атказанган укытучысы Равил Сәйфетдинов районыбыз газетасы “Яшел Үзән”дә аның турында мәкалә бастырып чыгарган иде.
Үзе язучы, үзе мөгаллим
Кояшларга, йолдызларга үрләмичә,
Хезмәт иттең шауламыйча, гөрләмичә,
Тирән елга кебек тыныч, горур-сабыр,
Куйган көчең бизмән җитмәс зур һәм авыр. Ярты гасыр буе мәктәптә әдәбият укыткан бер мөгаллим буларак, язучылар дөньясында ирешелган казанышлар миңа яхшы билгеле. Шул казанышлар эчендә үзебезнең Азат Вергазовның мәртәбәле урыны бар. Чеховның кат-кат әйтә торган сүзе булган: үз өслүбе (язу рәвеше, стиле) булмаган язучы язучы түгел. Вергазовның үз өслүбе байтак әсәрләрендә ярылып ята, укучыны әсир итә. Тормышны тасвирлаганда, сурәтләгәндә үзе генә тапкан буяуларны ничек оста итеп әсәр тукымасына сала белә ул. Әйе, ул тумыштан килгән зур язучылык сәләтенә ия. Шуның белен беррәттән ул, шәхес буларак, чын кеше дә: бу адаштыргыч фани дөньяда пәгамбәрдәй хаклык белән, Толстойдай гел игелек күрсәтеп кенә, барлык тыелганнардан тыелып яши. Мин язучыларның бик күбесен күреп беләм, ләкин чын кеше һәм чын язучы да булганнары бик тә бик аз. Исеме дә Азат булу аңа бик тә туры килгән: ул барлык начарлыклардан да азат. Фамилиясе Вергазов булуда да хикмәт бар: “вергаз” дигән сүз борынгы иран теленнан тәрҗемә иткәндә, “көч-куәт дигәнне аңлата. Язучы кеше буларак та, әдип буларак та сокландыргыч көч-куәткә ия. Вергазов коеп куйган язучы гына тугел, ул оста педагог та, булдырып булмый торганны булдырган мәктәп директоры да, республика телевидениесендә әдәби тапшырулар редакторы булып озак еллар эшләү дәверендә халык йөрәгенә юл тапкан житәкче дә, туксанынчы еллар башында Яшел Үзән шәһәрендә журнал хәтле журнал чыгара алган мөхәррир дә... “Аҗаган” журналының беренче санына (1991) сүз башында Вергазов болай ди: Юлчыга юлдаш кирәк. Яхшы, күңелгә якын, дустанә сүз катардай, каткан күңелләреңне эретердәй, адашканда гына тугел, сәфәр башында ук юл күрсәтердәй, егылганда тартып торгызырдай дус кирәк”. Әдәби әсәр әнә шундый дус булырга тиеш дип саный Вергазов. Бу — аның төп мәсләге, төп идеясе. Аҗаган образына язучы яшәү мәгънәсен салган: “Төн. Күзеңә китереп төртсәләр дә күрә алмастай дөм караңгы.. Шулчак ерактагы офыкта һич көтмәгәндә аҗаган арыш камчылый башлый. Аяк астындагы барыр юлың яктырып киткәндәй була. Талгын җил колак яфракларына кагылып уза. Борынны арышның балавызланып өлгереп килә торган вакытына гына хас хуш исе кытыклый. Аһ, ул мизгел! Аны бернигә дә — алтынга да, зиннәтле асылташларга да алыштырып булмый. Аҗаган еш уйнаган елны арыш башаклары саллы булып өлгерә. Димәк, ипи була. Кара икмәк! Арыш икмәге!” Вергазов — кечкенәдән үк шигырь җене кагылган бик самими шагыйрь. Кечкенә чакта ук ул Ватан сугышы кырларында ут эчендә йөргән газиз әтисенә хатларын шигырь белән язган. Үзенең беренче шигырь жыентыгына юлламада автор болай ди: “Кеше йөрмәгән сукмаклардан йөрергә яратам”. 1993 елда чыгарган “Язгы сөйләшү” исемле сайланма шигырьләре китабында әнә шул сукмаклар хикмәти буяуларда кешегә ачыла. Азат Вергазов — прозада зигзаглы сюжетлар, әдәби портретлар, бары тик үзенчә генә булган пейзажлар остасы. Аның төп чәчмә әсәрләре: “Дулкыннар ни сөйли?”, “ Ташу”, “Уяну”, “Авырткан башка тимер тарак”, “Хыялый Хәяли”, “Без — сезнең балалар”, “Йөрәк җыр сорый” повестьлары, “Кайту” романы. Хикәя һәм мәсәл жанрларында да язучының күркәм уңышлары аз түгел. Вергазов әсәрләрендә моңсу романтика белән үткен сатира һәм яздай ягымлы юмор бергә кушылып бара. Аның әсәрләре дә үзе кебек: тыштан кырыс, ә эчендә шау чәчәкле көләч бакча, тыштан басынкы, ә эчендә арысланнар йоклап ята, җигүле пар атлар тупырдый. Вергазов — сүзне туп-туры әйтә ала торган гаярь кеше. ...Бер елны, чәчәкле май аенда, Карахуҗа урта мәктәбендә районыбыз педагоглары өчен Азат Вергазов иҗатына багышланган үзенә бер төрле кызыклы семинар булды. Әлеге мәктәпнең талантлы укытучысы Әлфия Минһаҗева ачык дәрес үткәрде. 9нчы сыйныфта 19 укучы утыра. Артта безнең белән бергә Азат Вергазов дәрес тыңлый. Алда — аның әсәрләреннән зур витрина. Бер китабының исеме аеруча кызык: “Кода, май кап!” Бу — язучының хикәяләр китабы... Укытучы Вергазов әсәрләре дөньясында судагы балык кебек йөзә. Укучылар да матур, образлы, сәнгатьле итеп сөйлилеәр. Дәрес бик уйлап әзерләнгән, ул укучылар күңелендә гомерлеккә калачак. Дәреснең үзәгендә — Вергазовның “Йөрәк җыр сорый” повесте. Дәрестә “җылы сүз”, “наз”, “ягымлы караш”, “кешелеклелек”, “мәрхәмәтлелек”, “ихтирам”, “хөрмәт”, “игелеклелек” дигән төшенчәләрнең эчке мәгънәләре повесть материаллары нигезендә йөрәккә үтәрлек итеп ачылды. Укучылар әсәрнең тәэсир итү көче турында үз фикерләрен кыю әйттеләр. Повестьта кулланылган риваятьләрнең, әкиятләрнең күчермә мәгънәләрен матур итеп аңлатып күрсәттеләр. Дәрестән соң Вергазов әсәрләренә багышланган конференция булды. Язучы күп санлы педагогларга һәм укучыларга үз әсәрләренең нинди вакыйгалардан алынып язылуы турында тәфсилләп сөйләде, Бу яклар аңа чиксез кадерле. Бу мәктәптә ул тарих һәм география укытучысы булып эшләгән. Күршедәге Олы Яке мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булган. Бу якларны ул биш бармагы кебек белә, шуңа күрә дә аның геройларының прототиплары нәкъ менә шушы төбәктән. Язучы үзенең балалар тәрбияләү практикасыннан кызыклы эпизодлар сөйләде. Ул эшләгән чакларда бу мәктәптә бик тәртипсез малай була. Берәү да аны акылга утыртырга ачкыч таба алмый. Азат Вергазов исә ошбу хулиганның беркемгә дә күрсәтмичә көй язганын күреп кала. Менә шул күрүдән башланып китә дә инде дуслык. Аның көенә шагыйрь Вергазов сүзләр яза. Аннары чын педагог аны композитор Арыслан Батыршин белән таныштыра. Мин Азат Вергазовның барлыгына — миннән бик якында гына яшәп ятуына сөенеп яшим. Мин аның белән беренче тапкыр Казанда радио бинасында таныштым. Алтмьшынчы еллар башы иде. Шигырь язучыларны радиодан үз әсәрләрен укыр өчен чакырганнар иде. Вергазов та, мин дә радиодан бик дулкынланып үзебезнең шигырьләребезне укыдык. Әле укытыр алдыннан безгә кат-кат репетиция ясаттылар. Мин шунда шигырьгә гаять Бер житдилек белән караучы, шуннан соң гомерлек дустым булып китәчәк бик матур мыеклы бу талантлы шагыйрьгә әллә нинди соклану белән карап торган идем. Шул көннан башлап мин, аның артыннан бер да калмыйча, үзенә күренмичә, бөтен иҗат юлының буеннан-буена ияреп бардым, һәр иҗат җимешен авыз иттем, тын гына сөендем, үзенә сиздермәдем. Ул миңа һәрвакытта бик игьтибарлы булды. Үземнең дәресләремдә, бигрәк тә 10-11нче сыйныфларда, Азат Вергазов әсәрләрен өйрәнүне үземнең намус эшем итеп санадым. Яшүсмерләр тормышын, мәктәп дөньясын аның кебек белеп язган әдипләр бик аз. Аның бер әсәрен урта мәктәп программасына керткәндә нинди яхшы булыр иде Әдәбият укытуда безгә нәкь менә укучыларның үзләре турында язылган кызыклы әсәрләр җитешми.Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0tag:blogger.com,1999:blog-852229743802544923.post-52617898669305833522010-02-09T13:28:00.000-08:002010-04-07T01:37:18.755-07:00Татар теле, әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләр.Перейти к документу >>Сәйфетдинов Рөстәм Равилевичhttp://www.blogger.com/profile/00010858448274027915noreply@blogger.com0